Accessibility links

дүшәмбе, 23 октябрь 2017, Казан вакыты 21:44

Казанда яшәүче Чулпан Хәмидова Татарстанда тел мәсьәләсендә шовинистик карашлар көчәя һәм бу махсус күпертелгән дип саный. Телгә бәйле мәсьәлә татарларны уятып җибәрде ди ул.

Татарстанда рус телле ата-аналар оешканнан соң татар телле ата-аналар да үз фикерләрен әйтергә мәҗбүр булды. Алар социаль челтәрләрдә оеша, актив эш алып бара. Татарстан ата-аналары Русия президенты Владимир Путинга да ачык хат аркылы мөрәҗәгать итте, аны имзалаучылар исемлеге көн саен тулылана. Үзлектән оешкан рус телле һәм татар телле ата-аналар төркемнәре арасында күпер булдырырга тырышучы, уртак фикергә килешүне сораган Чулпан Хәмидова тел мәсьәләсендә шовинистик карашлар көчәя һәм бу махсус оештырыла дип саный. Татарстанда ата-аналар татар теленә каршы дигән фикер дөрес түгел, моны күпертәләр дип саный ул. Азатлык Чулпан ханым белән әңгәмә корды.

– Чулпан, ни өчен сез татар ата-аналары төркемендә актив утырасыз. Татар телен факультативка калдыруның нинди куркынычы бар дип саныйсыз?

– Мин – татар хатыны, ирем белән ике бала үстерәбез. Алар – киләчәктәге мәктәп укучылары. Мәктәптәге уку-укыту процессы белән яхшы танышмын, чөнки, беренчедән, һөнәрем белән филолог (инглиз, шәрык телләрен беләм), югары уку йорты дипломым мәктәптә укытырга хокук бирә. Икенчедән, татар мәктәбендә белем алдым. Бүген мин татар, инглиз, рус, шәрык телләреннән репетиторлык эшен алып барам. Мәктәпләрдәге телләрне өйрәнү проблемын әти-әниләр авызыннан да ишетәм, үзем дә якыннан таныш. Татар теленнән генә түгел, инглиз, рус теле укытылуыннан да моң-зар ишетелә. Шуңа да Татарстанда барлыкка килгән низагның бер татар теленә килеп терәлүе белән килешеп бетмим. Артык күпертеләр.

Минем юкка чыккан телнең вәкиле буласым килми

Татар теле тирәсендә бәхәстә катнашуым, фикерләремне белдерүем сәбәпләре бик гади. Филолог буларак, милли азчылыкның теленә ярдәм булмаса, аңа юкка чыгу янавын яхшы аңлыйм. Шуңа күрә дә татар теленең тулы канлы рәвештә укытылуын хуплыйм, яклыйм. Дөнья үсеш алганда милли азчылыкның телләре дә ассимиляциягә дучар була. National Geographic мәгълүматларына караганда, якынча ике атнага бер тел юкка чыга. Тел юк икән, аның милләте дә юк дигән сүз. Минем юкка чыккан телнең вәкиле буласым килми. Һәр милләт, аның кешеләре үзенең мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, дөньяга үзгә карашын мирас итеп калдырасы килә. Миндә ул теләк бар, ләкин тел булмаса бу эшне башкарып булмый.

Республикада татар дәүләт телен өйрәнү мәҗбүри булмаса, аның факультативка калуы гомумән телне укытмас өчен хокукый нигезне барлыкка китерәчәк. Бу Русиянең башка төбәкләрендә инде күзәтелә. Бер мисал – Екатеринбур татарлары хакимияткә ана телен өйрәнү мөмкинлеген тудыру турында мөрәҗәгать итте, әмма ул кире кагылган. Хөкүмәт җавабы – акча юк. Иманым камил, Татарстанда татар телен дә нәкъ шул көтәчәк.

Балалар бер-берсен милләткә бүлә башлаячак

Мин генә түгел, күпчелек ата-аналар "татар телен кем тели, шул укый" принцибы балаларда психологик киенрекелек тудырачак, дигән фикердә. Алар бер-берсен милләткә бүлә башлаячак. Сыйныфта "Мин – урыс, син – татар. Мин укымыйм, син укы" дигән бүленеш барлыкка килергә мөмкин. Бала өйгә кайта да аптырап: "Әти, әни, ник мин башкалардан күбрәк укыйм?" дип сораячак. Балалар ана теле кирәклеген аңламый, мәктәп укучылары андый категорияләр белән фикерләми.

Нәтиҗәдә татар балаларының бер өлеше татар телен нәфрәт итәчәк. Кайсы укучының дәресләрдән соң калып өстәмә дәресләрдә укыйсы килсен? Татар балаларның бер өлешендә үпкә барлыкка килергә мөмкин, кимсетелгән хис тә туа ала. Ник минем туган телемнең дәүләт дәрәҗәсе бар, ә кулланышы юк? Ни өчен татар теле рус теле белән бер дәрәҗәдә түгел соң дип уйлаячак, татар теле “икенче сорт”лы тел буларак кабул ителәчәк. Без шушыңа омтылырга тиешме? Минемчә, юк. Бу ялгыш адым дип уйлыйм.

– Интернетта бәхәс бик кызу бара. Ике яктан да гаеп ату бар, шовинистик сүзләр, әйтемнәр дә ычкындырыла. Татарстандагы бу проблем җәмгыятьне икегә бүлде дип саныйсызмы? Дошманлашу, нәфрәт итү зурга китә аламы?

Бу проблемны оста файдаланып зур этникара низагка кадәр җиткерергә мөмкиннәр

– Ата-аналарның күпчелеге балаларның киләчәге, белем дәрәҗәсе турында борчыла. Аларның тискәре фикерләре, хисләре юк диярлек. Дөрес, тел проблемы тирәсендәге бәхәс ике яктан да шовинистик фикерләр әйтелүгә нигез бирде. Бу – вазгыятьнең иң тискәре күренеше. Ике як та үзенең хокуклары кимсетелгән дигән фикердә. Хисләр таша, шуңа уйланып бетмәгән фикереләр ычкына, үпкәләүләр, бер-береңне кимсетү күп. Бу проблемны оста файдаланып зур этникара низагка кадәр җиткерергә мөмкиннәр. Бала үстергән бер генә ата-анага да бу кирәкми. Шуңа күрә дә без аралашуга, уртак фикергә килүгә өндибез. Күбрәк аралашыйк, фикерләшик. Хәзер методика сыйфаты мәсьәләсе дә хәл ителеп килә бит. Татарстан министрлыгы бу мәсьәләгә актив тотынды, башлангыч сыйныфлар өчен яңа буын дәреслекләре эшләнә. Мәктәпләрдә укыту сыйфаты инде яхшыра. Шуңа методикадан зарланучыларның әйткәннәре инде искереп килә дияргә була.

Минем рус дусларым, танышларым шактый, аларның берсеннән дә татар теленә карата дәгъва ишеткәнем булмады. Татар теле дәресләрен, татарларны нәфрәт итәм дигән сүзләрне ишеткәнем булмады. Барысы да татар телен укытуны яхшырту, камилләштерү турында сүз алдып бара. Димәк татар теле кирәкми дигән даирә күпчелекне тәшкил итми.

Татар теле рус теленнән күбрәк укытыла дип язалар. Шәхсән мин һәм танышларым моның белән очрашканым булмады. Әгәр дә андый очраклар бар икән, урында хәл итәргә кирәк. Конкрет мәктәп, аларның укыту планы тикшерелсен. Бу бит татар телен бөтенләй алып ташлагыз дигән шигар белән хәл ителә торган мәсьәлә түгел. Сүз уңаеннан, татар теле күп, рус теле аз дип әйткәндә мәктәпләрнең күпчелегендә барлык предметлар да русча булуы никтер исәпкә алынмый.

