Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар-башкорт теләктәшлеге: уңайсыз, әмма өлгергән сораулар


"Башкорт теленең төньяк-көнбатыш диалекты" турында "Башкорт" төркеме посты уңаеннан сәясәт белгече һәм тарихчы Илнар Гарифуллин комментарын тәкъдим итәбез.

Җанисәп якынлашкан саен Башкортстанда милли мәсьәлә кискенләшә бара, тик бу — ясалма проблем. Татар теленең урта диалектын (әдәби телнең нигезе) башкорт теленең төньяк-көнбатыш диалекты дип игълан итү шундый кискенләшә баручы проблемнарның берсе. Бу мәсьәләне сәяси максат белән күпертәләр һәм аның максаты — республика татарларын башкортлаштыру.

Кыскача әйткәндә, гади генә манипуляцияләр белән яңа, ясалма “өлгермәгән тел” булдырырга телиләр. “Башкорт теленең төньяк-көнбатыш диалекты” темасы 2020 елгы җанисәп нәтиҗәләрен фальсификацияләүгә мәгълүмати әзерлек кысаларында куертыла. Башкортстанның көнбатышында яшәүче татарларның үзара сөйләшү телен башкорт теленең ниндидер бер диалекты дип атау анда яшәүче таталарны башкорт дип игълан итү өчен эшләнә. Ул гына да түгел, ераграк киләчәкне күздә тотканда, мәктәпләрдә татар теле буларак укытылган телне дә алыштырырга телиләр. Кыскасы, моның асылы — сәясәт белән бәйле хәрәмләшү. Һәм менә татарларны башкортлаштыруның хәзерге идеологы Юлдаш Йосыповның бу “диалект” турындагы чираттагы постын ВКонтактедагы “Башкорт” төркемендә дә чыгардылар.

Бу пост астындагы комментарлар да шактый кызыклы, әмма аларны исәпкә алмыйча, бары әлеге фактка гына тукталыйк.

“Башкорт” оешмасы Башкортстанда яшәүче ике тугандаш милләт арасындагы үзара мөнәсәбәтләргә бәйле бу принципиаль мәсьәләгә карата үзенең фикерен белдерсен иде

Төркемнең админнары Йосыпов постын оешма исеменнән бернинди комментар өстәми, хуплау яки хупламауларын белдерми генә чыгарды. Әмма бу “Башкорт” төркеменең рәсми позициясе булу-булмавын беләсе иде. Әйеме, юкмы? Әгәр бу аерым бер кешенең әлеге оешма позициясе белән туры килми торган булырга мөмкин позициясен башкалар белән уртаклашу икән, нигә алар бу проектка каршыларның да постларын уртаклашмый? Бу позициягә татарлар гына түгел, күп кенә башкорт һуманитар галимнәре дә каршы чыга бит. Ә “Башкорт” төркеменең үз позициясе нинди? Бу бит һич тә юк-бар мәсьәлә түгел һәм, моңа охшаш күп кенә башка башлангычлар кебек үк, татарларга каршы оештырылган бу проектны Башкортстанның яңа хакимияте сүзсез генә яшертен рәвештә хуплап килә. Хөрмәтле “Башкорт” оешмасы Башкортстанда яшәүче ике тугандаш милләт арасындагы үзара мөнәсәбәтләргә бәйле бу принципиаль мәсьәләгә карата үзенең фикерен белдерсен иде инде. Әллә бу — оешманың узган җәйдәге матбугат очрашуында белдергән рәсми позициясенең дәвамымы? Анда “Без Радий Хәбиров сәясәтен, безнең оешма белән мөнәсәбәтеннән тыш, барлык мәсьәләләрдә дә хуплыйбыз”, диелгән иде.

Бу сорауны бары әлеге башкорт оешмасына гына бирү белән чикләнәсем килми, гәрчә нәкъ менә “Башкорт” төркеме бүген иң күренекле һәм танылган башкорт оешмасы булса да. Өстәвенә, Башкортстан хакимияте бу оешманы эзәрлекләп килә, димәк алар ниндидер уртак мәнфәгатьләр белән бәйләнмәгән дип уйларга да нигез бар. Бу сорауны бөтен башкорт җәмәгатьчелегенә дә бирәсе килә. Кимендә аның фикерли торган өлешенә булса да. Күршесенә этлек эшләү турында гына түгел, ә чынлап та үз халкы турында уйлый торган өлешенә. Тагын бер кабатлыйм, бу ниндидер юк-бар мәсьәлә генә түгел, ә инде күптән өлгергән мәсьәлә.

Башкорт җәмәгатьчелеге күтәреп чыккан һәртөрле, кайвакыт сәяси, кайвакыт рухи ярдәм сораган барлык мәсьәләләрдә дә татарлар һәрвакыт теләктәшлек күрсәтеп килә

Гомумән, бик кызыклы вазгыять бит. Башкорт җәмәгатьчелеге күтәреп чыккан һәртөрле, кайвакыт сәяси, кайвакыт рухи ярдәм сораган барлык мәсьәләләрдә дә татарлар (аерым медиа кешеләр яки оешмалар булсынмы) һәрвакыт теләктәшлек күрсәтеп килә. Айрат Дилмөхәммәтов белән дә шулай булды. Шиханнар һәм башкорт теле мәсьәләләрендә дә нәкъ шулай булды. Дилмөхәммәтов очрагында гомумән бик сәер хәл күзәтелде. Ул кулга алынганнан соң башкортлар авызларына су капкандай дәшми торганда “Яблоко” фиркасенең күпчелек әгъзаларын татарлар һәм урыслар тәшкил иткән Башкортстан бүлеге аңа теләктәшлек белдереп чыкты. Аннан соң Дилмөхәммәтовны башкорт милли хәрәкәте белән бернинди бәйләнеше булгмаган “Ирекле Идел-Урал” платформасы яклап чыкты. Һәм инде озак дәшми торуның һич тә килешмәве күренгәннән соң “Башкорт” хәрәкәте дә әлеге башкорт иҗтимагый-сәяси әһеленә ниһаять яклау белдерде. “Башкорт” хәрәкәте Дилмөхәммәтовны яклаган бердәнбер башкорт оешмасы булды. Башка башкорт оешмаларыннан булсын, андый оешмаларның аерым вәкилләреннән булсын, бүтән беркемнән дә Дилмөхәммәтовка теләктәшлек күрсәтүче рәсми белдерүләр күренмәде.

Шиханнар очрагында аерым татар активистларының гына түгел, берничә татар оешмасының теләктәшлек белдерүе күренде. Шуларның берсе — “Азатлык” татар яшьләре берлеге. Берничә ел элек бу оешма 11 октябрьдә, Башкортстан суверенитеты көнендә Уфада башкорт әләмнәре тарату чарасы уздырган иде, тик “Азатлык”ның шундый теләктәшлегенә күз йомдылар.

Әмма татар Милли мәнфәгатьләренә килгәндә, хәтта “прогрессив” күренгән башкортлар да йә авызларына су каба, йә бу очрактагы кебек, татар милләте мәнфәгатьләренә каршы эш алып баручыларга ярдәм итә.

Мин монда күз алдында җанисәпкә бәйле бу хәлне генә тотмыйм. Узган көздә “диктант җанҗалы” чыккач бер генә башкорт әһеленнән яки оешмасыннан да Башкортстан хакимиятенең ул оятсыз гамәлләренә карата бер генә ризасызлык авазы да ишетелмәде. Төрле башкорт вәкилләреннән “шул кирәк сезгә” ише сүзләр яңгырады, ә менә ниндидер теләкәшлек, яклау яки хакимиятнең бу гамәлләрен ачыктан-ачык тәнкыйтьләү булмады.

Башкортстан хакимияте республика татарларының мәнфәгатьләрен махсус рәвештә дискриминацияләп килә, Башкортстан башлыгының туган телләрне өйрәнүгә ярдәм итү грантларын таратканда татар теленә бер генә сум да акча бирми. Башкорт җәмәгатьчелегеннән “Арттырып җибәрәсез, тугандаш халыкка карата болай кылану килешми”, кебек ниндидер ризасызлык сүзе ишетелдеме? Юк.

Җанисәп манипуляцияләренә һәм фальсификацияләренә килгәндә, аның бары административ ресурс, ягъни республика хакимияте ярдәме белән генә башкарылуы беркемгә дә сер түгел. Ягъни монда ниндидер ирекле дискуссия, ватандашларның ирекле сайлый алуы турында сүз дә була алмый. Бу уңайдан башкорт ягыннан нинди дә булса ризасызлык сүзе ишетәбезме? Юк. Киресенчә, кечесе булсынмы, өлкәнеме, барысы да бертавыштан бу сәясәткә теләктәшлек белдерәләр.

Уфадагы татар тарихы белән бәйле архитектура һәйкәлләрен махсус рәвештә җимерәләр. “Прогрессив башкорт җәмәгатьчелегеннән” ни дә булса ишетеләме? Юк. Мондый дәшмәүнең сәбәбен беләбез, әлбәттә. Сәяси коррект булу өчен әйтмибез генә. Бу очракта дәшмәү — алтын түгел, ә килешү билгесе.

Мондый мисаллар бик күп, аларны санап китү өчен дә бик күп вакыт кирәк булыр иде.

Ике милләт арасында теләктәшлек башкорт милләтенең мәнфәгатьләре кысылганда гына кирәкме?

Шундый нигезле бер сорау туа — ике милләт арасында теләктәшлек башкорт милләтенең мәнфәгатьләре кысылганда гына кирәкме, яки без бер-беребезнең мәнфәгатьләрен бертигез дәрәҗәдә хөрмәт итеп, ике милләтнең дә мәнфәгатьләрен бергәләп якларга әзерме? Шиханнарны юк итү, кайбер башкорт җәмәгать эшлеклеләрен эзәрлекләү начар. Ә менә Башкортсанда яшәүче татарларның милли мәнфәгатьләрен шулай ачыктан-ачык кысуның бернинди куркынычы юк һәм ул шулай булырга тиешме? Бәлки бу кемнеңдер мантыйгына туры киләдер, әмма моны нормаль дип һич тә атап булмый.

Әлбәттә, мондый сорауларны ярып салу беркемгә дә ошамый. Һәм бу аңлашыла да — дөреслек беркемгә дә ошамый, бигрәк тә ул синең йөрәгеңә май булып ятмаса. Мондый сораулар куелганда провокация турында, ике милләт арасына чөй кагу турында буш демагогия ишетергә туры килә. Чын җавап ишетелми, җавап булырдай берни дә юктыр инде, күрәсең.

Алга таба да берни булмагандай кылану мөмкин әлбәттә, әмма бу мәңге шулай дәвам итә алмый бит.

Илнар Гарифуллин
политолог, тарихчы

"Комментар" бүлегендәге язмалар авторның шәхси карашларын чагылдыра

XS
SM
MD
LG