Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда беренче тапкыр татар фольклор фестивале узды


Татар фольклор бәйрәмендә чалгы чүкүчеләр
Татар фольклор бәйрәмендә чалгы чүкүчеләр

28 июнь Башкортстандагы Туймазы районының Төмәнәк авылы янындагы “Бабай утары”нда татар фольклор төркемнәренең “Җырлыйк әле” дип аталган беренче фестивале узды. Чарада 8 төркем катнашты.

Фестивальне оештыручылар Бишбүләк һәм тагын берничә район җитәкчесенең үз төркемнәренә татар чарасында катнашмаска кушуын да әйтте. Былтыр “Бабай утары”н ачу бәйрәменә һәм Ык буе авылларының беренче тапкыр узган Сабантуена Татарстаннан ул чактагы мәгариф һәм фән министры Энгел Фәттахов җитәкчелегендәге зур төркем килсә дә, Башкортстан җитәкчеләре рөхсәт бирмәү сәбәпле, хәтта чара узган Туймазы районының хакимият башлыгы да килмәгән иде. Монысында да республиканың хәтта мәдәният министрлыгы вәкилләре дә катнашмады. Ә бит 2020 елда Уфа Бөтендөнья фольклориадасы уздырырга җыена. Казаннан чарага татар хатын-кызларының “Ак калфак” оешмасы рәисәсе Кадрия Идрисова җитәкчелегендәге төркем килде. Алар җиңүчеләрне, оештыручыларны һәм бәяләмә төркеме әгъзаларын бүләкләде.

"Бабай утары"ндагы урам
"Бабай утары"ндагы урам

Өченче урынга Салават шәһәренең “Ак калфак” төркеме, икенче урынга Краснокама районының “Ак калфак” төркеме лаек булды. Беренче урынны Туймазы районының “Җидегән йолдыз” төркеме яулады.

Люция Вафина
Люция Вафина

Фестивальдәге чыгышларны оештыручы, Башкортстан татар хатын-кызларының “Ак калфак” оешмасы рәисәсе Люция Вафина бу бәйрәм турында фикерләрен уртаклашты: “Башкортстан хатын-кызларының “Ак калфак” оешмасы соңгы елларда бик күп бүлекләрен ачты. Әгәр узган ел ахырында аларның саны 19 булса, бүген 26 җитте. Урыннарда фольклор төркемнәрен сайлау эшләрен шул бүлекләребез башкарды. Чөнки андый төркемнәр һәр районда берничә. Кызганыч ки, Бишбүләк районыннан “Ак калфак” һәм башка кайбер көчле төркемнәр килә алмады. Киләчәктә бу чара тагын да колачлырак узар дип уйлыйбыз. Бу чара милли кием, җыр-бию һәм гореф-гадәтләрне күрсәтүдән бигрәк, яшь буынга миллилекне сеңдереп калдыру максатыннан уздырыла”, диде Люция Вафина.

Кадрия Идрисова Фәнир Галимовка бүләк тапшыра
Кадрия Идрисова Фәнир Галимовка бүләк тапшыра

Фестиваль узган “Бабай утары”ның “бабае”, билгеле композитор һәм эшкуар Фәнир Галимов та киләчәккә өмет белән карый: “Мондый чараны беренче тапкыр уздыруыбыз. Монда “Сәләт” аланы балалары һәм райондагы татар балалары да катнашты. Аларның да халык иҗатын күреп үсүләре мөһим. Без милләт һәм мәгариф мәсьәләләре кискенләшкән чорда аеруча ныгырга, көрәшергә һәм эшләргә бурычлы. Һәрбер чарага нәтиҗә һәм идея салынырга тиеш”, диде Фәнир Галимов Азатлыкка.

Керәшен татарларның “Туганай” төркеме
Керәшен татарларның “Туганай” төркеме

Фольклор фестивалендә кунак буларак чуаш һәм мари төркемнәре, шулай ук берничә районның татар төркемнәре дә катнашты. Алар арасында Бакалы районы керәшен татарларының “Туганай” төркеменең ут чәчеп торган әби-бабайлары иң зур алкышлар белән озатылды.

“Бабай утары”ндагы мәчет
“Бабай утары”ндагы мәчет

Кунаклар һәм чарада катнашучылар “Бабай утары” белән дә танышты. Утар тагын да баеган. Анда узган гасырдагы авыл өе һәм мәчет тә калкып чыккан.

XS
SM
MD
LG