– Рус мәдәнияте оешмасы рәисе Михаил Щеглов һәм аның тарафдарлары ягыннан татар теленең кулланышы юк, шуның өчен аны уку кирәкми дигән фикерләр дә әйтелә.

– Телне өйрәнү мохите юк дип әйтү дөреслеккә туры ук килеп бетми. Татарстанда, шул ук Казанда татарча сөйләшүче халык бар, татар театрлары эшли, татар телендә эскурсияләр оештырыла, музейлар, басма, электрон һәм аудио вариантта татар әдәбияты барлыкка килә башлады, азмы-күпме фильмнар бар, яшьләр арасында яңа алымнар белән эшләүчеләр күп. Татар телен өйрәнүгә көч куйганнарны без яратабыз һәм хөрмәт итәбез. Татар бит ул үз телендә сөйләшүчене туганыдай якын итә.

Мәсьәләне кискенләштерергә тырышалар, әмма безнең республикада барыбер дустанә мохит сакланырга тиеш

Татар телен өйрәнү – ул халыклар арасында дуслык күперен урнаштыру. Татарлар өчен рус теле ана теле булмаса да, алар аны өйрәнә. Бер-береңнең телен, ә аның аркылы мәдәниятен һәм менталитетын өйрәнү – республикада дуслык урнаштыруның мөһим нигезе. Нельсон Манделаның: “Кеше белән ул аңлаган телдә сөйләшсәң, син аның башы белән сөйләшәсең. Әгәр син ул кеше белән аның ана телендә сөйләшсәң, син аның йөрәге белән сөйләшәсең”, дигән сүзләре бар. Бүгенге катлаулы заманда бер-берең белән уртак тел табу бик мөһим. Ничек кенә мәсьәләне кискенләштерергә тырышмасыннар, безнең республикада барыбер дустанә мохит сакланырга тиеш. Бусы инде – һәрберебезнең бурычы.

– Татар телле ата-аналар, шул исәптән сез дә теләгән фикер тормышка ашмаса, ягъни татар һәм рус телләренең бертигез укытылуы калмаса, иң начар фаразлар тормышка ашса, нишләргә кала?

– Мин алай еракка карамыйм, шулай да оптимист булырга тырышам. БДИга әзерләргә туры килгән балалалар белән аралашу тәҗрибәсеннән күренгәнчә, Татарстанда рус теле сәгатьләрен арттыру бернинди нәтиҗә бирмәячак. Бу очракта балаларның белемнәре түбән булуда татар теле гаепле түгел. Минемчә, белемне үзләштерүдә проблемнар аларның укуга хирыслыгы булмаудан килә. Сер түгел, ата-аналар беренче сыйныфтан ук балалар өчен өй эшен эшли, аларда кызыксыну юкка чыга. Балалар китап аз укый, күп кенә белемне тикшерү ысуллары тест рәвешендә бирелгән, дәрестә эш дәфтәрләрен куллану нәтиҗәсендә аз язарга туры килә, кул моторикасы һәм күз хәтере кирәкле дәрәҗәдә эшкә җигелми, Google аркылы әзер җавапларны эзләү галәмәте бар. Татар теленнән арынып наданлык проблемы хәл ителмәячәк.

– Русия президенты Владимир Путинга ачык хатта сезнең имзагыз да бар. Бу ачык хат мәсьәләне хәл итәр дип саныйсызмы?

Бу бәхәснең барлыкка килүенә безнең битарафлык, формализм сәбәпче булды

– Путинга юлланган хат бу мәсьәләне хәл итәчәк дигән иллюзия юк. Бәлки гауга күтәрелгәнен күреп бераз телгә карата басым кимер. Сайлау узганын көтәргә мөмкиннәр. Минем өчен бу очракта ватандаш буларак үземнең фикеремне әйтүем һәм мәсьәләне уңай якка үзгәртергә мөмкинлекне кулдан ычкындырмау мөһим. Шулай ук татарларны уйланырга мәҗбүр итә алам икән, бу да минем өчен әһәмиятле. Татар үз теле, дине, мәдәнияте, тарихы, рухи мирасы турында җитди уйлана башларга тиеш. Бу мәсьәлә җәмгыятьне бераз селкетеп алды, үзләренә башкачарак карарга мәҗбүр итте. Бу мәсьәләне куерткан кешеләргә берникадәр рәхмәтлемен дә. Бәхәснең барлыкка килүенә безнең битарафлык, формализм да сәбәпче булды. Әгәр дә без суверенитетның соңгы кыйпылчыкларын да югалтабыз икән, күпләр татар телен, мәдәниятен югары сыйфатта үстерүдә көчен куя башлаячагына ышанам. Русия дәүләте дә, Татарстан да тел һәм мәдәният өчен җаваплы булса да, аны саклауда һәм үстерүдә бурычлы икәнен белсәк тә, бу өметләр белән дә хушлаштык. Дәүләттән тыш параллель иҗтимагый институтлар булырга тиеш. Астан инициатива булса һәм ул дәррәү, актив булса, йокыга китмичә күпне башкара алачакбыз.

– Татарстан хөкүмәте бу уңайдан дәшми. Әлегә бер Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы гына көрәш мәйданында үз сүзен әйтә, аңлатмалар бирә. 21 сентябрь Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов еллык мөрәҗәгате белән чыгыш ясаячак. Аңардан ниләр ишетәсегез килә?

– Татарстан президентын халык сайлады, аның фикере мөһим. Еллык мөрәҗәгатендә шартнамәнең озайтылмавы турында да позициясен әйтүен көтәм. Берничә атна дәвамында бәхесле темага әверелгән татар теленә карата фикерен тыңлыйсым килә. Татар телен саклау һәм үстерүдә теләк бармы, юкмы икәне дә аңлашылмый. Республика киләчәге турында сөйләгәндә татар теленә урын булырмы, юкмы – бу сорауларга да җавап бирелүе мөһим.

Татар теленә басым. Соңгы тәрәккыят

  • 20 июль Русия президенты Владимир Путин Йошкар-Ола шәһәрендә узган милләтара мөнәсәбәтләр шурасы утырышында урыс теленнән кала башка телләрне мәҗбүри укыту – ярамаган хәл дигән белдерү ясады.
  • 28 август Русия президенты баш прокуратура һәм Рособрнадзорга төбәкләрдәге мәктәпләрдә урыс булмаган халыкларның телләре ихтыяри укытылуын тикшерергә күрсәтмә бирде. Бу күрсәтмәдән соң социаль челтәрләрдә һәм мессенджерларда Татарстан мәктәпләрендә татар телен өйрәнүдән баш тартып була, моның өчен гариза тапшыру кирәк дигән өндәмәләр тарала башлады.
  • 7 сентябрь Татарстанның мәгариф һәм фән министрлыгы сайтында Татарстан мәктәпләрендә татар телен укытуга бәйле аңлатма дөнья күрде.Бу аңлатмада татар телен укыту канун нигезендә башкарыла һәм аны укудан баш тартуга чакыру канунга каршы килә диелде.
  • 8 сентябрь интернетта һәм социаль челтәрләрдә Татарстан мәктәпләрендә татар телен мәҗбүри укытуны хуплап берничә флешмоб, татар телен яклап өндәмәләр һәм язмалар чыга башлады. Татар телен мәктәпләрдә мәҗбүри укытуны таләп иткән "Татар ата-аналары" төркеме оешты, берничә көн эчендә анда ике меңнән артык кеше җыелды.
  • 11 сентябрь Татарстанның урыс мәдәнияте җәмгыяте һәм урыс телле ата-аналар һәм укучыларны яклау комитеты Русия баш прокуратурасына Татарстанда урыс һәм татар телләрен укытудагы хокук бозуларга зарланып документлар җибәрде.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG