Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфа активисты Зыя Камали йортын тарихи истәлек итеп танырга чакыра


Зыя Камали йортының Мәҗит Гафури яшәгән өлеше

Уфада яшәүче юрист, "Архзащита" оешмасы активисты Эльза Мәүлимшина "Башкультнаследие" идарәсенә Уфаның Мәҗит Гафури урамында урнашкан Зыя Камали йортын тарихи истәлек итеп тану турында гариза тапшырган.

Эльза Мәүлимшина Азатлыкка сөйләгәнчә, гариза белән бергә ул йортның дәүләт тарафыннан сакланырга тиешле, тарихи кыйммәткә ия булганын раслаучы 62 биттән торган нигезләмә дә биргән. Бу документлар арасында Мәҗит Гафури урамы, 89нчы йортның Зыя Камали тарафыннан сатып алынуын раслаучы кәгазьләр, Мәҗит Гафуриның улы Әнвәр Гафуриның гаилә архивыннан фотографияләр, Зыя хәзрәттә әтисе белән бергә яшәгән Сөембикә Кудашеваның (Сәйфи Кудашның кызы) Зыя Камали турындагы истәлекләрен туплап бастырып чыгарган китабы да бар.

Башкортстанның мәдәни мирасны саклау идарәсенә җибәрелгән нигезләмәсендә Эльза Мәүлимшина узган гасыр башында Зыя Камали йортында Башкортстан һәм Русия күләмендә танылган күренекле дин, фән һәм мәдәният эшлеклеләре яшәгәнен искәртә.

Эльза Мәүлимшина
Эльза Мәүлимшина

"Зыя Камали (чын исеме – Пәрвәзетдин Камалетдинов) – 20нче гасыр башының күренекле мәгърифәтчесе, җәмәгать эшлеклесе, дин галиме, язучы, исламны реформалаучы, Уфаның Икенче һәм Өченче Җәмигъ мәчетләре имам-хатыйбы, Башкортстандагы беренче югары уку йорты булган, Уфадагы яңа ысул (жәдитчелек) белән белем бирүче "Галия" мәдрәсәсенә нигез салучы, аның ректоры", диелә юрист гаризасында.

Ул шулай ук Зыя Камали йортында татар-башкорт әдәбияты, шигърияте классигы, фольклор галиме, драматург, БАССРның беренче халык шагыйре Мәҗит Гафуриның да шушы йортта яшәгәнен ассызыклый.

Бу тарихи бинада шулай ук танылган татар һәм башкорт әдибе, БАССРның халык шагыйре (1964), Салават Юлаев исемендәге бүләк иясе Сәйфи Кудаш та яшәгән.

Эльза Мәүлимшина китергән документларда Зыя Камалиның бу йортны 1908-1911 еллар аралыгында Иван Сергеевтан сатып алганы әйтелә. Йорт ихатасында атлар тоту өчен абзар да була. Йорт тирәли зур чия бакчасы утыртылганы да әйтелә. Шушы ук мәгълүмтны 1911 елда чыккан "Уфаның белешмә китабы" һәм башка чыганакларда да табып була. Шул елларда чыккан газетларда исә "Галия" мәдрәсәсенә шәкертләр кабул итү турында игъланнар сакланган, бу белдерүләрдә укырга керергә теләүчеләрне Никольская урамы, 83нче йортка чакырганнар (урамдагы йортлар номерлары үзгәргәннән соң, бу йорт 89нчы йорт булып калган).

Сәйфи Кудашның кызы Сөембикә Кудашева истәлекләреннән күренгәнчә, 1915 елда Мәҗит Гафури яшәгән йорт янганнан соң, Зыя Камали шагыйрьне гаиләсе белән үзенең Никольская урамында урнашкан йортына сыендыра, аңа йортның дүрттән бер өлешен бүлеп бирә. Соңрак Мәҗит Гафурига Гоголь урамында йорт бирәләр. Ул күченеп киткәч, Зыя Камали йортындагы бүлмәләргә Сәйфи Кудаш гаиләсе күченә. Татар зыялыларының Зыя Камали йорты ишегалдында төшкән фотолары да бар. Шуларның берсе Мәҗит Гафуриның улы Әнвәр Гафури архивында сакланган.

“Мәҗит Гафури аягында йөри алган вакытта һәрвакыт Никольская урамында урнашкан шушы йортка килеп йөргән, фотоларда йортның диварлары, бүгенгәчә сакланган тәрәзә кашагалары күренә. Тагын бер фотода йортның үзе, сурәтнең арткы ягында тиешле язмасы да бар", дип сөйләде Эльза Мәүлимшина.

"Нәкъ шушы йортта яшәгәндә Мәҗит Гафурига Башкортстанда беренче булып "Халык шагыйре" дигән мәртәбәле исем бирелә, - дип искәртә ул. - Шагыйрьгә шәһәрнең Гоголь урамыннан йорт бирәләр, ә Зыя Камали йорты урнашкан Никольская урамын шагыйрьнең үзе исән чагында ук "Мәҗит Гафури урамы" дип атыйлар."

Эльза Мәүлимшина күп еллар дәвамында Зыя Камали йортын саклап калу өчен көрәшеп йөри.

Элегрәк йортны тарихи мирас дип тануларын сорап, бер төркем татар зыялылары Башкортстан җитәкчелегенә хат язган иде. Шулай ук "Милли шура" рәисе Васил Шәйхразиев та Башкортстан башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Радий Хәбировка Зыя Камали йортына игътибар итүен сорап, мөрәҗәгать юллады.

Зыя Камали

Зыя Камали (Зыя Җамалетдин улы Камалетдинов) (1873-1942) — мәгърифәтче, фәлсәфәче, дин һәм җәмәгать эшлеклесе, тәрҗемәче, мәдрәсә мөгаллиме, "Галия" мәдрәсәсен оештыручы һәм ректоры (1906-1918).

Зыя Камали 1873 елның 9 декабрендә Уфа губернасы Чишмә районының Келәш авылында туган. Башлангыч белемне туган авылында ала. Соңыннан Уфадагы "Госмания" мәдрәсәсендә укый. Зирәк һәм тырыш Зыятдинне Уфаның "Җәмгыяте хәйрия" оешмасы Мисырга укырга җибәрә. Анда ул Каһирәнең шәрык дөньясына киң билгеле Әл-Әзһәр университетында белем ала.

1904 елда Уфага кайтып "Госмания" мәдрәсәсендә укыта башлый. Үз тирәсенә алдынгы карашлы татар зыялыларын туплап, татар телендә "Ислам дөньясы" гәзитен чыгара башлый. 1906 елда рәсми рәвештә "Галия" мәдрәсәсен ача. Мәдрәсә ябылганчы 1918 елга кадәр аның ректоры була. Милли мәҗлес депутаты, үзәк нәзарәттә казый була.

1936 елда репрессиягә эләгә, җиде елга ирегеннән мәхрүм ителә. Кимсетелүләр кичереп 1942 елда Самар шәһәрендә мәрхүм була. 1956 елда аклана.

фикерләр (6)

XS
SM
MD
LG