Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рөстәм Хәмитов: "Дәүләт һәм туган телләрне укытуда мәҗбүр итүгә юл куймаска кирәк"


Рөстәм Хәмитов
Рөстәм Хәмитов

Башкортстан башлыгы Рөстәм Хәмитов республика Дәүләт җыелышы - Корылтайга еллык мөрәҗәгатендә дәүләт һәм туган телләрне укытуда формализмга һәм мәҗбүр итүгә юл куймау кирәк дип белдерде.

"Иң мөиме - монда формализмга һәм мәҗбүр итүгә юл куймау. Дәүләт һәм туган телләрне өйрәнү кызыклы, иҗади, заманча тренд булырга тиеш", диде Хәмитов депутатларга мөрәҗәгатендә.

Төбәк башлыгы Башкортстанда дәүләт һәм туган телләрне өйрәнүне камилләштерү өчен чаралар күрелүе турында әйтте: тиешле фәрман дөнья күрде, аны тормышка ашыру өчен план әзерләнде, диде.

Рөстәм Хәмитов туган телгә һәм мәдәнияткә сөю тәрбияләүдә мөһим урынны гаилә алып тора, ул милли мәдәниятне, туган телләрне саклап калуның нигезе булып тора, дип исәпли. Шул уңайдан Башкортстан башлыгы республиканың 100 еллык юбилее елында Бөтенрусия гаилә фестивале уздырырга кушты.

Туган телләрне мәҗбүри укытырга ярамаганлыгы турында 20 июльдә Владимир Путин белдерү ясаган иде. Әлеге сүзләрдән соң милли республикаларда прокурор тикшерүләре башланды. 29 ноябрьдә Татарстанга Русия мәгариф министрлыгының республикалар дәүләт телләре ата-аналарның язма рөхсәте белән генә укытылырга тиешлеге турында хат төшүе билгеле булды.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG