Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Туган телне бер сәгать кенә укытуны бер республика да кабул итмәс"


Кырымтатар мәктәбе, архив фотосы

Русия мәгариф министрлыгы тәкъдим иткән уку програмы билгеле булды. Анда туган тел һәм әдәбиятка берешәр сәгать аерылган. Азатлык Татарстан рәсмиләреннән һәм төрле милләт активистларыннан бу програмга мөнәсәбәтләрен белеште.

26 июнь көнне Русия мәгариф министрлыгының эшче төркеме туган телләрне укытуга караган тәкъдимнәре билгеле булды. Алар төбәкләргә төшергән уку програмы тәкъдиме Азатлыкка килеп иреште.

Кыскача әйткәндә, програм эчтәлеге шундый: туган телләр дәресләре 1-9нчы сыйныфта мәҗбүри кала, ләкин атнасына 1 сәгать туган тел, 1 сәгать туган әдәбият кына укытылачак. Шул ук вакытта, урыс теле белән әдәбиятка төрле сыйныфларда уртача 6-7 сәгать каралган. Хәтта чит телләргә дә күбрәк сәгать бирелә.

Азатлыкка билгеле булганча, әлеге уку програмы төбәкләргә тәкъдимнәр һәм үзгәрешләр кертү өчен юлланган, алар 2 июльгә кадәр кабул ителә диелә. Програм белән килгән аңлатма язуын Русия мәгариф министрлыгының Мәгариф бүлегенең Дәүләт сәясәте департаменты киңәшчесе Светлана Третьякова имзалаган.

Азатлык аңа бу уку програмы тәкъдиме турында сорап шалтыратты, ләкин ул бу документның ничек таралуына гаҗәпләнү белдерде. "Яңа уку програмның бернинди тексты да юк, алар белән эш алып барыла. Хәзерге вакытта бернинди әзер карар юк.

Мин бу юнәлештә сезгә бернинди мәгълүмат бирә алмыйм, туган телләр белән дә мин шөгыльләнмим. Бу эш кәгазенең җәмәгатьчелеккә ничек ачык булуын белмим, шуңа моны шәрехләмим", дип әйтү белән чикләнде. Бу укыту програмы кемнәр тарафыннан булдырылуы, эшче төркемгә кемнәр керүе дә билгесез. Мәсәлән, Татарстан, Башкортстан, Якутия кебек республикалардан вәкилләр катнашканмы, юкмы – билгесез.

Светлана Третьякова бу документ, яңа програм өлгесе турында аңлатмалар бирүдән баш тартса да, иҗтимагый активистларда әлеге хәбәр зур борчу тудырган. Азатлык тәкъдим ителгән уку програмы турында төрле милли хәрәкәт вәкилләренең фикерләрен белеште.

"Туган телгә бер генә дәрес аеру – тыюга тиң"

Саха дәүләт җыены депутаты Иван Шамаев авылда сайлау белән шөгыльләнсә дә, документ турында хәбәрдар. "Үзем күрмәсәм дә, програмның якынча эчтәлеген миңа әйттеләр. Мондый програм эчтәлеге көтелгән дип әйтер идем. Кайберәүләр бу әле ахыргы програм түгел, үзгәрешләр була ала дип әйтә", ди ул.

Иван Шамаев
Иван Шамаев

Уку програмында туган тел һәм әдәбиятка берешәр генә дәрес аерылуын Шамаев "тыюга тиң", республикаларның дәүләт телләрен нольгә кую дип бәяләде. "Сүзем юк, бу бөтенләй башкача булырга тиеш. Моны бер республика да кабул итмәс, кимендә, Татарстан, Якутия, Башкортстан, Чуашстан, Алтай, Бурятия, бәлки, кайбер Кавказ республикалары да каршы чыгачак дип уйлыйм", ди депутат.

Иван Шамаев бу процессның җәйге вакытта баруын аеруча ачу китергеч диде. "Имтиханнар тәмамланды, укытучылар да ял итә, ата-аналар да җәйге мәшәкатьләр белән йөри, шуңа уку програмына реакция дә зур булмас дип өметләнәләрдер дип уйлыйм, ди ул. Шул ук вакытта Шамаев Русия халыклары демократик конгрессы кысаларында көрәш дәвам итәчәк, республикалар туган телләр өчен актив көрәшәчәк диде. Депутат республикаларның дәүләт телләрен дә мәҗбүри укыту мәсьәләсендә актив хәрәкәт итәргә кирәк, дип саный.

БУ ТЕМАГА: Татар активистлары телне якламаган депутатларны думадан кайтарырга чакыра​

"Бу програм –​ хыянәт"

Дөнья татар яшьләре форумы рәисе урынбасары, "Туган телләргә каршы канунга урын юк" инициатив төркеме активисты Айрат Фәйзрахманов та әлеге уку програмын тискәре кабул итә. "Бу програм – федераль министрлыкның туган телләрне саклыйбыз, үстерәбез дип әйтүенә хыянәт. Бер сәгать берничек тә туган тел, әдәбиятны өйрәнүгә җитәрлек була алмый", ди ул.

Айрат Фәйзрахманов
Айрат Фәйзрахманов

Фәйзрахманов сүзләренчә, тәкъдим ителгән аңлатма язуында бердәнбер позитив күренеш – туган телләрне онлайн укыту турында сүзләр. Ягъни, берәр мәктәптә туган тел укытучысы булмаса, аңа онлайн укыту мөмкинлеген булдырырга мөмкин. Әлеге тәкъдим инициатив төркем исемлегендә дә булган. Активист програмда башка канәгатьләндерә алган урыннарны күрми.

"Туган телләрне элеккечә "бары мәктәпнең мөмкинлекләреннән чыгып" укыту турында диелгән. Димәк, мәктәпләр җиңел генә мөмкинлек булмауга сылтарга мөмкин", ди ул. Айрат Фәйзрахманов алга таба бу укыту програмына каршы чыгачаклары, иҗтимагый оешма һәм активистларга аны кабул иттермәс өчен күпләп хат язарга кирәк дип саный.

Башкорт ата-аналары мәгариф министрына барырга җыена

Тимур Мохтаров
Тимур Мохтаров

Галим, башкорт милли хәрәкәте активисты Тимур Мохтаров сүзләренчә, башкорт җәмәгатьчелеге дә бу канун өлгесен ошатмый. "Башкорт ата-аналары төркеме Башкортстан мәгариф министры Гөлназ Шәфыйкова янына барырга җыена, шул програм турында мәгълүмат сораячак", ди ул.

Мохтаров туган телнең бер сәгать кенә укытылуы берничек тә җитмәс дип әйтә. Башкорт җәмәгатьчелеге дә алга таба бу документ проектына каршы чыгачак, үз фикерләрен җиткерәчәк, диде ул.

Тимур Мохтаров үзе дә Русия мәгариф министрлыгы рәсмие Светлана Третьяковага шалтыратты, аннан бу проект турында сорашты. Третьякова исә програмның рәсми булмавын гына әйтте. Аны рәсми рәвештә ничек күреп, фикер белдереп була соң дигән сорауга ул җавап бирмәде.

* * *

Азатлык Татарстан Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Илсур Һадиуллинга шалтыртты, әмма ул әлегә бернинди дә комментар бирә алмыйм диде. Яңа укыту програмы Татарстанга да җибәрелгәнме, министрлык бу хакта хәбәрдармы икәнен белеп булмады.

Шулай да Азатлык министрлыкка бу уңайдан берничә сорау юллады.

  • Якынча язылган програмда татар теленә, татар әдәбиятына ике сәгать калдырыла. Татарстан туган телгә 2 сәгать аеру белән канәгатьме, министрлык позициясе нинди булачак?
  • Татарстан министрлыгы федераль үзәк министрлыгына нинди тәкъдимнәр юлларга җыена? Татар телен дәүләт теле буларак укыту турында сүз барамы?
  • Ата-ана баласына татар телен тирәнтен өйрәтергә теләсә, нишли ала? Телне, меңеллык әдәбиятны үзләштерер өчен берешәр сәгать кенә укыту җитәрлек дип саныйсызмы?

Туган тел дәресен 1 сәгатькә генә калдыру тәкъдимен социаль челтәрләрдә дә артык хисчән кабул ителә. Интернетта кулланучылар телләр укытуда тигезсезлек турында яза һәм бер сәгать эчендә туган телне өйрәнеп буламы дип аптырый.

19 июнь көнне Русия думасы милли телләрне ихтыярига калдыру канун өлгесе беренче укылышта кабул итте, җитди үзгәрешләр икенче укылышка кертеләчәк, дип вәгъдә бирелде.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG