Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымтатарлар телләрне ихтыярига калдырачак канун өлгесенә каршы чыга


Кырымтатар җәмәгатьчелеге тел мәсьәләсен тикшерә. 21 сентябрь 2017

19 июнь Русия думасында каралган Мәгариф турындагы канунның милли телләргә кагылышлы өлешенә үзгәрешләр кертүгә каршылык белдереп кырымтатарлар мөрәҗәгать юллады.

Бу хакта Азатлыкка инициатив төркеменең әгъзасы, милли хәрәкәт ветераны Решат Аблязисов белдерде.

"Без Кырымда кырымтатар телебезгә багышлап уздырган түгәрәк өстәлләрнең резолюцияләрен, кырымтатар галимнәрен кырымтатар теленең дәүләт статусына кагылышлы маддәләрнең Кырымда үтәлмәве, телебез болай да аяныч хәлдә булганын белдереп, имзалар җыеп Мәскәүгә барып Русия думасының Мәгариф һәм фән комитеты рәисе Вячеслав Никонов җитәкләгән комиссиягә тапшырдык. Без бу каралган канун өлгесенә каршы”, диде Решат әфәнде.

Тапшырылган документлар арасында 2014 елдан башлап Кырымда кырымтатар теленә кагылышлы тәкъдимнәр, резолюцияләр, белдерүләр дә кертелгән.

Бу канун өлгесе Кырым Конституциясенең 10нчы маддәсен боза, кырымтатар һәм украин телләренең дәүләт статусын чагылдырмый, анда дәүләт телләрен бертигез куллануны тәэмин итү турындагы юллар декларатив, Русия думасы безнең тәлапләрне үтәмәсә, без көрәшебезне туктатмаячакбыз, диде Решат Аблязисов.

2014 елда Кырымда кырымтатар теленә дәүләт статусы бирелде, әмма аны куллану механизмын билгеләгән "Кырым республикасының дәүләт һәм башка телләре хакында" канун өлгесе 2017 елда беренче укылышта кабул ителгәннән соң эш тукталды, чөнки кырымтатар җәмәгатьчелеге моңа каршы чыкты.

19 июньдә Русия думасы "Мәгариф турындагы" канунның милли телләргә кагылышлы өлешенә үзгәрешләр кертү мәсьәләсен карый. Думаның Мәгариф һәм фән комитеты рәисе Вячеслав Никонов утырыш алдыннан республикаларның дәүләт телләрен өйрәнү мәҗбүри булмаячак дип белдерде.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG