Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар ата-аналары Татарстанда татар телен мәҗбүри укытуны кайтарырга таләп итә


"Татар ата-аналары" төркеме Татарстан җитәкчелегенә мөрәҗәгать белән чыкты. Татар телен ихтыярига калдыру белән татар милләте беркайчан да килешмәячәк ди алар һәм мәсьәләне хокукый аспектта хәл итәргә чакыра. Моннан тыш ата-аналар татар мәктәпләре ачу, милли университет булдыру кебек таләпләр дә куя.

Вконтакте төркемендә 11 меңнән артык кешене берләштергән "Татар ата-аналары" төркемендә Татарстан президентына, Дәүләт шурасы депутатларына һәм мәгариф министрына ачык хат урнаштырылды. Хатта авторлар татар мәгарифе киләчәгенә борчылу белдерә һәм аны үстерү максатыннан конкрет таләпләр куя.

Татарстан җитәкчелегеннән республикада татар телен дәүләт теле буларак мәҗбүри укыту өчен тиешле хокукый адымнар ясауны таләп итәбез

Авторлар сүзләренчә, 2017 елның 29 ноябрендә Татарстан Дәүләт шурасының татар телен укытуны ихтыяри калдыруы белән "татар милләте килешмәде һәм беркайчан да килешмәячәк", шул ук вакытта алар "әлеге проблемны хокукый аспектта хәл итү яклы". Шуңа бәйле рәвештә Татарстан җитәкчелегеннән республикада татар телен дәүләт теле буларак мәҗбүри укыту өчен тиешле хокукый адымнар ясауны, Русия мәгариф министрлыгы белән сөйләшүләр алып баруны таләп итәбез, ди ачык хат авторлары.

"Татар теленең мәҗбүри укытылмавына инде 4 ай. Шул вакыт эчендә милли мәгариф өлкәсендә тынлык урнашты. Татар теленең язмышы хәзер ничек хәл ителәчәк? Мәктәпләрдә аны җитәрлек дәрәҗәдә ничек укып була? ... Татарстан мәгариф министрлыгының тынычландырып әйткән сүзләре дә гамәл белән ныгытылмый", диелә хатта.

Татар ата-аналары шулай ук мәктәпләрдә татар телен укыткан яшь укытучыларның башка өлкәләргә китүенә борчылу белдерә. "Күпчелек мәктәпләрдә татар теле укытучылары булып урта һәм олы буын гына калды. Әлбәттә, бу татар телен укытуда яңа караш, креативлыкны бетерә. 10-20 елдан соң татар телен кем укытыр? Гомумән, яшьләрнең бүгенге көндә татар телен укуга нинди мотивацияләре була ала?", ди алар.

Татар мәгарифен үстерү максатыннан "Татар ата-аналары" төркеме алты таләп куя:

  • Татарстанның һәр районында сыйфатлы белем бирә торган, заманча җиһазландырылган татар мәктәбе һәм балалар бакчасын булдыру;
  • хәзер эшләп килгән татар мәктәпләрен татар телле белем бирүгә кайтару;
  • Милли университет булдыру, анда милли кадрлар әзерләү;
  • Бердәм дәүләт имтиханын татарча тапшыру мөмкинлеге өчен көрәшү;
  • татар телен укытуны камилләштерү;
  • татар телендә кызыклы контент, фильм-мультфильмнар төшерү, заманча кызыклы китап-әсбаплар, уенчыклар, компьютер һәм гаджетлар өчен уеннар-кушымталар булдыру эшен җайга салу.

"Дәүләт теле булган татар теле үсешенә дә дәүләт тарафыннан зур игътибар бирүне таләп итәбез", дип тәмамлана Татар ата-аналары хаты.

"Татар ата-аналары" берләшмәсе узган елның сентябрендә, татар теле тирәсендә вазгыять кискенләшкәч барлыкка килде. Төркем Татарстанда татар теле дәүләт теле буларак мәҗбүри укытылырга тиеш дип таләп итеп килде, төрле ачык хатлар, имза җыюлар оештырды. Кыска вакыт эчендә төркемгә меңнәрчә кеше кушылды, бүгенге көндә анда 11 меңнән артык кеше тора.

Төркем оештыручыларның берсе булган Чулпан Хәмидова Азатлыкка әңгәмәдә Татарстанда тел мәсьәләсендә шовинистик карашлар көчәя һәм бу махсус күпертелгән дип санаганын белдерде.

2017 елның 29 ноябрендә Татарстан Дәүләт шурасы Татарстан мәктәпләрендә татар телен укытуны ихтыярига калдырды.

XS
SM
MD
LG