Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада Зыя Камали йортларына юкка чыгу яный


 Зыя Камали йорты
Зыя Камали йорты

Уфада "Галия" мәдрәсәсенә нигез салучы Зыя Камалинең икенче йорты табылды. Аларның икесенә дә юкка чыгу яный.

Уфа үзәгендә тарихи биналарны сүтеп, заманча күпкатлы йортлар төзү дәвам итә. Элегрәк төзелеш Сатаев йортына янаган иде, бу тарихи бинаны әлегә саклап кала алдылар. Хәзер инде төзелеш "Галия" мәдрәсәсенә нигез салучы һәм аның тәүге ректоры Зыя Камали йортына да җитеп килә. Тарихи биналарны саклау өчен көрәшкән "Архзащита" оешмасы вәкилләре сүзләренә караганда, әгәр мәхкәмә тарихи биналарны яклап карар чыгармаса, Зыя Камали йортын берничә айдан сүтүләре ихтимал. Зыя Камали яшәгән йорт хакында Азатлыкка Мәҗит Гафури фонды җитәкчесе Люция Камаева шуларны сөйләде:

Люция Камаева
Люция Камаева

"Әлге бинада "Галия" мәдрәсәсенә нигез салучы һәм аның ректоры Зыя Камали яшәгән. 1915 елда Мәҗит Гафури яшәгән йорт яна. Шагыйрь хатыны һәм биш яшьлек улы Әнвәр белән чыгып өлгерә. Барлык китапханәсе, Троицкийда яза башлаган көндәлеге янгында көлгә әйләнә. Бу янгынны очраклы булмаган дип тә фаразлыйлар. Чөнки аңа кадәр генә әтисенең сугышта мәрхүм булган абыйсын югалту кайгысыннан Мәҗит Гафури "Юктырсың ла Алла" дигән шигырен язган була. Кайбер белгечләр янгынга шул шигырь сәбәпче булган дип фаразлый.

Зыя Камали йортының Мәҗит Гафури яшәгән өлеше
Зыя Камали йортының Мәҗит Гафури яшәгән өлеше

Гафури, яшәгән йорты янгач, берничә ел фатирга кереп яши. 1921 елда аны Зыя Камали үзенең йортына кертә. Мәҗит Гафурига ул бинаның бер өлешендәге бүлмәләрне бирә. Менә шушы бүген тәрәзәләре кадакланган бүлмәләрдә Гафури 1923 елга кадәр яши. 1923 елда ул Уфа шәһәренең башкарма идарәсе төзеп биргән йортка күчә. Анда бүгенге көндә Гафури музее урнашкан. Мәҗит Гафуридан соң Зыя Камалинең бу бүлмәләрендә Сәйфи Кудаш та яшәп ала. Бу турыда миңа аның кызы Сөембикә апа да сөйләгән иде. Шулай итеп, бу бинада Зыя Камали, Мәҗит Гафури һәм Сәйфи Кудаш кебек тарихи шәхесләр яшәгән. Без бу бинаны саклау өчен көрәшәбез. Башкала җәмәгатьчелеге дә тарихи урыннарыбызга битараф калмас дип уйлыйбыз", диде Мәҗит Гафури фонды җитәкчесе Люция Камаева.

Люция Камаева республика җитәкчеләре туризм турында лаф орган бер вакытта Уфадагы күренекле милли, дини шәхесләр яшәгән биналарны юкка чыгаралар дип борчыла. Аның сүзләренчә, биналарны саклаган очракта, "Уфа һәм ислам" һәм башка турист маршрутлары оештырып булыр иде.

Зыя Камалинең кунак йорты
Зыя Камалинең кунак йорты

"Архзащита" оешмасы көрәшчеләренең берсе Эльза Мәүлимшина Зыя Камалинең икенче бинасы табылуы турында сөйләде.

"Бу бина Зыя Камалинең кунак йорты булган. Ул 1860 елда төзелгән. Мин әлеге бина турында шәһәрне өйрәнүче Уфа тарихчылары аша быел гына ачыкладым. Әлеге кунак йортында Зыя Камали "Галия" мәдрәсәсе укытучыларын һәм шәкертләрен яшәткән. Алардан яшәү өчен акча алмаган диярлек, кунак йортын ул торыр урыны булмаган мохтаҗларга ярдәм итү өчен тоткан. Әлеге бинада Галимҗан Ибраһимов та яшәгән.

Уфада Зыя Камали йорты табылган
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:00:53 0:00

Бина ныклы, аның берничә тәрәзәсе һаман элекке йөзен югалтмаган. Диварының бүрәнәләре, икенче катка алып менүче баскыч һәм идәннәре дә яхшы сакланган. Бары тик түбәсе һәм тышланган такталары гына алыштыруга мохтаҗ. Узган ел "Агыйдел" төзелеш ширкәте бу җирләрдә төзелеш алып бару бәйгесендә җиңде. Ул җирләрдә шушы Зыя Камали йорты да урнашкан. Без әлеге вакытта бу йортларны дәүләт тарафыннан сакланучы тарихи биналар исемлегенә кертү өчен көрәшәбез", диде Эльза Мәүлимшина.

Азатлык радиосы киләчәктә дә бу тарихи биналарны игътибар үзәгендә тотачак.

Зыя Камали

Зыя Камали (Зыя Җамалетдин улы Камалетдинов) (1873-1942) — мәгърифәтче, фәлсәфәче, дин һәм җәмәгать эшлеклесе, тәрҗемәче, мәдрәсә мөгаллиме, "Галия" мәдрәсәсен оештыручы һәм ректоры (1906-1918).

Зыя Камали 1873 елның 9 декабрендә Уфа губернасы Чишмә районының Келәш авылында туган. Башлангыч белемне туган авылында ала. Соңыннан Уфадагы "Госмания" мәдрәсәсендә укый. Зирәк һәм тырыш Зыятдинне Уфаның "Җәмгыяте хәйрия" оешмасы Мисырга укырга җибәрә. Анда ул Каһирәнең шәрык дөньясына киң билгеле Әл-Әзһәр университетында белем ала.

1904 елда Уфага кайтып "Госмания" мәдрәсәсендә укыта башлый. Үз тирәсенә алдынгы карашлы татар зыялыларын туплап, татар телендә "Ислам дөньясы" гәзитен чыгара башлый. 1906 елда рәсми рәвештә "Галия" мәдрәсәсен ача. Мәдрәсә ябылганчы 1918 елга кадәр аның ректоры була. Милли мәҗлес депутаты, үзәк нәзарәттә казый була.

1936 елда репрессиягә эләгә, җиде елга ирегеннән мәхрүм ителә. Кимсетелүләр кичереп 1942 елда Самар шәһәрендә мәрхүм була. 1956 елда аклана.

XS
SM
MD
LG