Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Мәктәпләрдә башкорт телен сайлаттырырга тырышабыз"


Башкорт теле дәресе, архив фотосы

Дөнья башкорт корылтае каршында быелның язында башкорт ата-аналары комиссиясе оешты. Яңа уку елы алдыннан алар Башкортстанның төрле шәһәрләрендә, районнарында ата-аналар белән очрашып аңлату эшләрен алып барды. Азатлык башкорт милли хәрәкәтенең эш алымнарын, туган тел итеп башкорт телен сайлау эше тәҗрибәсен өйрәнде.

Яңа уку елы башланды, әмма яңа канун нигезендә белем алуда проблемнар әледән-әле чыгып тора. Мәсәлән, Татарстанда да, Башкортстанда да башкорт, татар телен укырга теләүчеләрнең аерым төркемнәрендә кеше аз җыела дигән хәбәрләр килә. Шул сәбәпле балаларны аерым укыту мөмкинлеге юк икән. Укытучылар арасында туган телне укытуда сәгатьләр аз, шул сәбәпле хезмәт хакы түбән дип зарланучылар шактый. Татарстанда да, Башкортстанда да шул ук хәл.

Азатлык Башкортстанда оешкан башкорт ата-аналар комиссиясенең быелгы уку елына ничек әзерләнгәне хакында белеште. Алар Дөнья башкорт корылтае каршында эшли. Ата-аналар хәрәкәте белән корылтайның милли мәгариф бүлеге башлыгы Рәйсә Күзбәкова җитәкчелек итә. Аның белән әңгәмә тәкъдим итәбез.​

Рәйсә Күзбәкова: "Мәктәпләрдә башкорт телен сайлаттырырга тырышабыз"
please wait

No media source currently available

0:00 0:11:14 0:00
йөкләү

– Рәйсә ханым, Башкортстанның мәгариф һәм фән министрлыгы Азатлыкка биргән мәгълүматка караганда, 2018-2019 уку елында укучыларның 63,05 проценты ана теле буларак урыс телен сайлаган. Башкорт телен балаларның 15,6, татар телен – 9,45 проценты сайлаган. Бу саннар яхшымы, начармы?

– Бөтен башкорт балаларыннан туган тел итеп башкорт телен сайлаучылар 15 процент булса, утырып еларлык булыр иде. Әмма министрлык гомум укучылар санын алып санаган. Республикада урыс балалары күп, катнаш никахтан туучылар да шактый, шуңа 63 процент урыс телен сайлауларына аптырарга кирәкми. Чынында бу саннарны тикшерәсе, өйрәнәсе бар. Дөнья башкорт корылтае исеменнән мәгариф министрлыгына хат яздык, безнең дә төгәлрәк саннарны беләсе килә. Министрлык саннары узган елдагы саннардан артык аерылмый. Киресенчә, уңай якка үзгәрешләр сизелә.

Әмма канәгатьләнеп, Аллаһы әкбар дип, бит сыпырып утыру вакыты түгел. Башкорт, татар балалары арасында туган тел итеп урыс телен сайлаучылар байтак. Менә бу безне борчый. Иң беренче чиратта БДИ, Бөтенрусия тикшерү эше бар. Бөтенесе шуннан курка. Дөресрәге, шуның белән куркытып бетерделәр, ата-аналарны юлдан яздыралар. Балага туган тел кирәкми, БДИны уңышлы бирсен дип фикер йөртәләр. Аларны да аңларга мөмкин.

– Ә уңай якка үзгәрешнең, ягъни ата-аналарның туган тел итеп башкорт телен укуны сайлаулары артында ниләр тора?

– Минемчә, бу беренче чиратта башкорт милли хәркәктенең тырышлыгына бәйле. Соңгы елда аларның эшчәнлеге бик актив барды. Әмма бу очракта Башкортстан мәгариф һәм фән министрлыгы ролен дә сызып ташларга кирәкми. Алар да үз чиратында аңлату эшен алып барды.

Узган ел прокуратура тикшерү вакытында күп проблемнар туды. Укытучылар да, ата-аналар да югалып калды. Йөз сорау, ә җавап юк. Нишләргә дигән сорау туды. "Ак тирмә" милли-мәдәни үзәк зур җыелыш уздырды, аның карарларының берсе - республикада башкорт ата-аналар комиссиясен булдырырга дип язылды. Милли җанлы ата-аналар табылды, кемдер социаль челтәрләрдә утырып язды, шуннан чүпләп дигәндәй эшкә тартылдылар, төрле чатларда кешеләр аралашканда актив кешеләр аерылып тора, кемдер комиссия төзелә икән дип ишетеп үзләре килде.

Дөнья башкорт корылтаеның күп районда үз вәкиллеге бар, актив кешеләр бар. Каядыр район мәгариф бүлекләре милли җанлы кешеләрне үзләре әйтте, алар белән таныштырды. Нәтиҗәдә корылтый каршында башкорт ата-аналары комиссиясе оешты. Аның шурасы бар, анда 19 кеше керә. Комиссия Уфада гына түгел, республиканың кайбер шәһәр, районнарында эшли. Быел мартта комиссия оешып аның зур конференциясе узды.

– Комиссиянең эшчәнлеге нидән гыйбарәт? Ул теркәлгәнме?

– Юк, теркәлмәгән, корылтай канаты астында эшләгәч, мондый эшне башкару кирәкмәс дидек. Уфаның бөтен районнарында диярлек комиссия эшли, Стәрлетамак, Салават, Мәләвез, Сибай шәһәрләрендә, Кырмыскалы, Әбҗәлил, Белорет, Бүздәк районнарында эш оешты. Мин санап үткән урыннарда активистлар шәһәр мәгариф бүлекләре белән тыгыз эшли. Каядыр уртак план төзелде. Монтирониг ясыйлар, башкорт балалар бакчасы юк икән, аны булдыру юнәлешендә эш алып барыла, кешеләрдән гаризалар туплауны оештыралар, мәктәп, бакчада башкорт сыйныфлары, төркемнәрен булдыру юнәлешендә актив эшлиләр. Әлбәттә, төп эшчәнлек – ата-аналар белән эшләү, аларга аңлату эшләрен алып бару. Комиссия әгъзалары быел язын, җәен армый-талмый эшләде, даими җыелышлар, конференцияләр булды, ата-аналар белән очраштылар. Яңа уку елына әзерлек алып барылды. һәрбер җыелышта туган телнең мөһимлеге аңлатылды.

Каршылыклар да күп. Халык белән дә эшләү бик авыр

Дөрес, эш җитез, җиңел генә бара дип әйтеп булмый. Каршылыклар да күп. Халык белән дә эшләү бик авыр. Гел генә план нигезендә эшләп булмый, төрле очраклар барлыкка килә. Проблем бар икән, тиз генә аны хәл итәргә керешәбез. Урыннарга чыгу да бар. Туган телләрне өнәмәгән мәктәп мөдиреләре дә юк түгел, безнең эшчәнлеккә аяк чалучылар бар. Мәсәлән, Уфада башкорт төркемнәрен, сыйныфларын туплау авыр, 2-3 кеше була ала, аларны аерым укытмыйбыз дип карышалар.

– Рәйсә ханым, Сез төп эш – ата-аналарга аңлату дидегез, алар тарафыннан туган тел итеп башкорт телен сайлаттыруга ирешү өчен нинди аргументлар кулланыла? Мәсәлән, башкорт теленең кулланышы урыс, инглиз теле белән чагыштырып булмый.

– Дөрес, ата-аналар – прагмактик халык, аларга бүген, менә хәзер нәтиҗәләр кирәк. Әмма киләчәкне дә уйларга кирәк. Башкорт теле урыс теле кебек популяр да түгелдер, тик бөтен әйбердән файда алу дөресме? Без җыелышлар, конференцияләргә тулы такым белән барабыз. Педагоглар, галимнәр, башкорт арасында танылган шәхесләр, арабызда юрист, психологлар да бар. Барыбыз да телләр белүнең кыйммәте, өстенлекләре турында сөйли.

Бераз гына фикерли торган кеше баланың киләчәк язмышы турында уйлый

Төп аргумент – тәрбия. Безнең гасырлар дәвамында сынау узган халык педагогикасы бар, ата-ана, өлкәннәрне ихтирам итү кебек гореф-гадәтләр бар, әхлак, әдәп нигезләре ана теле, милли мәдәният аша сеңә. Кызганыч, урысларның бу мәдәнияте, гореф-гадәтләре югалып бара. Милли әдәбият ярдәмендә дә әхлаклы, мәдәниятлы, зыялы, җаваплы, җәмгыятькә дә, ата-анасына тугры, ярдәмчел шәхесне тәрбияләп була. Милли мәктәпләрдә укытучыларны кыйнау, кимсетү очракларын ишеткәнем юк. Безнең халык өчен укытучы абруйлы, дәрәҗәле кеше булды һәрвакыт. Мөгаллим нинди генә булмасын аны балага хурлау мәгънәсезлек булып санала. Өлкәннәргә хөрмәт күрсәтү һаман да бездә сакланган, әдәп, иман дигән төшенчәләр югалмаган. Тел аша бирелә болар барысы да. Менә боларның нигезләре гаиләдә барлыкка килә, ә милли мәктәптә ул үстерелә. Бераз гына фикерли торган кеше баланың киләчәк язмышы турында уйлый. БДИны яхшы бирде, югары уку йорытна керде, акчалы эштә эшли ди кеше, әмма тормыш шуның белән генә чикләнәме? Җәмгыятькә ата-анасын, тамырларын оныткан, мәрхәмәтсезлек, дөньяга гаме булмаган, илен яратмаган, таяныч була алмаган, файдасыз шәхесләр кирәкми дип уйлыйм.

Туган телне үзләштерүдә икенче аргумент – баланың хисаплар системын тиз үзләштерү, ә моңа телләр дә керә. Тел белү баланың интеллектын арттыра, нейрон бәйләнеше ныгый ди галимнәр.

Өченче аргумент – башкорт теле – төрки дөньяга ачкыч. Инглиз телендә акцентсыз сөйләшәсең килә икән, башкорт телендәнге авазлар ярдәмгә килә, дип тә кызыксындырабыз.

– Фикерләрен үзгәртеп китүчеләр бармы? Сезнең аңлатуларны ничек кабул итәләр?

– Кемдер уңай кабул итә, кемдер: "Тыңладык, рәхмәт, без карар кылдык инде", диләр. Икеләнүчеләр бар. Башкорт телен туган тел итеп укуны сайладык, ләкин аны куллланып булмый дип зарланалар. Ата-аналар башкорт телен укыган балаларга берәр ташлама булсын иде, югары уку йортына кергәндә игътибар ителсен дигән фикер әйтәләр.

Урысча белмәсә, бала БДИ бирә алмый дип котырткан укытучылар да бар

1960нчы елларда урыс телен белгән кеше генә уңышка ирешкән шәхес дигән фикер нык сеңдерелде. Минемчә, халык моннан һаман да котыла алмый. Мөгаллимнәр арасында турыдан-туры туган телгә каршы сөйләүчеләр бар, балаларга, ата-аналарга башкорт телен өйрәнеп вакыт әрәм итмәгез, диләр. Урысча белмәсә, бала БДИ бирә алмый дип котырткан укытучылар да бар. Билгеле, аларның сүзләренә колак салалар. Бер уйласаң, алар хөкүмәт кешеләре бит. Путин да, кануннар да туган телләрне укытмагыз дими бит чынында, ник алар кире сукалыйлар, сүзләрен үлчәп сөйләсеннәр иде. Халык белән очрашканда укытучыларның балага: "Башкорт телен, татар телен сайлаганга күрә начар укыйсың" дигән кыерсытулары турында да ишетергә туры килде. Нишләргә безгә дип аптырап сорыйлар ата-аналар. Бу башка сыймаслык күренеш.

Җыелышларда күбрәк башкортлар була. Урыслар да, татарлар да килә, әмма алар күп түгел. Катнаш гаилә вәкилләре дә бар. Җыелышларга килеп каршы сукалап утыручылар да очрый. Кайчак бик аз кеше килә, залда 5-10 кеше утырган вакытлар да булды. Әмма барыбер сөйләшәбез, аралашабыз, аңлатабыз. Зур аудитория каршында чыгыш ясау күңелле, әлбәттә. Нишлисең, бу – бер көнлек эш түгел. Бер очраштың да бетте түгел, бу – еллар дәвамында бара торган системлы хезмәт. Барысын да ышандырып булмый, зарланмыйбыз, кабат очрашырга, сөйләргә кирәк. Халыкта азмы-күпме милли үзаң бар. Алар милли сәясәт начар булса да, туган телне сакларга тырыша.

– Башкорт телен сайлауга кызыктырган аргументлар татарларга да туры килә. Тәрбия нигезләре, төрки телле дөньяга ишекләр ачу һәм башкалар. Моңа кадәр Башкортстанда барлык мәктәп укучылары башкорт телен дәүләт теле буларак укыды, хәзер яңа канун нигезендә татарлар туган тел итеп татарны сайлый ала. Бу вазгыятькә сезнең карашыгыз нинди?

Ниндидер милләт исәбенә башкортларны арттыру, башкорт телен укытуны оештыру дөрес түгел

– Шәхсән үземнең дә, комиссия әгъзаларының да һәр кеше үз телен укысын дигән караш. Мәҗбүриләү юк. Башкорт үз телен, татар ана телен, чуаш чуашча укысын. Ниндидер милләт исәбенә башкортларны арттыру, башкорт телен укытуны оештыру дөрес түгел. Һәр милләт үз телен, мәдәниятен өйрәнсен дибез. Белем эстәсеннәр генә! Бер-беребез исәбенә эшләү һәлакәткә илтә. Дуслык югалачак, мөнәсәбәтләр китек була. Һәрберебез үз телендә укыса, телен өйрәнсә, нык булачакбыз. Безгә башкортлар мөһим, беренче чиратта алар белән эшлибез. Башкортларның телсез калуын теләмибез.

Республикада 500гә якын башкорт мәктәбе, гимназиясе эшли. Кызганычка, бу милли уку йортларында укыту урысчага күчеп бара. Тәрбия эшләре, ичмасам, башкорт телендә бара дип тынычландыра алабыз үзебезне. Әмма телне атнасына ике-өч башкорт теле дәресе белән саклап калып булмый. Шул телдә белем алу кирәк. Әгәр фән теле итеп урыс теле икән, ана телен саклап калып булмый. Туган телдә белем эстәү мөһим.

– Район, шәһәрләргә йөрибез дидегез, мәктәпләргә үтеп керү бик авыр. Сез моны ничек хәл иттегез?

Фән теле - урыс теле икән, ана телен саклап калып булмый

– Турыдан-туры мәктәпләр белән эшләмибез, андый вәкаләтебез юк. Әмма Дөнья башкорт корылтаеның абруе зур. Гадәттә район хакимиятенә җыелыш уздырасыбыз килә дип хат язабыз. Әлегә кадәр бер генә район башлыгы да гозеребезне кире какмады. Аларның рөхсәте булмаса, районда бина да табу проблем. Корылтай район, шәһәр мәгариф бүлекләре белән турыдан-туры аралаша, алар аркылы мәктәп мөдирләре, аларның урынбасарлары белән очрашабыз, сөйләшәбез. Әлегә, шөкер, сүзебез үтә, безгә колак салалар.

Узган ел Башкортстан мәгариф һәм фән министрлыгы белән мөнәсәбәтләр салкын иде, анда үзгәрешләр булды, хәзер исә тыгыз элемтәдә. Ниндидер документлар, кануннар барлыкка килә икән, алар хәбәр итә. Аңлашу бар.

– Ә сезнең эшчәнлектән канәгать булмыйча шикаять язучылар бармы?

– Андый бер генә очрак булды. Урыслар түгел, татар хатыны Башкортстан мәгариф һәм фән министрлыгына башкорт ата-аналары комиссиясе баламның хокукларын чикли дип хат язган. Без җавап бирдек. Бүтәне турында ишеткәнем булмады.

– Сез башка милли республикалардагы хәлләрне күзәтәсезме? Аралашасызмы? Мәсәлән, Дөнья татар конгрессы белән милли мәгариф өлкәсендә хезмәттәшлек яки бер-береңә ярдәм итү бармы?

– Татарстан, Чуашстандагы хәлләр белән кызыксынабыз. Тәҗрибә алышу мөһим. Узган ел прокуратура тикшерүләре башлангач, конгресска чыгарга тырыштым, берничә хезмәткәр белән сөйләштем, миңа бу мәсьәлә белән Татарстан мәгариф һәм фән минитстрлыгы шөгыльләнә дип әйттеләр. Мин ул чакта менә ничек уңайлы дип кызыктым. Татарстанда татар теле дәүләт яклавында кебек күзаллана. Быел мәгариф турында канунга үзгәрешләр кертеләчәк дигән сүз чыгу белән безгә Татарстанның татар яшь активистлары чыкты, очрашыйк, бергә хәрәкәт итик дип тәкъдим ясадылар. Татар яшьләре борчыла. Без бергә хәрәкәт итәргә каршы түгел. Киресенчә, тәҗрибә алышу, эш ысулларына өйрәнү кирәк.

Рәйсә Күзбәкова 1957 елда туган. 12 ел дәвамында Башкортстан мәгариф һәм фән министрлыгында эшләгән, милли мәгариф, төбәкара хезмәттәшлек һәм дәреслекләр нәшер итү бүлеген җитәкләгән. Дөнья башкорт корылтаеның милли мәгариф бүлеген җитәкли, башкорт ата-аналар комиссиясе белән идарә итә.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG