Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 12:53

14 июльдә Актанышның Такталачык авылында Тимер, Илдархан һәм Мөхтәр Мутинга истәлек такталары ачыла. Шуларның икесен ни өчендер Уфадагы башкорт тарихчылары һәм журналистлары эшләткән. Алар фикеренчә, әлеге шәхесләр башкорт, һәм дә аларның исемнәре башкорт буларак мәңгеләштерелергә тиеш.

Бу көннәрдә Актанышта “Ак калфак" хатын-кызлар иҗтимагый оешмасының халыкара семинары бара. Төрле илләрдән килгән татар вәкилләре биш төркемгә бүленеп Актаныш районының биш авылында төрле милли йолаларны караячак. Чара өч көн дәвам итәчәк.

Ә 14 июльдә шул ук районның Такталачык авылында кунакларны күрше Башкортстаннан көтәләр. Биредә Мутиннар нәселенә истәлек такталары куелачак. Бу эшнең инициаторлары – Башкортстан галимнәре һәм журналистлары. Кунаклар арасында БСТ каналында алдап-йолдап башкортлаштыруны аклаган, төрле уйдырмаларга нигезләнгән тарих тапшыруларын алып баручы Салават Хәмидуллин да бар.

Ул Азатлыкка Актаныш авылларындагы башкорт шәхесләрен мәңгеләштерү – безнең бурыч дип белдерде. Журналист әйтүенчә, истәлек такталарының икесен алар үз акчаларына эшләткән, кую-куймауны инде актанышлар үзләре хәл итәр, дип сөйләде.

Салават Хәмидулин

Салават Хәмидулин

– Салават әфәнде, Актаныш районының Такталачык авылында истәлек такталарын куюның инициаторы кем?

– XVIII гасырда Гәрәй волосте старшинасы булып торган Тимер Мутин, инкыйлабтан соң Башктортстан автономиясен төзүдә Зәки Вәлидиләр белән бергә актив эш алып барган җәмәгать эшлеклесе Илдархан Мутин кебек башкорт шәхесләренә истәлек такталарын кую теләге күптән бар иде. Инициатива – минеке. Бу эшне “Шәҗәрә” автоном берләшмәсе белән бергә ерып чыктык. Монда Башкортстан хакимияте акчасы юк. Бу зур чыгымнар да таләп итмәде, үзара акча җыелыштык та ике истәлек тактасы ясадык.

Илдархан Мутин башкорт хакимияте әгъзасы булып тора, Башревкомда да төрле вазыйфаларны били. Берара Башкорт хәрби шурасы әгъзасы да була. Аннары, большевиклар белән юллары аерылгач, Вәлиди белән Урта Азиягә китеп советларга каршы баш күтәрүләр оештыра.

Тимер Мутин – башкортларның Гәрәй өязе җитәкчесе, 1756-1763 еллардагы сугышта катнашучы батыр. Ул – башкорт хокуларын яклаучы. Нәкъ Тимер Мутин патшабикә Елизаветага башкортларны яклап петиция яза, аны империя башкаласына барып үзе тапшыра. 1759 елда Петербурда вафат та була.

Мутиннарга килгәндә, алар – башкорт Гәрәй нәселе кешеләре. Моны тарихи документлар, диния нәзарәте метрикалары исбатлый. Татарстанның көнчыгыш өлешендә этник башкортлар яши. Бу - Актаныш, Мөслим, Минзәлә җирләре...

– Сезнең башлангычны Актаныш халкы ничек кабул итәр?

– Ничек булыр, белмим. Безне бәйрәмгә чакырдылар, без барабыз. Анда яшәүчеләр үзләрен татар яки башкорт дип саныймы... Белмим, халык ничек уйларга тели, шулай фикер йөртсен. Без бит ирекле илдә яшибез. Алар татар дип әйтә, ә без башкорт дип саныйбыз. Тарихи документлар бар, фактларны кире кагып бумый. Сүз бит Актаныш районын Башкортстанга кушу турында бармый. Тарихны сакларга кирәк. Кешеләр тарихны белергә тиеш. Мин Актаныш хакимият кешеләре белән бу хакта аралашмадым, шулай да чакыру нигезендә барабыз. Такталачык авылына безнең бүләк булачак бу.

“Гәрәй” дип исемләнгән китап та яздык. Аның белән дә авыл халкының танышырга мөмкинлеге булачак. Бу китапта Гәрәйләр нәселе тарихы язылган, бер өлеше шул булса, икенче өлеше – тарихи документлар җыелмасы. Биредәге мәгълүмат 1917 елдагы авыл хуҗалыгы исәбен алу документарларыннан тупланды. Дөрес, Бөре өязендәге документлар гына нигез итеп алынды. Минзәлә өязе документары юкка чыгарылган. Бу – Минзәләне Татарстанга кушканнан соң булган хәл. ТАССР җитәкчеләре үзләрендә башкортлар мәсьәләсенә нокта куяр өчен барлык документларны юк итәләр.

– Салават әфәнде, моңа кадәр татар-башкорт мәсьәләсе тынып торган иде. Ничек уйлыйсыз: сезнең бу яңа тырышлыкларыгыз араларны янә бозмасмы?

– Бу сорауны Татарстан галимнәренә бирергә кирәк. 20 ел дәвамында башкортларга каршы идеология тудырып эш иттеләр. Дамир Исхаков, Марсель Әхмәтҗанов мыскыллы сүзләрне кызганмады. Бу каршылыкның инициаторы без түгел. Беренче Татарстан башлады. Без бары тик җавап кына кайтарабыз.

Шәхесләрне аеру – мәгънәсезлек

Актанышның Такталачык авылында урнаштырылган истәлекле такталарның икесен Уфадан алып киләләр, әмма Мутиннар нәселе ихатасында тагын бер такта урын алачак. Анысы танылган татар артисты Мөхтәр Мутинга булачак. Монысын исә Актаныш районы эшләткән. Бер нәсел кешеләренә өч төрле истәлек тактасы була шулай итеп. Анда нинди сүзләр язылганын да, нинди телдә башкарылганын да белеп булмады.​

Актаныш район башлыгы Фаил Камаев Азатлыкка татар белән башкортка бүлешер әйбер юк, дип белдерде.

Фаил Камаев

Фаил Камаев

“Безнең үзебездә дә Такталачыкта туган шәхесләрнең исемнәрен мәңгеләштерү турында фикерләр бар иде. Бу бары тик Башкортстан галимнәренең генә теләге дип уйлау дөрес түгел. Билгеләрне ясау чыгымнарының бер өлеше авыл җирлеге җилкәсенә төште, бер өлеше – башкорт галимнәрнеке. Төгәл кем нәрсә өчен түләгәнен әйтә алмыйм.

Татар белән башкорт халыклары тыгыз элемтәдә яши. Актаныш Татарстанның көнчыгыш районы бит. Татарстанның капкасы булып торабыз. Башкорт милләте белән якын аралашабыз. Гореф-гадәтләребез бер төрле дип әйтергә мөмкин. Шуңа күрә ике милләт арасында монысы – безнең инициатива, яки сезнеке дигән тарткалашу юк. Тарихыбызны мәңгеләштерү, киләчәк буыннарга җиткерү – ике якның да төп максаты.

Татар-башкорт шәхесләренең нәрсәсен бүлешергә? Монысы татарныкы, бусы – башкортныкы дип бүлешеп, тарткалашып ятуның мәгънәсен күрмим. Мондый күренешнең булганы да юк”, диде Фаил Камаев Азатлыкка.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG