Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда cүздә генә калган Республика көнен бәйрәм иттеләр


Уфаның Салават Юлаев мәйданындагы бәйрәм чарасына 50-60 чамасы кеше җыелды, 11 октябрь 2018

11 октябрь Башкортстанда бәйрәм – Республика көне. Дәүләт мөстәкыйльлеге турында декларация кабул ителүгә 28 ел тулды. Зур булмаган чараларда бәйрәм рухы сизелми.

Бу көн бәйрәм дип игълан ителсә дә, өстәмә ял көне булудан гайре, бәйрәм рухы сизелми. Дөрес, башкаланың берничә мәйданында зур булмаган чаралар бара. Ләкин алар бик зәгыйфь оештырылган, анда тамаша кылучы халык та аз санда. Мәсәлән, төп чара барган Уфаның Салават Юлаев мәйданында ял итүчеләр 50-60 кешедән артмады. Дөрес, көн чагыштырмача суык булуы сәбәпле, китүчеләрне килүчеләр алыштырып торды. Башкаланың Кәрвансарай, "Дим", Иван Якутов исемендәге һәм "Заря" паркларында узган чараларда да халык шул чама гына булды.

Ә менә 10 октябрь узган тантаналы чара һәр елдагыча зурлап уздырылды.

Рөстәм Хәмитов Республика көне уңаеннан чыгыш ясый
Рөстәм Хәмитов Республика көне уңаеннан чыгыш ясый

Республиканың Дәүләт концерт залында узган ул чарада Башкортстан башлыгы Рөстәм Хәмитов эчке тулаем җитештерүнең 1,5 триллионга җитүен, республиканың илдәге беренче өчлеккә керүен белдерде. Аның сүзләренчә, соңгы сигез айда казнага 160 миллиард сум акча кергән, бу узган ел белән чагыштырганда 30 процентка күбрәк. Республика башлыгы халыкның уртача айлык хезмәт хакының 32 мең сумга җитүен дә әйтте һәм башкортстанлыларны бәйрәм белән котлады.

Башкортстанның элекке президенты, "Урал" фонды җитәкчесе Мортаза Рәхимов та һәр елдагыча быел да үз котлавын ирештерде. Анда ниндидер "мөгез чыгару"лар юк. Җәмәгатьчелек оешмаларыннан башкорт яшьләренең "Башкорт" оешмасы гына үз милләттәшләренә котлавын ирештерде. Анда шундый юллар бар:

"Башкорт" оешмасы җитәкчесе Фаил Алчынов
"Башкорт" оешмасы җитәкчесе Фаил Алчынов

"Бөгөнгө көндә Башҡортостан республикаһы һәм башҡорт халҡының мәнфәғәттәрен ныҡ ҡыҫтылар! Көндән-көн халыҡтан һорамайынса Конституцияны үҙгәртәләр, күп статьяларҙы алып ташланылар. Башҡорт ере, һыуы, урман мәсъәләһе бик ауыр хәлдә. Ауылдар бөтөргә тора. Мәскәү байҙары уға хужа. Суверенитет тигән һүҙ бөтөнләй юғалды! Төшөнсөлөктәргә бирешмәй көрәште артабан алып барайыҡ, Республикабыҙ өсөн ныҡ торайыҡ, мәнфәғәттәребеҙҙе яҡлайыҡ, илебеҙҙе һаҡлап алып ҡалайыҡ! Киләсәк беҙҙең ҡулда! Байрам менән, башҡорттар!”

Азатлык Республика көне уңаеннан берничә кешенең бәйрәм кәефләрен белеште. Тарих фәннәре докторы, башкорт милли хәрәкәте башында торган Марат Колшәрипов, бу көн бары тик атрибутларда гына торып калды, диде.

Марат Колшәрипов
Марат Колшәрипов

"Бу көннең төп мәгънәсе Дәүләт мөстәкыйльлеге турында декларация кабул итүгә бәйле. Республиканың сәяси һәм икътисади мөстәкыйльлеге, төп кануны бар иде. Хокуклар кысылды. Конституция тәңгәлләштерелде. Үз җиребезгә үзебез хуҗа түгел, аңа мәскәүләр баш. Республика көне бары тик атрибутларда гына торып калды. Хәтта совет чорында Башкортстан автономиясендә хокуклар күбрәк иде. Бүген килеп демократиянең "д" хәрефе дә калмады. Мәскәүнең бер дә үзаллылык бирергә теләге юк. Сайлауларны гына алыйк. Мин анда катнашкан күп кенә кешеләрдән кем өчен тавыш бирүләрен сораганым бар. Ә чынлыкта бөтенләй башка кеше "күп тавыш җыйган" булып чыга. Сайлаулар тулысынча фальсификациягә, хәрәмләшүгә әйләнде. Минем киләчәккә ышанычым югалды. Минем өчен бу көннең бер мәгънәсе дә юк”, диде башкорт милли хәрәкәтенең лидеры булган, тарих фәннәре докторы Марат Колшәрипов.

Тарих фәннәре кандидаты Илдар Габдрафыйков бу көнне әле дә бәйрәм көне дип санавын җиткерде.

Илдар Габдрафыйков
Илдар Габдрафыйков

"Әлбәттә, бу көн зур мәгънәгә ия. Һәр кеше үзенең туган көнен билгеләгән кебек, төбәкләрнең дә үз көннәре булырга тиеш. Чит илләрдә дә андый бәйрәмнәр бар. Тик ул шул төбәктәге бар халык өчен тигез бәйрәм булырга тиеш. Аерым милләтнеке генә түгел. Әлеге көн мөстәкыйльлек бәйрәме түгел, ә яңа Республика оешкан көнне билгеләү. Минем өчен бу бәйрәм көне", диде Илдар Габдрафыйков.

Башкортстан татар иҗтимагый үзәге рәис урынбасары Рамил Хөсәенов бу көнгә хәзер бөтенләй битараф икән.

Рамил Хөсәенов
Рамил Хөсәенов

"Мин бу көнгә бөтенләй битараф. Дөрес, туксанынчы елларда күтәрелеш булды. Ул елларны бүген җинаятьчелек котырган чор дисәләр дә, Башкортстан, Татарстанда күпмедер дәрәҗәдә үзаллылык булып алды. Хакимияттә утыручылар шуннан файдаланып баеп калды. Бүген алар урыннарын һәм байлыкларын югалтудан курка. Халык мескенлек чигендә, аларга үз мәнфәгатьләре өчен көрәшү, сүз әйтү тыелган. Чөнки террорчылык, сепаратчылык белән куркыталар. Инде телебезне дә югалтып барабыз. Киләчәктә телебез, мәдәниятебез, гореф-гадәтләребез югалсын өчен Мәскәү барсын да эшли. Шулай да мин яхшыга өмет итәм. Якын дистә елларда булмаса да, берничә буыннан күтәрелеш булыр, халыклар тигезлеккә ирешер дип өметләнәм”, диде Рамил Хөсәенов.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG