Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан хакимияте "Татарча диктант" чарасын уздыруга комачаулады


Уфадагы чара
Уфадагы чара

Башкортстанда хакимият татарча диктант өчен алдан билгеләнгән әсәрне "Дуслык күпере" дигән үз тексты белән алмаштыруны таләп иткән. Кайбер татарлар моңа канәгатьсезлек белдереп, чарадан чыгып ук киткән.

19 октябрь Башкортстанда да "Татарча диктант" чарасы узды. Бу чара оештырыла башлаган елларда Уфадагы бер генә мәйданда узса, узган ел ике урында – Башкорт дәүләт университетында һәм Башкорт дәүләт педагогия университетында үткән иде. Быел ул Уфада инде дүрт урында узды, шулай ук беренче тапкыр республиканың район һәм шәһәрләрендә дә үтте.

"Татарча диктант" кысаларында Татарстаннан читтәге катнашучылар Газиз Мөхәммәтшинның "Саумысыз, аккошлар!" әсәрен язарга тиеш булганга, Уфада да шушы әсәр язылыр дип көтелгән. Әмма акциягә берничә көн кала Башкортстанның мәгариф министрлыгы шул ук көнне, 19 октябрьдә, Мостай Кәримнең 100 еллыгына багышлап, аның әсәрләреннән "Тоталь диктант" язарга дигән күрсәтмә чыгарган. Нәтиҗәдә Казандагы Дөнья татар конгрессы хакимиятнең бу тыкшынуына ярашырга маташып, Башкортстан өчен текстны алыштырды һәм Мостай Кәримнең "Озын-озак балачак" әсәреннән өзек тәкъдим итте. Ләкин Башкортстан мәгариф министрлыгына бу да ошамаган, рәсми Уфа татар диктантына үзе әзерләп куйган текстны куллануны таләп иткән.

Уфада узган "Татарча диктант" чарасының берсенә Башкортстанның Мәгариф министры вазифасын башкаручы Айбулат Хаҗин үзе килеп, менә шул хакимият текстын язарга кушкан.

Башкорт дәүләт университетында "Татарча диктант"ны оештыручы, филология фәннәре кандидаты, шагыйрә Лилия Сәгыйдуллина сүзләренчә, кайберәүләр мондый башбаштаклык белән килешми, диктантны ташлап чыгып киткән.

Лилия Сәгыйдуллина
Лилия Сәгыйдуллина

"Чара алдыннан уку йортына Башкортстанның мәгариф министры вазифасын башкаручы Айбулат Хаҗин килде. Ул башка текстка диктант язарга кушты. Аны "Дуслык төбәге" дип атаганнар. Текстның авторы юк. Мин министрга аның уңышсыз булуын әйттем. Ул бәхәсләшмәде, ләкин үзенең бу таләбен үтәргә кирәклеген әйтте.

Иртән Башкорт дәүләт университетына килгәч тә миңа проректор башка текст язарга кушкан иде. Мин проректор белән сөйләшкәч, бу яңалыкны Мәгариф министрлыгы эше дип уйлаган идем. Министр белән сөйләшкәннән соң аның тагын да югарыдан таләп ителүе ачыкланды.

Мәгариф министры килеп таләп иткәч, без Мостай Кәримнең "Озын-озак балачак" әсәре урынына ниндидер билгесез авторның "Дуслык төбәге"н яздырдык. Яңа текст тәкъдим ителгәнен белгәч, диктант язарга килгән кешеләр арасында ризасызлык белдереп чыгып китүчеләр дә булды. Минемчә, югарыдан башка текст яздыруны таләп итү бик акыллы гамәл түгел", диде Сәгыйдуллина.

Текст үзгәртелү сәбәпле, кайбер районнарда диктант язу соңлап башланган. Бәләбәйдә диктант язарга килүчеләр бер сәгать көтеп утырган. Бу хакта гимназиядә татар теле һәм әдәбияты укытучысы Люзия Фәттахова әйтте.

"Без иртәнге тугызда язарга сөйләшкән идек. Текст үзгәрәчәген хәбәр иткәч, аны бер сәгать буе көтеп утырдык һәм яңа текстны яздык", диде ул.

Нефтекама шәһәрендә "Татарча диктант" чарасын уздырган Нәфисә Нәбиева:

Нәфисә Нәбиева
Нәфисә Нәбиева

"Башта "Саумысыз, аккошлар", аннан "Озын-озак балачак"тан өзек язарга тиеш идек. Бүген иртән генә интернет аша яңа текст килде. Чараны вакытында башладык. Мәгариф министрлыгыннан кеше дә бар иде. Ул үзен Илгиз Рүзил улы дип таныштырды. Министрлык вәкиле безнең белән начар сөйләшмәде, аңа да язарга тәкъдим иткән идек, ләкин ул катнашмады. Диктантны язып бетерү белән ул министрга шалтыратып хисап бирде. Без аптырашта калдык.

Шуннан мине район хакимияте җиткәчесе урынбасарына чакырттылар. Килешмичә диктант яздыруда гаепләделәр. Зур җинаять эшләгән кебек булдык. Ә бит бу дуслыкны ныгытуга бер адым булды. Чарада 27 кеше катнашты”, диде Нефтекамадан Нәбиева.

Уфадагы "Лайфстайл центр Башкирия" мәйданчыгында "Татарча диктант" оештыручылар республика мәгариф министрлыгы тәкъдим иткән текстны язудан баш тарткач, монда тавыш купты. Акциядә катнашучыларның берсе Азатлыкка сөйләгәнчә, диктантны оештыручыларга каты басым башланган, хәтта эштән куу белән дә янаганнар. Казаннан килгән һәм шунда булган Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев талашны туктату һәм татар текстын яклау өчен берни дә эшләмичә, елмаеп торган һәм һаман дуслык турында сөйләгән.

Башкортстан хакимияте җирле татарларга мәҗбүр иткән текстта шактый бәхәсле юллар бар.

Хакимият тәкъдим иткән текст
Хакимият тәкъдим иткән текст

"450 елдан элегрәк җиде башкорт ыруы рус патшасына мөрәҗәгать иткәннәр, шул вакыттан бирле Башкортстан Русия составына ныклы кушылган. Башкортлар Туган илебезне тугыры саклап, бу дуслыкны ныгыталар...

Мәдәни үзлекләргә карамастан, элек-электән монда халыклар үз-ара ярдәмләшеп, аңлашып яшиләр. Җырлар, биюләр, гомумән, халык иҗатына булган ихтирам һәр милләтне баета. Башкортстанда руслар да башкорт кураен яратып тынлый, сокланып моңлана.

Башкортлар татарлар белән дә иркен аралаша, туганлашып, кунакка йөрешеп яши. Башкорт теленең төньяк-көнбатыш диалектында сөйләшүчеләр белән татарлар бигрәк тә иркен аралаша", диелгән анда. Текстның бик ашыгып эзерләнгән булуы күренеп тора, чөнки хаталар бик күп.

Диктантта катнашучылар башкорт мәгариф министрлыгы таләп иткән текстны язудан баш тарткач, министрлык вәкиле диктантта калып, язу барышын үзе контроль итә башлаган. Бөтен диктант дәвамында ул текст укучыны бүлдереп, төзәтеп торган, сүзләрне татарча түгел, башкортча әйтүне таләп иткән. Мәсәлән, баш каһарманның исемен Җәмил дип түгел, Ямил дияргә кушкан, бу сүзләр башкортча башка төрле әйтелә, дип кисәтүләр ясап торган.

Моннан тыш, республиканың мәгариф министрлыгы вәкилләре оештыручылардан "Татарча диктант" өчен текстны кем килештергәнен әйтүне, текстның күчермәсен бирүне таләп иткән.

Ул арада, бу көннәрдә Уфада булган Шәйхразиев, Татар конгрессы җитәкчесе, диктанттан соң Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров белән 100 еллыгы билгеләнгән Мостай Кәримнең һөйкәленә чәчәкләр салырга һәм аның музее ачылышына киткән.

"Татарча диктант" узган районнардан Башкортстан мәгариф министрлыгы үзләренең "Тоталь диктанты" ничек узуы турында хисабына кертү өчен катнашучылар санын бирүне таләп итте. Шул ук вакытта министрлык вәкилләре Казаннан тәкъдим ителгән текстны язучыларны исәпкә алмаячакларын белдерде.

Моның белән чикләнмичә, мәгариф министрлыгы вәкиле бу чараны уздырырга кем акча бирде, дип ачыклый башлады. Шулай ук ул кем акчасына чәй эчү оештырылганын әйтүне дә таләп итте - диктант язылган урында пластик стаканнарда чәй белән печеньелар куелган иде.

Дөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле Алик Локманов хакимиятнең шушы көтелмәгән гамәлләрен юктан каршылык чыгару дип саный.

Алик Локманов
Алик Локманов

"Башта Мәгариф министрлыгы Фәүзия Бәйрәмова әсәре буенча язарга тиешле текстны тыйды. Инде килешеп Мостай Кәримнән өзек алдык. Ул Мостай Кәримнең 100 еллык юбилее уңаеннан да мантыйкка туры килә. Бүген нәкъ шул бәйрәмне билгеләделәр. Ә көтмәгәндә бу текстны да ташлап “Культурология” китабыннан бер өзек йолкып алганнар. Бер проблемсыз тыныч чакта шундый каршылык чыгаралар. Диктант тексты әдәби текст булырга тиеш, тарихи булырга тиеш түгел", диде Локманов.

XS
SM
MD
LG