Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Кызганычка, башка чарабыз юк"


Татар теле дәресе, архив фотосы

19 июнь Русия думасы "Мәгариф турындагы" канунга үзгәрешләр кертү мәсьәләсен карады. Милли телләрне ихтыярига калдыруны күздә тоткан канун өлгесе беренче укылышта кабул ителде. Татарстаннан сайланган 16 депутатның 11е аны хуплап тавыш бирде. Икенче укылышка депутатлар өлгене тулыландырырга вәгъдә итә.

Канун өлгесе авторларының берсе Алена Аршинова үзенең чыгышында төбәкләрдә бик күп зарланулар булды, кайбер төбәкләрдә Русия дәүләт теленә зыян салына иде, чөнки аларда милли республика телләре урыс теленнән күбрәк укытылды, дип сөйләде. Ул үзенең дә ата-аналары гаризасы белән молдован телен өйргәнен һәм әле чуаш телен өйрәнүе турында белдерде.

Русия думасы милли телләрдә укыту мәсьәләсен тикшерде
please wait

No media source currently available

0:00 0:07:45 0:00

​Соңрак сорауларга җавап биреп, ул кайбер республикаларда туган телләрне укыту мәсьәләсендә хилафлыклар булуы турында да әйтте. Аның чыгышында милли телнең урыс теленә караганда, күбрәк укытылуы, ата-аналар фикере исәпкә алынмавы, лицензияләнмәгән дәреслекләр белән укыту кебек бозулар саналды. Татарстан белән Башкортстан бөтен пунктларда да аталды.

Думаның мәгариф һәм фән комитеты рәисе Вячеслав Никонов Русиядә милли телләргә бәйле вазгыять турында сөйләде. Күп телләрнең язмышы кыл өстендә, дәреслекләр генә түгел, гомумән, телләр фән буларак бөтенләй өйрәнелмәгән, бернинди стандартлар юк диде. Әлеге канун телләргә ярдәм итәчәк дип ышандырды.

Вячеслав Никонов
Вячеслав Никонов

Ул шулай ук туган телләрне уку програмының мәҗбүри өлешендә калдыру, алар рәтенә урыс телен дә кертүне тәкъдим итте. Республикалар дәүләт телләре бары тик ата-аналар гаризасы белән генә өйрәнеләчәк, диде депутат.

Ул шулай ук туган телләрне өйрәтү концепциясен булдыру, яңа дәреслекләр төзүгә ярдәм итү өчен махсус фонд төзү турында да моңа кадәр әйткән сүзләрен кабатлады.

Шушы ике төп чыгыштан соң депутатлар Аршинина белән Никоновка сораулар бирде, фикерләр әйтелде.

Федот Тумусов
Федот Тумусов

Якутиядән сайланган депутат Федот Тумусов гаризалар республикаларның дәүләт телләрен өйрәнү өчен түгел, "мин өйрәнергә теләмим" дип язылырга тиеш, диде. "Республикаларның дәүләт телләрен укытуны республикаларның кануны хәл итәргә тиеш. Федераль дәүләт стандартларында аның бары тик уку сәгате буенча планкасы гына булырга тиеш", дигән фикердә Тимусов.

Депутат Олег Шеин "Икенче укылышка республика дәүләт телләре мәҗбүри укытылырга тиеш дигән сүзләрне кертергә кирәк", дип тәкъдим итте. Ул хәрбиләрнең сан белән халыклар саныннан күпкә кимрәк булуын әйтте.

Илдар Гыйлметдинов
Илдар Гыйлметдинов

Татарстаннан сайланган депутат Илдар Гыйлметдинов "хисләрсез генә сөйлим, бөтен хисләр комитет утырышларында калды", диде. Аның фикеренчә, һәркем үз теле өчен борчыла, бүген барысы да бер-берсен аңларга тиеш.

"Путин, сайлау хокукы булырга тиеш, диде, ләкин ул телләрне мәгариф системыннан алып ташларга димәде. Моны кануннар белән ныгытырга кирәк иде, шуңа күрә канун өлгесе кертелде. Әллә ни сөенеч юк, Путинның йөкләмәсен үтәү өчен нишләргә кирәк дигән аңлау бар. Әлеге канун өлгесен кабул итми башка юлыбыз юк. Югыйсә, без язгы сессиядә ахыргы карарга килә алмаячакбыз", диде Гыйлметдинов. Ул бу карарны хупларга өндәде.

Чыгышлардан соң мәсьәлә тавышка куелды. 373 депутат уңай тавыш бирде. Ни бары өч депутат каршы булды – Ризван Корбанов (Акъяр, Калининград, Кырым, Дагыстан), Валентин Шурчанов (Мордовия, Чуашстан, Мари Иле) һәм Рифат Шәйхетдинов (Башкортстан).

Тавыш бирү нәтиҗәләре
Тавыш бирү нәтиҗәләре

Татарстаннан сайланган 16 депутатның 11е туган телләрне ихтыярига калдыру канун өлгесен хуплап тавыш бирде: Ирек Богуславский, Морат Гаделшин, Илдар Гыйлметдинов, Әлфия Когогина, Фатих Сибагатуллин, Александр Сидякин, Айрат Фәррахов, Ринат Хайров, Айрат Хәйруллин, Равил Хөснуллин, Валентин Чайка.

Бер депутат тотылып калды – Иршат Минкин. Калган дүрт депутат тавыш бирүдә катнашмады – Марат Бариев, Ирек Зиннуров, Ольга Павлова һәм Юрий Синельщиков. Сүз уңаеннан, Синельщиков КПРФтан сайланган депутат, калганнары – "Бердәм Русия" фиркасеннән.

Ни хикмәт, Татарстан Дәүләт шурасы моңа кадәр бу канун өлгесе Русия Конституциясен боза дип аңа тискәре бәяләмә бирде, Русия думасы депутатларын, шул исәптән республикадан сайланганнарын да аны хупламаска өндәде. Әмма Татарстан мәнфәгатьләрен якларга дип Мәскәүдә утыручылар моны исәпкә алмады.

Дума утырышыннан соң Азатлык Илдар Гыйлметдинов белән элемтәгә керде. "Минем бу канунга каршы тавыш бирүемнән кемгә файда? Каршы бирсәм, нәрсә үзгәрә? Безнең дәгъвалар исәпкә алына бит", дип кызып сөйләште. Икенче укылышка кадәр барысы да исәпкә алыначак, диде ул.

Илдар Гыйлметдинов
Илдар Гыйлметдинов

"Кызганычка, башка мөмкинлегебез, чарабыз юк. Беренче укылышта кабул ителгән карарда туган телне өйрәнү мәҗбүри өлешләрендә кала, әмма урыслар урыс телен сайлый, татары - татарчасын сайлый.Тагын ни аңлашылмый сезгә? Татар баласы татар телен сайлыймы – анысы ата-анадан тора. Менә сезнең балагыз бармы? Татар баласы татар телен сайламаган дәрәҗәгә җиткергәнбез икән, гафу итегез, монда кем гаепле? Ник шулай нәтиҗәсез укытабыз, ник дәреслекләр начар, ник балалар укымый торган китаплар чыгарабыз? Нәрсәгә ул татар баласына 12 урыс теле дәресе? Урыс баласына да кирәкми. Минем балага ул кирәкми, димәк, балам татар телен сайлаячак”, диде ул. Депутат ата-аналарның урыс телен БДИны туган телдә бирергә мөмкинлек булмаганга сайлавы турында ишетергә дә теләмәде.

Дума утырышында республикалардагы дәүләт телләрен кыюсыз гына искә алу булды, әмма аны мәктәпләрдә укыту мәсьәләсен ишетмәмешкә, күрмәмешкә салыштылар. Димәк, Русия Конституциясе тарафыннан гарантияләнгән һәр республика дәүләт телләрен укыту, мәгариф системын булдыру, шартлар тудыру хокукын канун исәпкә алмый булып чыга. Гыйлметдинов, "Мондый сорауның күтәрелүе урынсыз. Бу низаг чыгарачак", диде.

"Татар телен дәүләт теле буларак ничек укытырга телисез соң? Урыс балаларына мәҗбүри укытыргамы? Татарстанда барысына да мәҗбүри укытып карадык бит инде. Шуның аркасында низаг китереп чыгардык бит. Тагын 5-6 сәгать укытасыгыз киләме? Рәхим итегез, андый очракта гомумән туган телләрсез калдырачаксыз", диде ул. Ул эшләр мөмкин кадәр башкарылды дип саный.

Татарстаннан сайланган депутат Александр Сидякин да тынычландыру терапиясен уздырды. Аның фикеренчә дә, яңа канун өлгесендә барысы да исәпкә алынган, ул да рус булмаган халыкларның мәнфәгатьләрен яклый.

Александр Сидякин
Александр Сидякин

"Икенче укылышта үзгәрешләр булачак. Татарстанны канун өлгесендә В пункты канәгатьләндерми иде, без ана теле мәҗбүри өлештә калмас дип курыктык. Карарда бу хәл ителәчәк дип төгәл язылган. Димәк, мәҗбүри укыту планында ана теле шул ук күләмдә калачак. Әгәр ул шулай калса, безнең халык өчен берни үзгәрмәячәк. Бүген кабул ителгән документ төгәл укыту стандартлары үсешенә, методика, мәктәп програмнары, дәреслекләрне эшләүгә китерәчәк. Без кабул иткән редакция калса, аның минуска караганда плюслары күбрәк”, диде ул Азатлыкка.

Азатлык башка депутатларга да шалтыратты, әмма аларның тел мәсьәләсе турында сөйләшергә мөмкинлеге булмады.

Депутатлар зур шау-шу куптарган Мәгариф турындагы канунга үзгәрешләр белән риза булсалар, татар җәмәгатьчелеге канәгать түгел. Исегезгә төшерәбез: сессия алдыннан татар җәмәгатьчелеге телне яклап Татарстаннан сайланган депутатларга видеомөрәҗәгатьләр юллады.

Җәмәгать эшлеклесе, "Туган телләргә каршы канунга – юк" инициатив төркем активисты Айрат Фәйзрахмановны хәзерге канун редакциясе канәгатьләндерми.

Айрат Фәйзрахманов
Айрат Фәйзрахманов

"Канун өлгесендә республикаларның дәүләт телләре статуслары күрсәтелмәгән. Безгә беренче чиратта республикаларның дәүләт телләренең уку програмының мәҗбүри өлешендә булуы өчен көрәшергә кирәк, бу тәкъдим милли республикалардан килергә тиеш", ди ул. Шул ук вакытта урыс теле дәүләт телләре исемлегендә булырга тиеш түгел, чөнки ул болай да тиешле һәм җитәрлек дәрәҗәдә укытыла.

"Урыс теле алты сәгать укытылып, тагын туган һәм дәүләт теле буларак икешәр сәгать өстәлсә, бу артык була, моның хакта урыслар үзләре дә әйтә. Бездән филологлар әзерлиләрме әллә? дигән сүзләр бар", ди ул.

Фәйзрахманов фикеренчә, депутатлар диалогка ачык. Ул шулай ук федераль дәрәҗәдә "милли мәктәпләр үсеше концепциясе" булырга тиеш дип саный. "Әгәр дә федераль үзәк милли телләрне укытуда һәр нечкәлекне үз өстенә алырга тели икән, сәгатьләргә һәм темаларга кадәр барысын да хәл итә икән, димәк, милли мәктәпләр үсеше өчен җаваплылыкны да үз өстенә алсын", ди ул.

Фәйзрахманов Халыкларның демократик конгрессы кысаларында эшчәнлекне дәвам итәргә дигән фикердә, аңа Русиянең барлык халыклары вәкилләрен җәлеп итү эше алып барылачак, диде.

Айсылу Галиева
Айсылу Галиева

"Татар ата-аналары берләшмәсе" активисты Айсылу Галиева канун проектын кабул итүне тискәре кабул итә. "Мин бер сорауга җавап ишетмәдем: республикаларның дәүләт телләрен укыту буламы-юкмы? Никонов бу сорауга җавап бирүдән качты. Урыс телен дә туган телләр рәтенә кую - урыс булмаган телләрне әкренләп мәгариф системыннан кысрыклап чыгаруга китерәчәк. Һәм моңа бернинди дәреслекләр ясау, фондлар төзү, матур сүзләр дә ярдәм итмәячәк, бу ассимиляцияне көчәйтүгә багышланган канун булачак.

Шунысы гарьләндерә: Татарстаннан ничә депутат сайланып, шуларны берсе дә каршы тавыш бирмәде. Бигрәк тә татарларның федераль мохтарияте рәисе Илдар Гыйлметдиновның алга чыгып, бу канун өчен тавыш бирегез диюе шулкадәр гарьләндерде", диде ул Азатлыкка. "Татар ата-аналары берләшмәсе" активисты алга таба туган телләр өчен көрәшүдә мәхкәмәләр юлының гына калуын әйтте.

Яңа канун проектын яклаучылар сессия вакытында берничә тапкыр урыс булмаган телләрне үстерергә кирәк дигән купшы сүзләр яңгыратты. Бу эшне рус булмаган телләрнең үсешен тәэмин итә торган фонд башкара ала дигән фикерләр әйтелде.

Татар җәмәгатьчелеге федераль дәрәҗәдә милли мәсьәләләр буенча күп оешмаларның булуын әйтә, ләкин алардан Татарстанга файдасы гына күренми. Грантлар нигездә җыр-биюләргә, фестивальләргә генә аерыла. Бу бюджет акчаларын бүлү булып кына калырга мөмкин.

10 апрель көнне Русия думасының алты депутаты парламентка республикаларның милли телләрен ихтыяри укыту турында канун өлгесен кертте. Анда республикаларның милли телләрен бары тик укучылар һәм аларның ата-аналары теләге белән генә укыту тәкъдим ителә, милли телләрне укытуны ихтыяри итү карала.

Әлеге канун проектына каршы "Туган телләргә каршы канунга юл юк!" дигән инициатив төркем оешты. Аларның change.org петицияләр сайтындагы мөрәҗәгатенә инде 48 меңгә якын кеше кушылган.

Инициатив төркемнән тыш төрле халыкларның оешмалары канун өлгесенә каршы чыгып, аны кабул итмәскә чакыра.

Канун проектына шулай ук Татарстан Дәүләт шурасы да кискен каршы чыкты, Русия думасына, республикалар парламентларына мөрәҗәгать кабул итте. Әлеге мөрәҗәгатьне Русиянең берничә республика парламентлары да хуплаган.

Русиянең дүрт милли республикасы - Татарстан, Башкортстан, Кабарда-Балкар һәм Якутия активистлары милли телләрне ихтыярига калдыруга каршы 20 меңләп имза җыйган. Аларны Мәскәүдә Русия думасына һәм президент идарәсенә тапшыру дәвам итә.

Моңарчы бер төркем Татарстан һәм Башкортстан активистлары Русия президенты Владимир Путинның туры элемтәсенә дә мөрәҗәгатьләр яздырды. Әмма туры элемтә барышында әлеге мәсьәлә күтәрелмәде.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG