Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Мостай Кәрим яңа дөньяга ишек ачты"


Чарада чыгыш ясаучылар
Чарада чыгыш ясаучылар

Уфада Мостай Кәримнең тууына 100 ел тулу уңаеннан чаралар узды.

Төп чаралар 19 октябрь башкаланың Мостай Кәрим урамындагы Мостай Кәрим һәйкәле янында узды. Чара һәйкәлгә чәчәкләр салудан башланып китте. Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров чарада чыгыш ясап, Мостай Кәримнең тынычлык сөюче, халыклар тату яшәсен өчен күп көч салган кеше икәнлеген, дуслык өлгесе, миллионнарча кешеләрнең остазы һәм әхлак идеалы булуын әйтте. Шагыйрьнең кызы Әлфия Кәримова һәм оныгы Тимербулат Кәримовка рәхмәт белдерде. Чарада Казакъстан һәм Кыргызстан, Мәскәү һәм Русиянең башка төбәкләреннән килгән кунаклар катнашты.

Радий Хәбиров
Радий Хәбиров

Казакъстанның дәүләт сәркатибе Кырымбәк Кушәрбаев урыслар өчен Пушкин, татарлар өчен Тукай, казакълар өчен Абай бөек булса, башкортлар өчен Мостай Кәримнең зур шәхес булуын әйтте. Казакъстанда Мостай Кәрим исемендәге урам булуын, Мостайның казакъ телендә чыккан китапларның казахлар өчен дә уртак рухи байлык икәнлеген билгеләде.

Кабарда-Балкар Язучылар берлеге рәисе Моталип Беппаев Мостай Кәримнең башкорт халкын дөнья дәрәҗәсенә күтәргән кеше булуын әйтте. Аның исемен мәңгеләштерүгә мисаллар китереп, Мостай Кәрим исемендәге очкыч һәм океан лайнеры булуын телгә алды. Кабардада Мостай Кәрим һәм Кайсын Кулиев пиклары булуы турында сөйләде.

Васил Шәйхразиев һәм Ринат Харис
Васил Шәйхразиев һәм Ринат Харис

Татарстан республикасының хөкүмәт башлыгы урынбасары, Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев Уфа һава капкасының Мостай Кәрим исемендәге һава аланы белән ачылудан башлануын сөйләде. Мостай Кәримнең татар халкы өчен зур тарихи эзләр калдыруын билгеләде.

Казаннан килгән икенче кунак – Татарстанның халык шагыйре Ринат Харис Казанда Мостай Кәрим урамы булуы, татар һәм Тукай энциклопедиясенә Мостай да керүе, төп әсәрләре татарча чыгуы, татар шагыйрьләренең аңа шигырь багышлаулары турында сөйләде. Мостай Кәримне үзенең укытучысы дип атады.

Әлфия Кәримова
Әлфия Кәримова

Мостай Кәримнең кызы Әлфия Кәримова әтисенең бер папкасындагы көндәлегендә "гөнаһлыларны гафу итәм, алдакчыларны яратмыйм" дип язылган бит табуын сөйләде.

Тантаналы өлештән соң шигъри бәйрәм узды.

Марат Кәримов
Марат Кәримов

Чарада катнашкан 90 яшьлек халык шагыйре Марат Кәримов Азатлыкка Мостай Кәримнең бөеклеген билгеләп шулай диде:

"Мостайның Башкортстанда да, Татарстанда да әдәбиятка тәэсире зур булды. Ул яңа дөньяга ишек ачты. Мин үскән вакытта шигърият бик зәгыйфь хәлдә иде, хөкүмәткә дан җырлау, барабан кагу көчле иде. Шигърияттә кеше шәхесе юк иде. Мостай Кәрим һәм Наҗар Нәҗмиләр шигърият капкасын ачып шуларны алып керде", диде Марат Кәримов.

Зөлфия Ханнанова
Зөлфия Ханнанова

Башкорт шагыйрәсе Зөлфия Ханнанова:

"Шигъриятендә фәлсәфи тирәнлек белән, прозасында халыкчанлыгы белән сокландыра. Драматургиясе прозасы һәм шигъриятенә караганда да бөек тип уйлыйм. Ул якты әсәрләр язды, кешене яманлап начар сыйфатларын калку итеп күрсәтмәде. Шуңа аның тискәре геройлары да матур. Үзе дә шәхес буларак кешелекле кеше иде", диде Зөлфия Ханнанова.

Мостай Кәрим юбилее уңаеннан чаралар атна буе барды. Мостай Кәрим исемендәге Милли яшьләр театрына СССРның халык артисты Иосиф Кобзон белән күренекле урыс шагыйре Андрей Дементьевка тактаташ ачылды. Эш шунда, бу ике шәхес әлеге театрда Мостай Кәрим әсәре буенча куелган тамаша караган булган. Тактаташ ачуда Кобзон һәм Дементьевның хатыннары да катнашты.

Атна башында Мостай укулары исемендә фәнни-гамәли конференция узган иде. 18 октябрь Башкорт дәүләт университетында Мостай Кәримнең 100 еллыгы уңаеннан мемориаль такта ачылды. Уфада Мостай Кәрим повесте буенча төшерелгән "Өч таган" фильмының премьерасы һәм башка чаралар булды.

Мостай Кәримнең юбилеена багышланган чаралар 19 октябрь кичен "Торатау" конгресс-холлында тантаналы утырыш һәм Сәидә Медведеваның "Мостай" документаль фильмын карау белән тәмамланды.

20 октябрь юбилей чаралары шагыйрьнең туган ягы – Чишмә районында дәвам итә.

XS
SM
MD
LG