Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гыйлметдинов: "Республика дәүләт телләре мәҗбүри укытылырга тиеш"


Илдар Гыйлметдинов
Илдар Гыйлметдинов

Русия думасында Татарстан вәкиле Илдар Гыйлметдинов мәктәпләрдә ике сәгать татар теле укыту програмының мәҗбүри өлешендә булырга тиеш дип белдерде.

Бу хакта Гыйлметдинов Татар-информ белән әңгәмәдә әйткән. Ул республикаларның дәүләт телләре мәктәптә мәҗбүри укытылырга тиеш дип саный.

"Кызганыч, Русия мәгариф министрлыгы республикаларның дәүләт телләре статусын ахырга кадәр ачыкламаган. Бу очракта Татарстанда татар теле рус теле белән бергә дәүләт теле булып тора. Укыту програмының эчтәлеген ачыклаган федераль мәгариф стандартлары статусы исә бүгенге көндә бөтенләй юк", ди Гыйлметдинов.

Депутат фикеренчә, татар теле, дәүләт теле буларак, укыту програмының мәҗбүри өлешендә булырга тиеш. "Туган тел буларак исә алар (республикаларның дәүләт телләре - ред.) вариатив өлештә булырга тиеш, ягъни аларны өстәмә рәвештә өйрәнеп була", диде Гыйлметдинов.

2017 елның 29 ноябрендә Татарстан Дәүләт шурасы Татарстан мәктәпләрендә татар телен укытуны ихтыярига калдырды. 2018 елның 6 апрелендә "Татар ата-аналары" төркеме Татарстан җитәкчелегенә мөрәҗәгать итеп, татар телен ихтыярига калдыру белән татар милләте беркайчан да килешмәячәген әйтте һәм мәсьәләне хокукый аспектта хәл итәргә чакырды.

Гыйлметдинов моңарчы Азатлык соравына да туган телләрне федераль дәүләт укыту стандартларына кертүне сорап тәкъдимнәр җибәргәнен белдергән иде.

XS
SM
MD
LG