Accessibility links

Кайнар хәбәр

Актанышка башкорт галимнәре десанты төште. Максатлары нидә?


Башкортстан вәкилләре Мутин кабер ташына чәчәк салу вакытында
Башкортстан вәкилләре Мутин кабер ташына чәчәк салу вакытында

Атнакич Татарстанның Актаныш районында Уфадан бер төркем башкорт галиме, җәмәгать эшлеклесе, журналисты кунак булып китте. Үзләренең килүен алар Мутиннар нәселен искә алу чарасында катнашу нияте белән аңлатты. Татар галимнәре исә моның артында шушы саф татар районын башкортлаштырырга маташу ята дип исәпли, мондый сәфәрләрне астыртын экспансия дип атый.

9 февраль Актаныш район үзәгендә чыгышлары белән Такталачык авылыннан булган Мутиннар нәселен искә алу чарасы булды. Бирегә бу уңайдан Уфадан да бер төркем башкорт галиме килде, араларында Дөнья башкорт корылтае вәкилләре дә бар иде. Моңардан тыш кунак булып журналистлар да килгән иде, шуларның берсе – БСТ каналында алдап-йолдап башкортлаштыру эшен җайга салган, төрле уйдырмаларга нигезләнгән тарих тапшыруларын алып баручы Салават Хәмидуллин.

Истәлек ташлары – зурлап Уфадан делегацияләр килеп йөрүенә мөмкинлек

Соңгы араларда Уфа ягыннан Актанышка кунакларның килүе ешайды. Узган ел Такталачык авылында туып-үскән Мутиннарның утарында тантаналы рәвештә истәлек тактасы урнаштыру, каберләренә таш кую ниятләре гауга белән тәмамланды. Әмма ахыр чиктә тавыш тынгач, шыпырт кына алар барыбер урнаштырылды. Хәзер инде башкорт милли хәрәкәте активистлары акчасына ясалган һәм Татарстан җирендә урнаштырылган хәтер ташлары янына зурлап Уфадан делегацияләр килеп йөрүенә мөмкинлек ачылды. 2 февраль көнне XX гасыр башларында башкорт мохтариятен төзүдә катнашкан Илдархан Мутинның үлгән көне иде бит дигән сылтау белән Дөнья башкорт корылтае вәкилләре янә Такталачыкка килде.

Илдархан Мутинның кабер ташы
Илдархан Мутинның кабер ташы


Әмма бу чара чәчкә кую белән генә тәмамланмый, ул тагын да зуррак масштабларда узды. Уфадан килүчеләрне Такталачыкта гына каршы алу дөрес түгел дип, актанышлар кунакчыллык күрсәтеп җыен уздырган, анда халыкка БСТның "Мутиннар" дип аталган документаль фильмыннан өзекләр дә күрсәтелгән. Билгеле, фильмда бу шәхесләр чыгышы белән башкорт булган дигән фикер үткәрелә.

Актаныш хакимияте үзе башкортлаштыру сәясәтен алып барган милләтчеләргә капканы шулай киң ачуда бернинди дә куркыныч күрми. Район башлыгы урынбасары Илфак Бариев – бу чараны оештыруда җаваплы кеше. Ул Азатлыкка “Мутиннарны без татар дип саныйбыз, кемдер башкорт дип саный икән, бернинди дә куркыныч юк”, дип сөйләде һәм монда вәсвәсә эзләмәскә киңәш итте.

​“Бу – уртак чара. Башта уфалар Такталачыкка киләбез, чәчәк салабыз диде. Рөхсәт сорадылар. Без уйлаштык та, ерак юлдан киләләр, чәчәк кенә куеп китүләре дөрес булмас дидек. Актанышка чакырдык, Җиңү паркы, музеебыз бар, концерт оештыра алабыз дип уйлаштык. Уфалар Мутиннар турында кино төшергәннәр, шуны да күрсәтербез дигән фикергә киленде. Бу – искә алу, татар-башкорт дуслыгы кичәсе.

Без Башкортстанга терәлеп торабыз, йөрешәбез, уртак эшләр башкарабыз. Мин тарихчы түгел. Мутиннар Гәрәй ыруы кешеләре, үзем дә Гәрәй ыруыннан. Тарихны өйрәнеп бетәргә кирәк. Безгә Мутиннар кем булса да бер. Алар – кадерле шәхесләр. Бер дәүләттә, Русия Федерациясендә яшибез. Мутиннар – Русиянең данлыклы кешеләре. Без татар дибез, алар башкорт ди, өченчеләре башка милләт дип атарлар. Фин-угыр каны бар дип әйтеп, аларны мари дип китереп чыгарып була", дип сөйләде Бариев.

Аларның бу килүен башкортлаштыру сәясәте дип атау урынсыз

Азатлык хәбәрчесенең "Актаныш районының Такталачык авылыннан чыккан шәхесләрне башкорт дип атыйлар икән, авыл башкортныкы була, димәк, тумышы белән Актаныш якларыннан булган Миңтимер Шәймиевне да хәзер башкортлар исемлегенә кертергә ярыймы?" дигән соравына Бариев, "бу мөмкин түгел", диде.

"Интрига ясарга да, начарлык та эзләргә кирәкми. Аларның бу килүен башкортлаштыру сәясәте дип атау урынсыз. Башкортларның беренче килүе түгел бит, моңа кадәр дә килделәр. Кабер ташларын өйрәнделәр, Такталачыкта гына түгел, башка авылларда да булдылар. Хикмәт иясе, акыллы сәясәт алып баргучы Шәймиев Шәймиев булып калачак", диде ул Азатлыкка.

“Бер баруда гына барысын да башкортка әйләндереп булмый”

Түрәләр бернинди дә куркыныч юк, бу башкортлаштыру түгел дип күршеләрне шулай җәелеп кунак иткәндә, Уфа ягы әкрен генә үз эшен алып бара. Алар Актаныш халкы чын тарихны белергә тиеш дип үзләренекен исбат итүдә көчен дә, акчасын да кызганмый.

Башкорт дәүләт университеты галиме Марат Колшәрипов бу чараны татар-башкорт дуслыгы бәйрәме дисә дә, Азатлык белән аралашканда чынында “бер килүдә генә барысын да башкортка әйләндереп булмас” дип шаярта һәм башкорт милли хәрәкәтенең Актанышка кагылышлы өметләре зурдан булуына ишарә итә.

Марат Колшәрипов
Марат Колшәрипов

“Мутиннар башкортмы-татармы дигән бәхәс инде булырга тиеш тә түгел. Бөтен документларда, моңа элеккеге “Ревизская сказка”, халык исәбен алу метрикалары да керә, Мутиннарның асаба башкорт икәнлеге ярылып ята.

Илдархан Мутин энесе Гариф белән Октябрь инкыйлабыннан соң башкорт милли хәрәкәтен оештыра, алар Оренбурда узган беренче башкорт корылтаенда катнаша, делегат булалалар. Илдархан Мутинның башкорт автономиясен төзүдә роле зур. Башкорт хәрби шурасы башлыгы булган Зәки Вәлиди каядыр киткән очракта үз урынына Илдархан Мутинны калдырган. Ул аңа тулысынча ышанган.

Мутин үзе имзалаган документлар күп, үзе язган материаллар да шактый, автобиографиясен дә язып калдырган. Барлык документларда да ул башкорт дип теркәлгән, үзен дә, телен дә башкорт дип язган. Мутиннар – башкорт морзалары. Татарларда Гәрәй исемле ыру булмаган, гомумән татарда ыру-кабиләләр юк.

Башкортлаштыру кампаниясе түгел, бу – тарихи чынбарлыкны күрсәтү

Бу очракта татар-башкорт бәхәсе калкырга тиеш түгел. Ул яктан чыккан башкортлар күп. Бәлки, әзрәк татарчарак сөйләшкәннәрдер, әмма метрикаларында барысы да башкорт дип язылган”, дип сөйләде Марат әфәнде Азатлыкка.

Бүген ике милләт, ике республика арасындагы милли мәсьәлә тынып калганда, татарга гына түгел, башкортка да урыслашу янаган вакытта Актаныш районына килеп татарларны "сез – башкорт" дип күндерү урынлымы? Чын башкортларны саклап калу юнәлешендә эш алып бару урынына татарларны башкорт итеп сурәтләүдән нинди файда дигән сорауга, Колшәрипов:

“Бу – башкортлаштыру кампаниясе түгел, бу – тарихи чынбарлыкны күрсәтү. Минзәлә өязе Уфа губернасына кергән, анда 230 мең башкорт булган, бу татар саныннан да күбрәк. Андагы һәрбер башкорт авылын беләбез, аларны яхшы өйрәндек.

Без Актанышка килеп Мутиннарны искә алсак, Татарстанга зыянмы? Барган очракта әллә ни үзгәрмәс, киресенчә, бәйләнешләр көчәергә тиеш. Актанышлар белсеннәр үз шәхесләрен, заманында алар Башкортстан өчен көрәшкәннәрен аңласыннар. Моны янау итеп кабул итәргә кирәкми. Бер барып кайтып кына барысын да башкортка әйләндереп булмый”, диде Марат Колшәрипов.

Башкортларның милли экспансиясе

Алдан каралмаса да, Актаныштагы чарада татар галимнәре дә катнашты. Әмма ни гаҗәп, Татарстан җирендә булган шушы тантанада татар галимнәре үзләрен "чакырылмаган кунак" буларак хис итте. Мисал өчен, күренекле тарихчы, XX гасыр башы хәлләрен яхшы белгән академик Индус Таһиров Актанышта Мутиннар нәселенә багышланган мондый чара булачагын берничә көн кала гына белгән. Күрәсең, башта Казан галимнәренең бу очрашуда катнашуы планлаштырылмаган. Татарстан башкаласыннан делегацияне соңгы мизгелдә генә, ашык-пошык оештырып җибәргәннәр. Индус Таһиров белән Казаннан Актанышка тарихчы Альберт Борһанов, язучылар Вахит Имамов, Илфак Ибраһимов барган.

Академик Таһиров фикеренчә, Башкортстан ягыннан башкорт галимнәренең мондый ешлаган десантлары ахыр чиктә аянычлы нәтиҗәләргә китерә ала.

Индус Таһиров
Индус Таһиров

“Башкорт галимнәре татар авылларын башкортлаштыру юнәлешендә зур эш алып бара, бу юлы да шул максат белән килделәр. Моңа кадәр дә килгән булган, ягъни алар алдан барысын да әзерләп, эзмә-эзлекле эш алып бара. Башкортстан белән чиктәш районнар Татарстан тарихчылар тарафыннан өйрәнелмәде диярлек, берничәсе генә Альберт Борһанов тарафыннан тикшерелде. Бу – Татарстанның зур ялгышы.

Актаныш районы башлыкларының капкаларны шар итеп ачулыры бер дә дөрес түгел

Башкорт милли хәрәкәтенең Актанышка ешлавы татар өчен начар тәмамланырга мөмкин. Башкортларның бу якларга ешлавы экспансиягә якын. Халыкны сез башкорт булгансыз, сезнең телегез генә татар, чынында милләтегез башкорт дигән фикергә күндерү бара. Оеткы инде салынган. Моннан соң башка җитдирәк адымнар ясалырга мөмкин. Халык арасында төрлесе бар бит.

Без яшь чакта да Актанышта үзләрен башкорт дип санаучылар бар иде. Мәсәлән, бер колхоз рәисе шулай дия торган иде. Башкорт галимнәре халык белән ешрак очрашса, халыкка үз карашларын гына алга сөргән документаль фильмнар күрсәтсә, телевидение аша бу хакта сөйләнсә, без – башкорт икән дигән фикер ныгый гына барачак. Безгә, татарга, бу кирәкме? Безгә бердәмлекне саклау мөһим. Татарның санын да киметергә юл куймаска (ә мондый очраклар булды), сыйфатын да төшерергә хакыбыз юк.

Актаныш районы башлыкларының капкаларны шар итеп ачуы бер дә хәерлегә түгел. Очрашулар булсын ул, әмма бу эш ике яктан да вәкаләтле кешеләрдән комиссия төзелеп башкарылсын. Элек без шулай эшли идек тә, уртак чаралар уздырырга, уртак фикергә килергә тырыштык. Әмма бу эш хәзер тукталып калды. Милли сәясәт бик сак, уйлап алып барылырга тиеш”, дип сөйләде академик.

XS
SM
MD
LG