Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар яшьләре форумы татар телен "башкорт теленең төньяк-көнбатыш диалекты" дип атауга ризасызлык белдерде


Татар активистлары Башкортстан мәгариф министрлыгын фәнни мәгълүматка таянырга һәм тел мәсьәләсен сәяси яссылыкка күчермәскә чакыра. 

Дөнья татар яшьләре форумы шурасы Башкортстанда татар телен башкорт теленең диалекты итеп күрсәтергә тырышу очрагына каршы ачык мөрәҗәгать белән чыкты. Активистлар Башкортстанның мәгариф министрлыгы һәм Дөнья башкорт корылтае оештырган башкорт теленнән диктант вакытында татар телен дә кулланып, аны "башкорт теленең төньяк-көнбатыш диалекты" дип атавына карата катгый ризасызлык белдерә.

"Башкортстандагы бер миллион татар халкының телен башкорт теле диалекты дип күрсәтергә маташу, аның аңына туган теле турында бозык күзаллау сеңдерү тугандаш татар һәм башкорт халыклары арасында дуслык мөнәсәбәтләрен какшата һәм халыкның үз-үзен хис итүенә начар йогынты ясый" диелгән мөрәҗәгатьтә.

25 апрельдә Башкортстанның мәгариф һәм фән министрлыгы Башкорт дөнья корылтае белән берлектә башкорт теленнән онлайн-диктант уздырырга ниятли. Башкорт диктантын өч вариантта уздырырга телиләр. Текстларның берсе оештыручылар "башкорт теленең төньяк-көнбатыш диалекты" дип атаган татар телендә.

"Төрле телләрнең төрле диалектлары булырга мөмкин, ләкин аларда диктантлар язылмый. Диктант әдәби телдә языла" дип искәртә татар активистлары үз мөрәҗәгатендә.

Авторлар белдергәнчә, татар теленә карата шундый атама куллану "башкорт теленең төньяк-көнбатыш диалекты" турында "теория" тарату өчен кирәк. Шул ук вакытта алар бу "теория"нең фәнни яктан расланмаган булуын искәртә. Күренекле башкорт теле галимнәре, башкорт диалектларын өйрәнүчеләр Әхнәф Юлдашев, Нәгыйм Ишбулатов, Талмас Гарипов һәм башкалар "төньяк-көнбатыш диалект" дип йөрткән диалектның гомумән булуына шик белдергәннәр, һәм бу сөйләшне татар теленең урта диалектына керткәннәр. Аларның фәнни тикшеренү нәтиҗәләре төрле конференция һәм симпозиумнар тарафыннан расланган.

"Башкорт теленең төньяк-көнбатыш диалекты дип иҗтимагый яссылыкка тарату – бу, беренче чиратта, Башкортстан татарлары мәнфәгатьләрен кысу булып тора, шул рәвешле шундый "диалект" белән республикада яшәүче татар халкының туган телен алыштырырга маташалар. Бу карашның дәүләт органы – Башкортстанның мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан да алга сөрелүе бездә аптырау һәм ризасызлык тудыра, чөнки дәүләти орган беренче чиратта фәнни карашларга таянып эш итәргә тиеш, һәм мәсьәләне сәяси яссылыкка күчерергә тиеш түгел" диелгән мөрәҗәгатьтә.

Хатта шулай ук татар телен саклау һәм өйрәнү хокукына гарантия "Русия Федерациясе халыклары телләре" турында канун белән якланган диелә. Русиянең федераль кануннары, шул исәптән, татар телен дә яклый, һәм канунда бер телне икенче телнең диалекты дип игълан итү каралмаган диелә хатта.

XS
SM
MD
LG