Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкорт теле өчен өстәмә балл биреләчәк


Рәми Гарипов исемендәге башкорт гимназиясендә дәрес
Рәми Гарипов исемендәге башкорт гимназиясендә дәрес

Башкортстанда яңа уку елыннан башкорт телен өйрәнүне кызыксындыру өчен бер үзгәреш кертелә: Юрий Гагарин исемендәге республика олимпиадасында яңа фән – башкорт теле һәм әдәбияты өстәлә. Анда җиңүчеләргә Бердәм дәүләт имтиханнарына баллар биреләчәк.

Республиканың Юрий Гагарин исемендәге олимпиадасына башкорт теле һәм әдәбияты өстәлү хакында әлеге олимпиаданы оештыручы "Виктори" исемле җәмәгатьчелек идарәсе җитәкчесе Вадим Курилов хәбәр итте.

Әлеге олимпиада өч өлешкә бүленгән: мәктәпкәчә яшьтәгеләр, 1-8нче һәм 9-11нче сыйныфлар өчен. Узган уку елында мәктәпкәчә яшьтәге 16 мең, 1-8нче сыйныфларда укучы 121 мең, югары сыйныфларда белем алучы 14 мең бала катнашты. Моңа кадәр ул математика, физика, информатика, химия һәм урыс теле буенча уза иде. Олипиадада җиңүче һәм беренче унлыкка кергән укучыларның бердәм имтихан балларына 7-10 балл өстәлә.

Күп еллар Башкортстан мәгариф министрлыгының милли бүлеген җитәкләгән, бүгенге көндә Бөтендөнья башкортлары корылтаеның мәгариф мәсьәләләре буенча белгече Рәйсә Күзбәкова моның башкорт телен өйрәнү өчен зур кызыксындыру чарасы булуын әйтте:

Рәйсә Күзбәкова
Рәйсә Күзбәкова

"Мин бу башлангычның башында торучыларның берсе булам. Беренче тапкыр без Ишембайдагы Әхмәтзәки Вәлиди исемендәге башкорт гимназиясендә сынап караган идек. Аны тормышка ашыруда гимназия директоры Әлфис Фәйзуллин, аның урынбасары Рифат Әюпов һәм мәгариф министрлыгы да зур ярдәм күрсәтте. Башта без өч ел Ишембайда башкорт теле буенча 7-9нчы сыйныфлар арасында олимпиада уздырдык. Инде менә яңа уку елыннан бу олимпиада Юрий Гагарин исемендәге республика олимпиадаcы чикләрендә үтәчәк.

Быелгы уку елында олимпиада 1-8нче сыйныфлар арасында гына оештырыла. Әгәр дә Мифтахетдин Акмулла исемендәге БДПУ һәм БДУ бу башлангычны күтәреп алса, олимпиада 2019-2020 елдан 9-11нче сыйныфлар арасында да оештырылачак. Бердәм дәүләт имтиханнарына өстәмә 7-10 балл алу укучыларның башкорт теле белән кызыксынуларын арттырырга булышыр, мотивация өчен уңай нәтиҗәләрен бирер дип уйлыйм”, диде Рәйсә Күзбәкова.

Ул шулай ук башкорт телен укыту проблемаларын да атады: "Яңа уку елыннан барлык Русиядәге милли телләр кебек башкорт телен укыту да ихтыярига калдырыла. Аның күпме сәгать укытыласы мәктәпләргә бәйле. Чөнки, белүегезчә, башкорт мәктәпләрендә бер төрле, урыс мәктәпләрендә башкорт телен фән буларак укыту икенче күләмдә башкарыла. Шулай ук башкорт телен дәүләт теле буларак укыту да бар. Быелгы уку елында аларның күләме ничек булачагы турында министрлык мәгълүматлары әлегә юк.

Ләкин узган уку елларында ук ачыкланган проблемнар бар. Мәсәлән, бала гариза язып туган тел буларак башкорт телен укый, ә башка балалар башкорт телен дәүләт теле буларак өйрәнгәндә дәүләт теле буларак телне бөтенләй белмәгән укучылар белән яңадан бер сыйныфта утырып: "мама – это әсәй", "папа – это атай" дип өйрәнергә мәжбүр. Без башкорт телен туган тел буларак укыган баланың белемен дәүләт теле буларак кергән дәресләрдә дә үстерергә тиеш. Әлегә бу мәсьәлә күп урында хәл ителмәгән”, диде Рәйсә Күзбәкова.

Мәгариф мәсьәләләре белән шөгыльләнүче "Ак тамыр" оешмасы рәисе Ирек Агишев та Азатлыкка фикерләрен белдереп, сүзен мәгариф турындагы канунны телгә алудан башлады.

Ирек Агишев
Ирек Агишев

"Белүегезчә, агымдагы елның җәендә Русиянең думасы канунга үзгәрешләр кертте. Элек башкорт теле туган тел һәм дәүләт теле буларак мәҗбүри укытыла иде, хәзер туган телләр, шул исәптән башкорт теле дә ихтыярига калдырылды. Әлбәттә, бу урыс булмаган барлык милләтләр өчен зур бәла. Туган телнең ихтыярига калдырылуы аның юкка чыгуга дучар ителүе турында сөйли. Бу уку елында, кабул ителгән канунга ярашлы, ата-аналардан гаризалар кабул ителәчәк. Бары тик гариза язып кына башкорт телен укый алачаклар. Бу бик четерекле мәсьәлә, чөнки кайбер мәктәпләрдә гариза яздырып тормаулары да ихтимал. Аңа юл куелмасын өчен ата-аналарның ныкышмалы булуы кирәк.

Ә инде бу Гагарин олимпиадасына башкорт телен кертүгә килгәндә, моны җәмәгатьчелекнең үзенә күрә бер җиңүе дип бәялим. Олимпиадага башкорт телен кертү телгә кызыксындыру уятыр дип уйлыйм. Олимпиаданы "Роскосмос", Русиянең космонавтика федерациясе дә хуплый. Әлеге олимпиадада алган баллар Уфа медицина университетыннан кала Башкортстандагы барлык югары уку йортлары һәм Русиядәге 21 техник югары уку йортларына кергәндә булышлык итә. Бу башкорт теле ярдәмендә Русиянең кайбер югары уку йортларына керә алу дигән сүз. Әлбәттә, без туган телне саклау, аңа кызыксындыру уяту өчен көрәшне туктатмаячакбыз”, диде "Ак тамыр" оешмасы рәисе Ирек Агишев.

* * *

Ул арада Русия мәгариф министрлыгы Казан федераль университеты белән берлектә уздырып килгән республикалар дәүләт телләре олимпиадасы киләсе уку елында оештырылмаячак. Бу хакта узган атна хәбәр ителде. Мәгариф министрлыгы фәрманыннан аңлашылганча, олимпиадалар санын 25 процентка киметү тәкъдим ителә. Аларда җиңүчеләргә профильле БДИга 100 балл өстәү яки югары уку йортына имтихансыз керү мөмкинлеге бирелә.

* * *

2018-2019 уку елында Башкортстанда барлыгы 11 ана теле укытылачак. Укучыларның 63,05 проценты ана теле буларак урыс телен сайлаган. Башкорт телен балаларның 15,6, татар телен - 9,45 проценты сайлаган. Башкортстан мәгариф министрлыгының Азатлыкка җибәргән җавап хатында әйтелгәнчә, урыс һәм башкорт телләре республиканың барлык уку йортларында да укытылачак. Ә менә татар теле - 12 район һәм өч шәһәрдә укытылачак диелә хатта.

XS
SM
MD
LG