Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Татарлар дәүләт үзе тудырган мөмкинлекне файдаланмый"


Ислам мәдәнияте нигезләре һәм православ мәдәнияте нигезләре дәреслекләре
Ислам мәдәнияте нигезләре һәм православ мәдәнияте нигезләре дәреслекләре

Русия ислам мәгарифе шурасы белгече Наил Җамалетдинов Русия төбәкләрендә яшәүче татар ата-аналарын мәктәптә укучы балаларына ислам мәдәнияте нигезләрен сайларга өнди.

Татар җәмәгатьчелеге мәктәпләрдә татар теле сәгатьләрен саклап калу өчен көрәш алып барган арада Русия ислам мәгарифе шурасы белгече​Наил Җамалетдинов тагын бер проблемны күтәреп чыкты. Ул да булса, мәктәпләрдә ислам мәдәнияте нигезләрен укыту мәсьәләләре. Бүген православлар үз диннәрен укытуда бик нык алга китте, без исә бу мәсьәләдә башлангыч чорда гына торып калдык ди ул. Русия ислам мәгарифе шурасы каршында күптән түгел барлыкка килгән, мәктәпләрдә ислам мәдәниятен өйрәтү буенча ресурс-методик үзәк җитәкчесе Наил Җамалетдинов, узган атна Казанда узган татар дин әһелләре җыенында да чыгыш ясады. Азатлык аның белән бу хакта әңгәмә корды.

–​ Хәзрәт, имамнар форумында пленар өлештә барлык түрәләр китеп беткәч кенә, җомгадан соң гына чыгыш ясадыгыз. Кайбер делегатлар бу бердән-бер нормаль чыгыш булды дип белдерде. Ник иртәнге якта сөйләмәдегез?

Наил Җамалетдинов
Наил Җамалетдинов

– Имамнар форумында бу мәсьәлә беренче мәртәбә күтәрелде, аны оештыручы татар конгрессында дин һәм мәктәп мәсьәләсенә сакчыл караш бар дип аңладым. Аннары, мәктәпләрдә дин укыту хакында Татарстанның үз карашы бар. Монда мәктәпләрдә йә барлык диннәр мәдәниятен, я дөньяви әхлак дәресләрен алып баралар. Шулай булгач, Татарстан өчен бу бик актуаль түгел. Бу Татарстаннан читтәге татарлар өчен актуаль булып тора. Шулай булуына карамастан, мин оештыручыларга рәхмәтемне белдерәм. Башта секция утырышында гына бу хакта сүз булыр дип уйлаган идем, пленар утырышта сүз бирделәр. Мәсьәләне күтәрергә мөмкинлек бирелде, тәкъдимнәребез хупланды. Шулай булгач, татар балалары өчен мөһим булган мәсьәлә югары кимәлдә күтәрелде.

–​ Ә проблем нидән гыйбарәт соң?

– Бүгенге көндә төрле өлкәләрдә яшәүче татарлар алдында балаларны милли-дини рухта тәрбияләү мәсьәләсе тора. Мәчет-мәдрәсәләр каршында гына түгел, ә дәүләт мәктәпләрендә балаларыбызга канун нигезендә динебезнең асылын, ислам мәдәниятен өйрәтү мөмкинлекләре бар һәм аларны без кулланырга тиешбез.

Ислам мәдәнияте нигезләрен бер генә ата-ана сайласа да, мәктәп балага шушы фәнне укытырга бурычлы

Сүзем 2012 елда 4-5нче сыйныфларда кертелгән диннәр мәдәнияте нигезләре һәм дөньяви әхлак дигән фән хакында бара. Русиянең мәгариф турындагы 273 санлы федераль канунының 87нче матдәсе нигезендә дәүләт мәктәпләрендә укытыла торган бу фән әлегә алты модульдан тора һәм балаларның ата-аналары ул модульләрне, үзләре кирәк тапканча сайлап алала.

