Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия думасына милли телләрне ихтыяри укыту турында канун өлгесе кертелде


Русия думасы, архив фотосы
Русия думасы, архив фотосы

Русия думасының алты депутаты парламентка республикаларның милли телләрен ихтыяри укыту турында канун өлгесе кертелде. Элегрәк думаның милләтләр эшләре комитеты рәисе Илдар Гыйлметдинов республика дәүләт телләре мәҗбүри укытылырга тиеш дип белдергән иде.

Русия думасы депутатлары Алена Аршинова, Олег Николаев, Шамсаил Саралиев, Олег Смолин, Елена Строкова һәм Борис Чернышев Русия республикаларының милли телләрен укыту бары тик укучыларның һәм аларның ата-аналары теләге белән генә булырга тиеш дигән канун өлгесен тәкъдим итте. Өлгедә милли телләрне укыту Русиянең дәүләт телен үзләштерүгә зыян салырга тиеш түгел диелә.

"Бу канун өлгесе белән Русия федерациясе республикаларының дәүләт телләрен укыту һәм өйрәнү ихтыяри нигездә Русия федерациясенең дәүләт телен өйрәнүгә зыян салмыйча башкарыла дигән аныклау тәкъдим ителә", диелә канун өлгесенә аңлатмасында.

Тәкъдим ителгән канун өлгесенә күрә, республиканың дәүләт телен һәм Русия халыкларының туган телләрен өйрәнергә теләгән очракта укучыларның һәм аларның ата-аналарының язма гаризасы кирәк булачак.

Канун өлгесе авторлары фикеренчә, әлеге үзгәрешләр гражданнарның тәрбия һәм белем алуның телен сайлауда иреклек һәм республикаларның дәүләт телләрен өйрәнү мөмкинлеге балансын сакларга ярдәм итәчәк.

2017 елның 29 ноябрендә Татарстан Дәүләт шурасы Татарстан мәктәпләрендә татар телен укытуны ихтыярига калдырды. "Русия мәгариф министрлыгы, Татарстан җитәкчелеге тәкъдимнәрен исәпкә алып, республикаларның дәүләт телләрен уку мөмкинлеге биргән уку планын әзерләде. Ихтыяри, ата-аналарның язма рөхсәте белән атнасына ике сәгатькә кадәр", дип белдергән иде утырышта Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков.

2018 елның 6 апрелендә "Татар ата-аналары" төркеме Татарстан җитәкчелегенә мөрәҗәгать итеп, татар телен ихтыярига калдыру белән татар милләте беркайчан да килешмәячәген әйтте һәм мәсьәләне хокукый аспектта хәл итәргә чакырды.

7 апрель көнне Русия думасының милләтләр эшләре буенча комитеты рәисе Илдар Гыйлметдинов мәктәпләрдә ике сәгать татар теле укыту програмының мәҗбүри өлешендә булырга тиеш дип белдерде.

XS
SM
MD
LG