Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия мәгариф министрлыгы КФУ уздырган милли телләрдән олимпиаданы яба


Казанда милли телләрдән олимпиада
Казанда милли телләрдән олимпиада

Киләсе уку елында Русия мәгариф министрлыгы Казан федераль университеты белән берлектә уздырып килгән республикалар дәүләт телләре олимпиадасы оештырылмаячак.

Олимпиада министрлык яңа төзелгән исемлеккә кертелмәгән дип яза "Интерфакс".

Мәгариф министрлыгы фәрманыннан аңлашылганча, олимпиадалар санын 25 процентка киметү тәкъдим ителә. Аларда җиңүчеләргә профильле БДИга 100 балл өстәү яки югары уку йортына имтихансыз керү мөмкинлеге бирлә.

"Тәкъдим ителгән исемлектән төшеп калган олимпиадалар арасында мәгариф министрлыгы һәм КФУ уздырган Русия республикалары дәүләт телләре олимпиадасы да бар", диелә агентлык хәбәрендә.

Бу олимпиада ике тапкыр уздырылып калды. Соңгысы быел КФУның Лев Толстой исемендәге филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институтында март ахырында үткәрелгән иде. Анда Русиянең сигез төбәгеннән укучылар катнашты, барысы да милли киемнәрдән чыгыш ясады.

КФУ сайтындагы мәгълүматка караганда, ул олимпиаданың максаты - Русия дәүләт телләрен, урыс телен саклау һәм үстерү, төрле мәдәнияте, гореф-гадәте һәм дине булган халыкларның берләшүе булган.

25 июль көнне Русия думасы туган телләрне ихтыяри укыту турында канунны өченче (соңгы) укылышта кабул итте. Документны Федерация шурасы да раслады. Канунны Русия президенты имзаларга тиеш. Канун рәсми медиа чарасында бастырганнан соң гамәлгә керә.

Канунга ярашлы, республикаларның дәүләт телләрен укыту мәҗбүри булмаячак. Туган тел фәне мәҗбүри булган уку планнары булачак, ләкин туган тел буларак урыс телен дә сайлап булачак.

XS
SM
MD
LG