"Дөнья диннәре мәдәнияте һәм әхлак нигезләре" курсы
"Дөнья диннәре мәдәнияте һәм әхлак нигезләре" курсы

Шул модульләрнең берсе ислам мәдәнияте нигезләре дип атала. Русиянең теләсә кайсы төбәгендәге теләсә кайсы мәктәбендә бер генә ата-ана да ислам мәдәнияте нигезләре модулен сайласа да, мәктәп балага шушы фәнне укытырга бурычлы. Әлбәттә, укытучы юк дигән сылтау табарга мөмкиннәр. Әмма, бу сылтау гына. Ата-анасы, ягъни баланың кануни вәкиле, баласы өчен ислам мәдәнияте нигезләре модулен сайласа, мәктәп җитәкчелеге бер укытучыны бу фәннән дәрес бирер өчен махсус әзерләргә тиеш. Белемен күтәрү курсы, я булмаса яңадан әзерләү курсы аша. Кыскасы, 4-5нче сыйныфларда балаларга ислам мәдәниятен нигезләрен өйрәтү Русия кануннарында каралган һәм аның хокукый нигезләре бар.

– Бу хокуктан файдаланалармы соң?

– Татарлар яшәгән кайбер төбәкләрдә күп кенә ата-аналар Русия кануннары нигезендә балаларына ислам мәдәнияте нигезләре модулен сайлады. Әмма саннар бик зур түгел. Мәсәлән, Башкортстан мәктәпләрендә 1158 бала гына бу модульне укый. 150 мең татар яшәгән, йөзгә якын татар авылы булган Сембер өлкәсендә 237 бала ислам мәдәнияте нигезләрен өйрәнә. Мисалга Оренбур өлкәсендә 288 бала, Сарытауда 202 бала шушы модульне укый. Бу соңгы елдагы мәгълүматлар. Русиядә гомумән 40 меңгә якын бала ислам мәдәнияте нигезләрен мәктәптә өйрәнә. Моның зур күпчелеген Дагыстан (14 мең ярым бала), Чечня (15 меңнән артык бала), Ингушетия (7 меңгә якын) тәшкил итә. Татарлар күпләп яшәгән төбәкләрдә халыкка аңлату, укыучылар, ата-аналар, мәктәп мөдирләре белән аңлашу кирәк. Шул очракта дәүләт биргән мөмкинлекне милләтебез файдасына эшләтеп булыр иде. Мәсәлән, 98 процент татарлар тәшкил иткән Ульян өлкәсенең Иске Кулаткы районында районы белән барлык диннәр мәдәнияте нигезләрен сайлаганнар. Бер яктан әйбәт тә кебек. Барсын да өйрәнәләр. Шул ук вакытта, бирелгән мөмкинлектән файдаланып, үз мәдәниятебезнең асылын тәшкил иткән исламны күбрәк өйрәнү балаларыбыз өчен отышлырак та булыр иде. Мондый мисалларны тагы да китереп була.

– Башкаларга да үрнәк булырлык төбәк юкмы соң?

Бу Татарстаннан читтәге татарлар өчен актуаль булып тора

– Чуашстан шундыйлардан дип әйтеп була. Монда әлеге фән 2011 елдан ук укытыла. Республиканың татар авылларындагы мәктәпләре ислам мәдәнияте нигезләрен сайлаган. Шәһәрдәге татарлар анда да проблем булып тора. Анда ислам мәдәнияте нигезләре модулен укытыр өчен мәгариф министрлыгы белән мөфтият укытучыларның белемен күтәрү курслары ясаганнар. Моннан тыш Русиядә бердән-бер төбәктә, Чуашстанда, шушы модульдән республика олимпиадасы уздырыла. Шулай ук анда Самар, Түбән Новгород өлкәсендәге мәктәпләрдән дә татар балаларын чакырып дүртенче ел рәттән төбәкара олимпиада да уздыралар. Шулай итеп, дәүләт тудырган мөмкинлекне тулы куәтенә файдалану мисалы булып торалар.

– Башка төбәкләрдә дә бу мәсьәлне ничек хәл итеп була дип уйлыйсыз?

– Мәктәпләрдә ислам мәдәнияте нигезләре модулен укыту тормышыбызда яңа күренеш. Ул әлегә 36 сәгать итеп каралган. Алда әйткәнемчә, мөмкинлек бар, әма аны аз кулланабыз. Укытучылар җитми, хокукларыбызны белмибез, ата-аналар белән эшләү аксый, ялкаулыгыбыз да үзен сиздерә. Шушы күптөрле проблемнарны хәл итү өчен узган елның көзендә Русия ислам мәгарифе шурасы дигән оешма рәисе Рафыйк Мөхәммәтшин ресурс-методик үзәк булдыру хакында карар чыгарды. Әлеге үзәк башта кайда күпме бала шушы фәнне укый дигән мәсьәләдән эшен башлады. Әлегә берничә регионда булып, андагы дәүләт мәгариф оешмалары белән элемтәләр урнаштырылды. Ярдәм ниятеннән мөфтиятләргә дә мөрәҗәгать иттек. Әллә белмәүдән, әллә кирәк тапмаганнан мөфтиятләребез бу эштән бераз читләшеп тора. Ресурс-методик үзәк дәүләт мәктәпләрендә ислам мәдәниятен өйрәтүдә ярдәмче булып, төбәкләрдә бу фәннән укытучылар әзерләргә ярдәм итү, төбәк олимпиадалары уздыруда ярдәм итү, укытучы кадрларны туплау кебек ният белән генә эшли. Ягъни, төрле төбәкләрдә тупланган тәҗрибәне берләштерү, аны таныту максат булып тора.

Бу эшләр төбәктәге мөфтиятләр, мәхәлләләр ярдәм итмәсә – килеп чыкмас

Без мөфтиятләрнең дә, башка дәүләт оешмаларының да эшенә кысылмыйбыз, ә бәлки аларга ярдәмче булып торабыз. Ә бу үзәккә ихтыяҗ барлыгын төбәктәге мәгариф оешмалары да әйтеп тора. Хәзер кайбер төбәкләрдәге мәгариф инстиутлары белән ислам мәгарифе шурасы арасында килешүләр төзелде. Әлеге килешүләрдә ислам мәдәнияте нигезләрен укытырлык укытучыларны әзерләү, олимпиадалар уздыру кебек әйберләр каралган. Бу эшләр төбәктәге мөфтиятләр, мәхәлләләр ярдәм итмәсә – килеп чыкмас. Без, татарлар, шулай итеп, дәүләт үзе тудырган мөмкинлектән файдланмыйча, аны ычкындыруыбыз да бик ихтимал. Бу олимпиадаларны, белем күтәрү курсларын төбәкләрдәге мөфтиятләр белән мәгариф министрлыклары оештырса бик хуп булыр иде. Методик үзәк үз ягыннан ярдәм итәргә әзер. Хәзерге көндә ФГОСка нигезләнеп укытучыларның бу модульдән белемен күтәрү курслары уздырыр өчен програмын һәм технологиясен дә эшләдек. "Технология преподавания модуля "Основы исламской культуры" в соответствии с требованиями ФГОС" дип атала ул. Курсларда укытырлык кадрлар белән дә ярдәм итеп булыр иде. Күп кенә төбәкләрдә башка диннәр буенча мондый курслар гел оештырылып киленә. Безгә дә вакыттыр инде.

– Ягъни, шушы методик үзәк бу мәсьәләләр белән тулаем шөгыльләнәчәк?

– Төбәкләрдә аңлау булса, болар хәл ителә торган нәрсәләр. Дәүләт моңа юл куя, аяк чалмый. Әмма, әлегә диннәр мәдәниятен өйрәнү 4-5нче сыйныфларда гына каралаган. Хәзер Русия халыкларының рухи-әхлакый мәдәнияте нигезләре дигән тагын бер фән кертү хакында сүз бара. Кайбер төбәкләрдә бу инде сынау рәвешендә эшли дә. Әлеге фән фәнара, ягъни, бер өлеше тарих, бер өлеше география, бер өлеше әдәбият кебек дәресләрдә өйрәнеләчәк. Ул тугызынчы сыйныфка кадәр укытылыр дип көтелә. Аттестатта билгесе дә булачак. Православлар бу фәннән дә дәреслекләр, програмнар эшләп киләләр. Мөселманнардан әлегә селкенүче юк. Без әле бишенче классларга бирелгән мөмкинлекне дә тулысынча файдалана алмыйбыз. Ике-өч кенә түгел, дистәләгән адым артта калып барабыз.

Мөселманнар православлардан ике-өч кенә түгел, дистәләгән адым артта калыша

Шуңа күрә, Рафыйк Мөхәммәтшин карары белән оештырылган методик үзәкнең эшчәнлеге бу мәсәләгә дә кагылыр. Проблемалар бик күп. Аларны кызмыйча, хисләргә бирелмичә, салкын акыл белән, кануннарга таянып хәл итәргә кирәк. Дәүләт мәктәпләрендә ислам мәдәниятен өйрәтү проблемнары да шулай хәл ителер. Алда әйтелгән проблемнардан тыш тагын яңа уку китабын эшләү, яки әле булганын камилләштерү, аның татарчасын булдыру, төбәкләрдә укытучылар әзерләү, бу фәннән олимпиадалар уздыру, бөтенрусия олимпиадаларын оештыру, семинарлар, конкурслар ясау, методик әсбаплар булдыру, алга киткән укытучыларның тәҗрибәләрен уртаклашу өчен интернеттамы, башкачамы бер мәйдан булдыру кебек күп мәсәләләр тора. Мондый әйберләр праваслав кардәшләрдә күптән бар инде.

– Сез тәбәкләрдә күпме бала ислам мәдәнияте нигезләрен укуын күзәтеп барасыз, башка юнәлешләрдә дә эшлисез, ә имамнар форумында ни тәкъдим иттегез?

– Татар конгрессы бар, мөфтиятләр бар, башка оешмалар бар. Татарстаннан читтә яшәгән татарлар өчен бик актуаль булган бу фәнне укыту проблемнары хакында, Русия мәгариф министрлыгы, укытучылар, белгечләр белән аерым бер түгәрәк өстәлме, конференцияме оештырып сөйләшергә кирәк. Аерым бер китапчык сыман белешмәлеген чыгару мөһим. Аны төбәкләргә дә тарату, укытучыларга, ата-аналарга, мәхәлләләргә җиткерү кирәк. Без көз айларына шушындый бер тар даирәдәге җыелыш хакында уйлап торабыз. Шушыны бергәләп оештыру тәкъдиме белән чыктык.

Белешмә

2012 елның беренче сентябреннән Русиянең барлык төбәкләренә 4-5нче сыйныфлар өчен "Дөнья диннәре мәдәнияте һәм әхлак нигезләре" фәне кертелде. Шушы фән кысаларында укучылар тәкъдим ителгән алты юнәлештән – "Православ мәдәнияте нигезләре" (православ), "Ислам мәдәнияте нигезләре" (ислам), "Буддизм мәдәнияте нигезләре" (буддизм), "Иудаизм мәдәнияте нигезләре" (иудаизм), "Дөнья диннәре мәдәнияте нигезләре" (дөнья диннәре), "Дөньяви әхлак нигезләре" (әхлак) модульләрен сайлый ала. Татарстанда укучыларга дөнья диннәре яки әхлак нигезләрен сайлау мөмкинлеге бирелде. Бу балалар төрле диннәрне белсен өчен эшләнелде дип аңлатылган иде, әмма кайбер тарафлар Татарстанда "Православ мәдәнияте нигезләре"н кертү өчен көрәш алып бара. Татарстанга яңа митрополит итеп Феофан билгеләнгәч бу хәрәкәт тагын да көчәйде.

XS
SM
MD
LG