Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфа мәхкәмәсе Сатаев йортын ширкәт милке итеп калдырды


Мөхетдин Сатаев йорты
Мөхетдин Сатаев йорты

7 ноябрь Уфаның Октябрь районы мәхкәмәсендә кабаттан Сатаев йорты язмышы каралды. Мәхкәмә карарына күрә, йорт төзелеш ширкәте милке булып калачак.

Элегрәк хәбәр итүебезчә, Мөхетдин Сатаев йортына юкка чыгу янау сәбәпле мәхкәмәләшүләр башланган иде. Агымдагы елда Сатаев йорты мәдәни мирас буларак сакланучы биналар исемлегенә кертелде. Шул сәбәпле Мөхетдин Сатаевның туганы Рөстәм Сатаев мәхкәмәгә мөрәҗәгать итте. Алар йорт һәм җир Уфа хакимияте тарафыннан "СтройТэк" төзелеш ширкәтенә бирелүен гамәлдән чыгаруны сорады.

7 ноябрь әлеге эш буенча чираттагы мәхкәмә утырышы узды. Мәхкәмә милекне кайтару кирәк дип тапмады. Шулай итеп, Сатаев йорты төзелеш ширкәте милке булып калачак. Әлеге Сатаев йортында яшәүче Эльза Мәүлимшина сүзләренә караганда, алар мәхкәмә карары белән ризалашмый, югары мәхкәмәгә мөрәҗәгать итәргә җыеналар.

"Җир дә, йорт та төзелеш ширкәтенә карый. Хәзер безне йорттан чыгарып җибәрәчәкләр. Шуннан йортны яндырулары һәм сүтеп алып китүләре дә ихтимал. Без Сатаев йорты һәм янәшәдәге Өченче Җәмигъ мәчете бинасы мәдәни мирас буларак сакланучы биналар исемлегенә кертелү сәбәпле, биналар сакланыр дип тынычлана башлаган идек. Баксаң, Сатаев йорты һәм Өченче Җәмигъ мәчете биналарын мәдәни мирас буларак сакланучы биналар исемлегеннән дә чыгарып куйганнар. Бу бистәдә бары тик "Хәсәния" мәдрәсәсе бинасы гына мәдәни мирас буларак сакланучы биналар исемлегендә калган. Әлегә. Мин аны да исемлектән чыгарырлар дип уйлыйм. Чөнки тарихи бина акча китерми, шуңа төзелеш ширкәте үз мәнфәгатенә теләсә нинди карарлар да чыгартуга ирешә ала. Төзелеш ширкәте Уфа хакимияте белән берлектә тарихи биналарны юккка чыгару эшен алып бара.

Без мәхкәмә карары белән килешми, югары мәхкәмәләргә мөрәҗәгать итәчәкбез. Ләкин аларның да безнең файдага карар чыгарулары бик шикле", диде Эльза Мәүлимшина.

XS
SM
MD
LG