Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гыйлметдинов: "Бала теләмәсә, татар телен өйрәнмәячәк"


Татарстаннан Русия думасына сайланган депутат Илдар Гыйлметдинов туган телләр кергән һәм кермәгән уку програмнары булачак дип әйтте. Республикаларның дәүләт телләре кергән уку програмы да булачак. Уку планын мәктәп сайлаячак.

Думаның Милләтләр эшләре комитеты рәисе Илдар Гыйлметдинов ФИФА матбугат үзәгендә журналистлар белән очрашуда балаларга татар телен "мәҗбүри өйрәтү" үз нәтиҗәсен бирмәде, шуңа күрә телне "көчләп укыту кирәкми", ди. "Кем ничек тавыш биргән - анысы миңа мөһим түгел, миңа нәтиҗәсе мөһим", ди депутат.

"Туган телләр уку програмының мәҗбүри өлешендә калачак дигән килешү бар, икенче укылышка мондый канун өлгесе инде әзерләнгән. Әлеге канун өлгесенә ярашлы Русия мәгариф министрлыгы төрле мәктәпләргә туры килгән уку програмнары вариантларын әзерләячәк: туган телләрне өйрәнгән, өйрәнмәгән мәктәпләр һәм милли мәктәпләр өчен програм булачак. Моннан тыш, республикаларның дәүләт телләре кергән уку програмы да булачак", диде Илдар Гыйлметдинов.

Республикаларның дәүләт телләрен уку да ихтыяри булачак. "Без көчләп укытып карадык инде. Бала теләмәсә, татар телен өйрәнмәячәк. Беркемгә дә көчләп укытырга кирәкми, бу дөрес түгел", ди депутат. Татарстанда укучыларның һәм ата-аналарның 67 проценты туган тел дәресе кысаларында татар телен сайлаган, бернинди проблем юк ди Гыйлметдинов. Ул күбрәк дәресләрнең эчтәлегенә игътибар бирергә, методикаларны кызыклырак итәргә кирәк дип саный.

Депутат баланың кайсы төбәктә яшәвенә карамастан, аның туган телне өйрәнү мөмкинлеге булачак дип тә ышандырды. Депутатларның моны канун рәвешендә "Ана теле" мисалында онлайн платформалар булдыру юлы белән хәл итәргә җыенуы турында әйтте.

Фәннәрне туган телендә укыган укучыларның имтиханны туган телендә тапшыру мөмкинлеге дә булырга тиеш ди Гыйлметдинов. Бу юнәлештә әле эш алып барырга кирәк ди ул.

Туган телләрне белгән кешеләргә югару уку йортына укырга кергәндә өстәмә баллар бирү мөмкинлеген дә карарга кирәк дип белдерде депутат.

Элегрәк Русия мәгариф министрлыгы тәкъдим иткән уку програмы билгеле булды. Анда туган тел һәм әдәбиятка берешәр сәгать аерылган.

XS
SM
MD
LG