Accessibility links

Кайнар хәбәр

Никонов: республикаларның дәүләт телләрен өйрәнү мәҗбүри булмаячак


Вячеслав Никонов
Вячеслав Никонов

19 июньдә Русия думасы "Мәгариф турындагы" канунның милли телләргә кагылышлы өлешенә үзгәрешләр кертү мәсьәләсен карый. Думаның Мәгариф һәм фән комитеты рәисе Вячеслава Никонов утырыш алдыннан әлеге документ турында сөйләде.

Никоновның телләр укытуга бәйле сорауларга җаваплары Русия думасы сайтында урнаштырылган.

Аның сүзләренчә, яңа канун өлгесенә ярашлы, ата-аналарга туган телләрне, шул исәптән урыс телен дә сайлап алу хокукы бирелә. Ана теле фәне уку програмының мәҗбүри өлешендә кала. Аны бала беренче һәм бишене сыйныфка барганда гариза язып, сайлап аласы булачак. Шулай ук белем алу телен дә сайлау мөмкинлеге бирелә. Урыс теле дә туган телләр рәтенә кертелә.

Комитет рәисе әйтүенчә, Русия мәгариф системында 58 милли тел кулланыла, 13еннән федераль белем бирү програмнары расланган. "Шул ук вакытта "дәүләт теле" дигән төшенчә дә бар. Алар федерациянең 22 субъектында билгеләнгән, ә дәүләт теле статусын 36 тел алган", ди Никонов.

Төбәкләрдә икенче дәүләт телен уку мәҗбүри булачакмы дигән сорауга депутат "мәҗбүри булмый, гаилә нинди тел сайлыйсын үзе хәл итәчәк", дип җавап бирә.

Русиядә сирәк очрый торган телләр проблемы да калачак. "Ата-аналар мәктәптә нинди телләр өйрәнү мөмкинлеге бар, шуларны гына сайлый алачак. Объектив сәбәпләр белән илнең бөтен телен дә мәктәпләрдә укытып булмый. Ләкин моңа омтылырга кирәк", ди Никонов.

10 апрель көнне Русия думасының алты депутаты парламентка республикаларның милли телләрен ихтыяри укыту турында канун өлгесен кертте. Анда республикаларның милли телләрен бары тик укучылар һәм аларның ата-аналары теләге белән генә укыту тәкъдим ителә, милли телләрне укытуны ихтыяри итү карала.

Әлеге канун проектына каршы "Туган телләргә каршы канунга юл юк!" дигән инициатив төркем оешты. Аларның change.org петицияләр сайтындагы мөрәҗәгатенә инде 48 меңгә якын кеше кушылган.

Инициатив төркемнән тыш төрле халыкларның оешмалары канун өлгесенә каршы чыгып, аны кабул итмәскә чакыра.

Канун проектына шулай ук Татарстан Дәүләт шурасы да кискен каршы чыкты, Русия думасына, республикалар парламентларына мөрәҗәгать кабул итте. Әлеге мөрәҗәгатьне Русиянең берничә республика парламентлары да хуплаган.

Русиянең дүрт милли республикасы - Татарстан, Башкортстан, Кабарда-Балкар һәм Якутия активистлары милли телләрне ихтыярига калдыруга каршы 20 меңләп имза җыйган. Аларны Мәскәүдә Русия думасына һәм президент идарәсенә тапшыру дәвам итә.

Моңарчы бер төркем Татарстан һәм Башкортстан активистлары Русия президенты Владимир Путинның туры элемтәсенә дә мөрәҗәгатьләр яздырды. Әмма туры элемтә барышында әлеге мәсьәлә күтәрелмәде.

XS
SM
MD
LG