Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда грантлардан җанисәп исе килә


Башкорт телен яклау чарасы, архив фотосы

Башкортстанда телләрне саклау һәм үстерү өчен республика башлыгы грантлары бүленде. Кәрим Яуш акчаларның кемгә биреләчәген өйрәнеп, алардан алда торган җанисәп исе килә дигән нәтиҗәгә килде. Аның комментарын тәкъдим итәбез.

Башкортстанда республиканың мәдәният министрлыгы җитәкчелегендә "Башкортстанның дәүләт телләрен һәм Башкортстан халыклары телләрен саклау һәм үстерү өчен" республика башлыгы грантлары бүленде. Бүлү нәтиҗәләре кызыклы һәм шактый дәрәҗәдә хокук саклау органнары игътибарын җәлеп итәрлек.

Шулай, республикада сан ягыннан икенче урында булган татар халкының милли-мәдәни ихтыяҗларын канәгатьләндерүгә сукыр бер тиен дә бүленми. 74.5 миллион сумнан артык күләмдә грантның абсолют күпчелеге башкорт милли оешмаларына, башкорт мәдәнятен, телен үстерүгә китәчәк. Монда шунысын да истә тотарга кирәк: башкорт мәдәнятен, телен, әдәбиятен үстерүгә миллиардлаган бюджет акчалары мәгариф, мәдәният һәм башка министрлыклар аша юнәлтелә.

Дөрес, башкорт түрәләре республикадагы мордва милли-мәдәни үзәгенә 151 мең сум, Башкортстанның чуаш мәдәнияте җәмгыятенә 300 мең сум тирәсе һәм... Кызыл Яр авылы мәктәбендәге лингвистик тәҗрибә лагерында урыс телен укытуга 704 мең сумнан артык акча бүлгәннәр. Бу республика башлыгы грантының 1.5% чамасы дигән сүз. Калганы күпсанлы башкорт гимназияләренә, башкорт милли оешмаларына, башкорт телен, мәдәниятен хезмәтләндерүче оешмаларга бүләк ителә.

Татар халкының милли-мәдәни ихтыяҗларын канәгатьләндерүгә сукыр бер тиен дә бүленми

Грантларны бүлү ике этапта үтте. Беренче этапта конкурска җибәрелгән 284 гаризаны "тарап", республика комиссиясе карамагына аларның 196сын тәкъдим итәләр. Алар арасында татар теле, мәдәниятенә кагылышлы биш оешма: Уфаның 65нче татар гимназиясе, Бәләбәй татар гимназиясе, Туймазы татар дәүләт драма театры, Дүртөйле татар драма һәм комедия театры һәм "Сәхибҗамал" татар хатын-кызлары җәмгыяте. Икенче, соңгы этапта конкурста катнаштырылучыларның 31е җиңүче дип игълан ителә. Әйткәнемчә, алар арасында республика бюджетына зур өлеш кертүче татар халкының рухи дөньясын саклау-үстерүне күз алдында тоткан бер генә оешма да юк.

Әлбәттә, бу факт һич кенә дә Башкортстандагы татарның проблемнары юклыгы турында сөйләми. Икенче, яманрак нәрсә турында сөйли: татар халкының милли-мәдәни ихтыяҗларына республика күләмендә ачыктан-ачык төкереп карау турында. Ә бит Башкортстан Конституциясенең 54нче маддәсендә: "Башкортстан Республикасы үзенең территориясендә яшәгән халыкларга ана телен саклауда тигез хокуклар гарантияли, аны ирекле рәвештә өйрәнү һәм үстерү өчен мөмкинлекләр тудыра", диелгән. Милли тигезлек Конституциянең башка урыннарында да гарантияләнә. Болар Конституциядә. Ә чынбарлык...

Грант акчаларының күпчелеге 2020 елда Русиядә үтәчәк җанисәпкә бәйле пропаганда өчен бүленгәнгә охшый

Грантларны алучылар исемлегендә Башкортстан татары (һәм, гомүмән, татар милләте) өчен тагын бер хәвеф шәйләнә. Грант акчаларының абсолют күпчелеге 2020 елда Русиядә үтәчәк халык санын исәпкә алуга бәйле пропаганда өчен бүленгәнгә охшый. Мәгълүм булуынча (моны Русиядә үтүче һәр җанисәп раслый) башкорт элитасы Башкортстан татарын "башкорт" дип яздыру исәбенә башкортларның республикадагы нисбәтен күпертә һәм бер үк вакытта татарның этник потенциалын йомшарта.

Мондый нәтиҗәгә ирешү өчен барысы да эшкә җигелә: республика телевидениесе аша Башкортстанның Көнбатышында укмашып яшәүче татарларның байтагын теге яисә бу башкорт ыруы вәкилләре дип тәкърарлау (бу эш нигездә тарихчы-журналист Салават Хәмидуллинга йөкләтелгән), андагы татарларның телен төньяк-көнбатыш башкортлары теле дип игълан итү, республикада даими рәвештә үткәрелүче Шәҗәрә бәйрәмнәрен урындагы халыкның башкортлыгын "исбат итү" өчен файдалану һәм башкалар.

Җанисәп алдыннан башкорт милли оешмалары, аерым алганда Бөтендөнья башкортлары корылтае, Русиянең төрле өлкәләрендә Башкортстандагыча пропаганда гастрольләре оештыралар. Грант алучылар исемлегеннән күренгәнчә, Бөтендөнья башкортлары корылтаена чит өлкәләрдә башкорт көннәре үткәрү өчен 13 миллионнан артык, "Шәҗәрә" үзәгенә "Төньяк-Көнбатыш башкортлары: тел, тарих, мәдәният" дигән китаплар сериясен бастыру һәм тарату өчен 3 миллион 674 мең сум акча бүленгән. Гомумән алганда, грантлардан апартеид, алда торган җанисәп исе килә. Хәрәмләшүгә әзерлек исе килә.

"Комментар" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра

фикерләр (33)

XS
SM
MD
LG