Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада Зыя Камали йортын җимерә башладылар


Зыя Камали йортында җимерү эшләре нәтиҗәсе

9 июль иртәсендә Уфада Зыя Камали йортлары урнашкан кварталны җимерү эшләре башланды. Активистлар әлегә бу эшне туктата алды. Йорт экспертизасы дөрес ясалмаган, аның нәтиҗәсе дөреслеккә туры килми ди алар.

Уфа үзәгендә тарихи биналарны сүтеп, заманча күпкатлы йортлар төзү эше дәвам итә. Элегрәк төзелеш Сатаев йортына янаган иде, бу тарихи бинаны әлегә саклап кала алдылар. Азатлык яңа биналар төзү эшләренең "Галия" мәдрәсәсенә нигез салучы һәм аның тәүге ректоры Зыя Камали йортына да килеп җитүен элегрәк язган иде.

9 июль иртәсендә тарихи йортлар урнашкан кварталга экскаваторлар килгән. Бу хакта Азатлыкка "Архзащита" оешмасы вәкиле, Зыя Камали йортын яклаучы активистларның берсе Эльза Мәүлимшина белдерде. Аның сүзләренчә, йортка начар бәя бирүче экспертиза ясалган, имеш ул 1936 елда янып беткән һәм аның урынына яңа йорт төзелгән дип белдерелгән. Мәүлимшина моны ялган дип атый.

Эльза Мәүлимшина
Эльза Мәүлимшина

"Менә бүген иртүк Зыя Камали йорты торган кварталны җимерү эшен башламакчылар иде. Монда телевидение килде, аларны күргәч кенә җимерү эшләре тукталды, экскаваторлар читкәрәк китте. Мин шунда ук "Башкорт мирасы"на шалтыраттым һәм шаккатмалы хәбәрне белдем. Бер ярым ел элек Уфаның фәнни-җитештерү үзәге (НПЦ) бу кварталга тискәре экспертиза ясаган булган икән, янәсе ул тарихи мирас түгел, аны җимергә ярый. Бу бит ялган!", диде ул Азатлыкка.

Бу йортта яшәгән Мәҗит Гафури, Сәйфи Кудаш истәлекләре бар

Мәүлимшина сүзләренчә, аның кулында архив документлары бар, алар моның чыннан да Зыя Камали йорты булганын дәлилли. "Аның йорты янган диләр алар, бу ничек булсын инде, ул урында тора бит! Бу йортта яшәгән Мәҗит Гафури, Сәйфи Кудаш истәлекләре бар бит. Алар моннан 1940 елларда гына күченеп киткәннәр, ә безгә бу йорт 1936 елда янган дип әйтәләр. Булмас хәл бит инде бу!", ди ул.

Активист экспертиза нәтиҗәләре дөреслеккә туры килми ди. "Экспертизаны Уфаның фәнни-җитештерү үзәгенең Павел Егоров исемле белгече ясаган, йорт 1936 елда янган дип язылган икән. Чынлыкта исә, янгын булса да, ул бары тик йортның икенче катында гына булган, йорт үзе сакланган", ди Мәүлимшина.

Зыя Камали йорты
Зыя Камали йорты

Активист татарның тарихи мирасы булган бу йортны саклап калу бик мөһим дип саный, ул бу эшкә татар җәмәгатьчелеге кушылыр дип өметләнә. Әлегә администрация белән бу йортка тимәскә дип килешенде, Мәүлимшина исә аның дәүләт тарафыннан яклануын таләп итә.

Әлеге йортта яшәүче бер кеше Азатлык хәбәрчесенә бу йортның сүтелүен теләвен әйтте. Ул исемен атарга һәм фотога төшәргә теләмәде. Аның сүзләренчә, алар ике кеше бу йортта рәсми рәвештә яшәп ята. Йорт сүтелгән очракта, фатир бирергә тиешләр. Камали йорты, тарихи дип, сүтелми калдырылса, безгә фатир бирелмәячәк, ди ул.

Зыя Камали йортлары – Мәҗит Гафури урамындагы 83нче һәм 89нчы номерлы йортлар. Зыя Камали бу өйләрне сатып алган булган. Берсен ул кунак йорты (доходный дом) итеп тоткан. "Галия" мәдрәсәсенә Казан, Оренбур, Троицки кебек шәһәрләрдән укырга килгән шәкертләр, мәдрәсә мөгаллимнәре шушы йортта бүлмәләр алып торганнар. Зыя Камалиның бу йортында яшәүчеләр арасында күренекле кешеләр, галимнәр дә була. “Галия” мәдрәсәсе татарларның беренче шундый зур уку йорты булганга, монда күбрәк читтән килгән укытучылар эшли. Сакланган документларга караганда, “Галия” мәдрәсәсендә хәтта Шиһабетин Мәрҗәнинең якын туганы да укыткан. Алар барысы да шушы йортта торган.

Зыя Камали йорты
Зыя Камали йорты



Мәдрәсәне 1919 елда ябалар. Шуннан соң уку йорты талана, әйберләре туздырыла, бинага ут төртәләр. Документларның күпчелеге юкка чыга. Хәзер бу бина кире кайтарылган, анда Уфаның Русия ислам институты урнашкан.

"Бу йортта кайчандыр Зыя Камали яшәгән дигән истәлекләр булса да, документлар сакланмаган. Әмма без төгәл мәгълүмәт күрсәтелгән адреслар китабы таптык. Анда Гафури урамының 89нчы йорты Пәрвазетдин Камалетдинов йорты, ә күршедәге йорт – аның хатыны Гайшә Камалетдинованыкы дип теркәлгән", дип сөйләде Азатлыкка Эльза.

Зыя Камали йортының Мәҗит Гафури яшәгән өлеше
Зыя Камали йортының Мәҗит Гафури яшәгән өлеше

Зыя Камали өе әлегә кадәр исән. Бина бәхетле очрак аркасында гына сүтелми калган. Зыя Камали йортының бер өлешеннән – Мәҗит Гафури торган урыныннан гына анда яшәүчеләр чыгарылган. Эльза сүзләренә караганда, бирегә йорт төзүче ширкәтләр килә, ләкин банкротка чыгып, төзи алмыйлар. Зыя Камали йортында торучыларга фатирлар сатып алып, йортны бушатырга тиешле булган төзелеш ширкәте дә моны эшли алмаган.

Хәзер бу эш белән икенче бер ширкәт шөгыльләнә. “Агыйдел-Инвестстрой” акционерлык җәмгыятенең хуҗасы Филүс Ишбулатов Уфа шәһәр шурасы депутаты да булып тора.

Зыя Камали йорты янында "Стройтек" ширкәте төзелеше
Зыя Камали йорты янында "Стройтек" ширкәте төзелеше

Зыя Камали йортларының тарихы кызыклы дип сөйли Эльза. Зыя Камали “Галия” мәдрәсәсенең ректоры булып эшләгәндә ул Мәҗит Гафуридан шәкертләр алдында үзенең атаклы “Юктырсың ла, Аллаһ” шигырен укуын сорый. Шигырь укыганнан соң ярсыган мөселманнар аны кыйнарга килә. Гафури бу вакытта типографиядә була. Типография эшчеләре шагыйрьне яклап калалар, әмма йортын саклап кала алмыйлар – йортка ут төртәләр. Шагыйрьнең бөтен кулъязмалары, китаплары янып көл була. Зыя Камали Мәҗит Гафурины гаиләсе белән үзенә ала, үз өенең өчтән бер өлешен аңа бүлеп бирә. Мәҗит Гафури анда алты ел яши. Шушы йортта яшәгәндә (хәзер бу Гафури урамы, 89 нчы йорт) аңа Башкортстанның беренче халык шагыйре исемен бирәләр, хәзерге Гоголь урамында йорт бирәләр, бүген бу йортта Гафуриның музей-йорты урнашкан. Гафури гаиләсе белән үз йортына күченеп киткәч, Зыя Камалиның бу өендә Сәйфи Кудаш тора. Ул Зыя Камалиның ерак туганы.

1936 елда Русия мөселманнары үзәк диния нәзарәте җитәкчелеге һәм хезмәткәрләре совет хакимиятенә каршы яшерен эш алып баруда гаепләнә. Диния нәзарәтенең бөтен милкен, шул исәптән Зыя Камали йортларын да тартып алалар. Гафури яшәгән 89-нчы санлы йорт советлар кулына күчә.

Сәйфи Кудашның кызы Сөембикә Кудашева истәлекләренә караганда, Зыя Камали Өченче җәмигъ мәчетенә җомга намазына барганда юлда очраган балаларга алма һәм чия салып пешерелгән тәмле пәрәмәчләр өләшеп бара торган булган. Камали торган йорт янында чия бакчасы, кунак йорты ихатасында алма бакчасы була. Шулай итеп, кечкенә балалар җомга көнне тәмле әйбер белән сыйлана, бу көнне алар бәйрәм көне буларак исләрендә калдыра, исламга хөрмәт белән карау балаларда шулай тәрбияләнә.

"1924 елдан 1936 елга кадәр Зыя Камали 12 ел дәвамында Өченче җәмигъ мәчете имам-хатыйбы булып эшли. 1936 елда аны кулга алалар. Ул укытучы була, безнең дәү әтинең әтисе Мөхетдинне “Галия” мәдрәсәсендә Зыя Камали укыта. Безнең өйдә “Галия” мәдрәсәсе дәреслекләре дә сакланган", дип сөйли Эльза.

Күптән түгел Зыя Камалиның оныгының кызы да табылды. Исеме Валентина Челик, ул төркилек-сәясәт белгече, хәзер Германиядә яши, диссертациясен язып тәмамларга җыена. Аңа кадәр Истанбулда яшәгән, төрек кешесенә кияүгә чыккан. Хәзер Зыя Камали йортлары өлешчә шәһәр карамагында, бер өлеше ул йортларда яшәүче кешеләрнең милке булып тора. Шәһәр, үз чиратында, алга таба үстерү өчен бу биналарны “Агыйдел-Инвестстрой” ширкәтенә тапшырган.

Белешмә: Зыя Камали

Зыя Камали (Зыя Җамалетдин улы Камалетдинов) (1873-1942) — мәгърифәтче, фәлсәфәче, дин һәм җәмәгать эшлеклесе, тәрҗемәче, мәдрәсә мөгаллиме, "Галия" мәдрәсәсен оештыручы һәм ректоры (1906-1918).

Зыя Камали 1873 елның 9 декабрендә Уфа губернасы Чишмә районының Келәш авылында туган. Башлангыч белемне туган авылында ала. Соңыннан Уфадагы "Госмания" мәдрәсәсендә укый. Зирәк һәм тырыш Зыятдинне Уфаның "Җәмгыяте хәйрия" оешмасы Мисырга укырга җибәрә. Анда ул Каһирәнең шәрык дөньясына киң билгеле Әл-Әзһәр университетында белем ала.

1904 елда Уфага кайтып "Госмания" мәдрәсәсендә укыта башлый. Үз тирәсенә алдынгы карашлы татар зыялыларын туплап, татар телендә "Ислам дөньясы" гәзитен чыгара башлый. 1906 елда рәсми рәвештә "Галия" мәдрәсәсен ача. Мәдрәсә ябылганчы 1918 елга кадәр аның ректоры була. Милли мәҗлес депутаты, үзәк нәзарәттә казый була.

1936 елда репрессиягә эләгә, җиде елга ирегеннән мәхрүм ителә. Кимсетелүләр кичереп 1942 елда Самар шәһәрендә мәрхүм була. 1956 елда аклана.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG