Accessibility links

Кайнар хәбәр

Милли телләрне ихтыярига калдыруга каршы 20 меңләп имза Мәскәүгә тапшырылды


Башкортстанда имза җыюны оештырган активист Руслан Биккинин
Башкортстанда имза җыюны оештырган активист Руслан Биккинин

Русиянең дүрт милли республикасы - Татарстан, Башкортстан, Кабарда-Балкар һәм Якутия активистлары милли телләрне ихтыярига калдыруга каршы 20 меңләп имза җыйган.

Бүген Татарстан һәм Башкортстан активистлары Русия думасы һәм Русия президенты идарәсенең хатлар бүлегенә ана телләрен ихтыяри укыту турындагы канун өлгесенә каршы җыелган имзаларны тапшырды. Русиянең дүрт милли республикасында - Татарстан, Башкортстан, Кабарда-Балкар һәм Якутиядә милли активистлар барлыгы 20 меңләп имза җыйган. Шуларның 17 меңләбе Башкортстанда, ике меңе Татарстанда җыелган. Мөрәҗәгать хатлары фин-угыр халыклары исеменнән дә язылган.

Милли телләрне ихтыярига калдыруга каршы 20 меңләп имза Мәскәүгә тапшырылды
please wait

No media source currently available

0:00 0:00:52 0:00

Башкортстаннар имзаларны канун өлгесе пәйда булуга ук, ягъни берничә ай дәвамында җыйса, Татарстанда башта дәүләт җитәкчелегенең, депутатларның бу мәсьәләне хәл итүен көттеләр.

"Инде барлык тәкъдимнәр 15 июньгә кадәр генә кабул ителәчәк дигәч, без тизрәк имзалар җыюга керештек. Башта бит канун өлгесе сентябрьдә каралачак дигәннәр иде. Вакыт бар дип без төрле түгәрәк өстәлләр оештырдык. Аннары канун өлгесен карауны 19 июньгә күчерделәр. Вакыт калмады. Барлыгы өч көн имза җыеп өлгердек", диде Татарстан активистлары.

Башкорт җәмәгатьчелеге Путин исеменә язылган бер хатка 17 меңләп имза куйган булса, Татарстан вәкилләре Путинга, Дума рәисе Вячеслав Володин, канун өлгесе авторлары, депутатлар Вячеслав Никонов һәм Алена Аршиновага исемләнгән аерым-аерым хатларга имза җыйганнар. Башкортлар исә Володинга хатларны элегрәк электрон почта аша җибәргән булган.

Шуңа алар бүген хатларны Русия президенты идарәсенә тапшырды. Ә татар активистлары башта Думага барды. Аннары алар да президент идарәсенә юл тотты.

Элегрәк депутат Вячеслав Никонов канун өлгесен хуплаучылардан хатлар күп килә, аңа каршы булучылардан аз дигән иде. Татар ата-аналары берләшмәсе вәкилләре моның белән килешми. Берләшмәнең координаторы Илсөя Әхмәтгалиева элегрәк Азатлыкка әйтүенчә, күп кенә ата-аналар аларга канунга каршы электрон хатлар җибәрү турында белдергән.

XS
SM
MD
LG