Accessibility links

19 июнь Русия думасы Мәгариф турындагы канунга үзгәрешләр кертү канун өлгесен беренче укылышта караячак. Казанда татар ата-аналар берләшмәсе активистлары думага тапшыру өчен имзалар җыю эшен башлады.

Бу көннәрдә Казанда Вконтакте социаль челтәрендә теркәлгән татар ата-аналары берләшмәсе Русиянең Мәгариф турындагы канун өлгесенә каршы имза җыю эшен алып бара. Берләшмәнең координаторы Илсөя Әхмәтгалиева Азатлыкка әйтүенчә, алар хатка имза куярга теләүчеләрне Пушкин урамында 52нче йортта 410 бүлмәдә Дөнья татар конгрессының Татар яшьләре форумы бюросы утырган урында кабул итә.

Хатларның берсе Русия президенты Владимир Путинга, икенчесе Русия думасының мәгариф комитеты рәисе Вячеслав Володинга һәм шулай ук канун өлгесе авторлары Вячеслав Никонов белән Алена Аршиновага язылган.

Пассив кешеләргә мин бик ачулы. Килеп хатка имза кую мөмкин бит инде

"Хатларның эчтәлеге төрле. Нигездә Русия Конституциясенә туры килмәгән канунны кабул итмәгез дип мөрәҗәгать итәбез. Берәүләр безгә "татар телен факультатив итү кирәкми" дип язды, икенчеләре Конституциядә ​республиканың дәүләт телен ихтыяри укыту каралмаган, ул мәҗбүри булырга тиеш дип яздылар

Илсөя Әхмәтгалиева
Илсөя Әхмәтгалиева

Бер хатка бер кеше кул куя. Бүгенге көндә һәрберсенә 500шәр имза куелды. Барлыгы мең ярым хат булды. Путинга күбрәк, Володинга азрак. Без бу хатларга имзаларны 13 июньгә кадәр туплыйбыз. Кайберләре хатларны үзләре белән авылга алып кайтып китте, шунда тутырып киләчәкләр, кайберләре электрон адресларына сорап алды, имза куеп җибәрергә вәгъдә бирделәр. Актив булмаган кешеләргә мин бик ачулы. Килеп хатка имза кую мөмкин бит инде", ди Әхмәтгалиева.

13 июнь көнне алар әлеге хатларны Мәскәүгә Русия думасына илтеп тапшырырга ниятли. Билгеле булганча, тәкъдимнәр 14 июньгә кадәр кабул ителә.

"Күп кеше хат яздык дип әйтә"

Илсөя әйтүенчә, аларга бу эшкә милли республикалардан канун өлгесенә каршы хатлар аз килә дигән сүзләр этәргеч булган. Билгеле булганча, Русия думасы депутаты Никонов элегрәк "Бизнес Online"га шулай дип белдергән иде. Ягъни канун өлгесен хуплаган хатлар күбрәк килүен әйтте.

Башкортларның комитетлары инде күптән оешып актив эшләп килә

"Без моңа ышанмыйбыз, чөнки күп кенә кеше "хат яздык, электрон хат итеп Мәскәүгә җибәрдек" дип әйтә. Шуңа инде хатларга имзаларны җыеп думага илтеп бирергә булдык.

Башта Вконтакте төркемендәге ата-аналар кәгазьләргә, каләмнәргә акчалар җыештылар. Шуннан имза җыю эшен башладык. Бу эштә барлыгы 20 кеше катнаша.

Татар ата-аналары туган телләрне яклауны сорап Путинга мөрәҗәгать итә
Татар ата-аналары туган телләрне яклауны сорап Путинга мөрәҗәгать итә

БУ ТЕМАГА: Татар һәм башкорт ата-аналарының Путинга мөрәҗәгате җавапсыз калды

Башкортларның комитетлары инде күптән оешып актив эшләп килә. Татар бит ул тыйнаграк. Аннары күпләр, аеруча олыраклар эш урынсыз калырбыз дип курка. Укытучылар куркытылган. Кайберләренә "сез хәзер туган тел буларак урыс теле укытачаксыз" дип игълан иттеләр. Яңадан белемнәрен арттырдылар. Кемдер география, кемдер биология укытачак.

Күпләр татар теленә һөҗүм барганын аңламый

Халыкның күбесе әле проблемны аңламый. Имза куйганда: "Бу нәрсә өчен?" дип килеп сораучылар да бар. "Татар телен укытуны яклап" дигәч, "Ник ул бетә мени?" диләр. Күпләр татар теленә һөҗүм барганын аңламый.

Бу канун өлгесен карау шуңа күрә 19 июньгә күчерелгәндер, чөнки көзгә калган булса бәлкем кешеләр уянып та җиткән булырлар иде", ди ул.

"Укытучылар балаларны урыс телен укырга өнди"

Билгеле булганча, бу көннәрдә канун өлгесенә янә төзәтмәләр кертелеп ул медиада басылып чыкты. Әхмәтгалиева әйтүенчә, бу төзәтмәләр дә татарларны һич тынычландыра алмый.

"Анда урыс телен дә ана теле исәбенә кертү белән без килешмибез. Урыс теленнән БДИ бирәсе булганга күп кенә укытучылар балаларны урыс телен укырга өнди.

Икенче проблема – мәктәпләрдә инде гаризалар таратканнар. Анда муниципалитет мөмкинлекләреннән чыгып бала ана теле буларак урыс теле яки татар теле (башка телне) сайларга тиеш була. Муниципалитет безнең укытучыга түләргә мөмкинлегебез юк дип әйтә икән, татар телен укыйм дип җиде генә бала теләк белдерсә, муниципалитет аларга укытучы бирмәячәк булып чыга. Шундый проблем да килеп чыгарга мөмкин.

Урыс телен дә ана теле исәбенә кертү белән без килешмибез

Канун өлгесенә әллә ничә мәгънә салып карадылар, әмма аларның барысы да туган телләрне бетерүгә юнәлдерелгән. Мин моны Русиядә бер милләт ясау омтылышы дип саныйм", ди Илсөя.

Аның әйтүенчә, сентябрь аенда ата-аналар конференциясен уздырырга һәм берләшмәнең челтәрен киңәйтеп Дөнья татар конгрессы канаты астына кереп эшләргә уйлыйлар.

"Ата-аналарны берләшмәгә чакырабыз. Безгә бердәм булырга кирәк. Кырыйдан гына күзәтеп тормаска. Үзеңнең хокукларың өчен көрәшергә кирәк. Ата-аналар берләшмәсенә кушылырга чакырабыз. Теләгән кеше миңа шалтыратсын", ди Илсөя Әхмәтгалиева.

"Татар ата-аналары" берләшмәсе узган елның сентябрендә, татар теле тирәсендә вазгыять кискенләшкәч барлыкка килде. Төркем Татарстанда татар теле дәүләт теле буларак мәҗбүри укытылырга тиеш дип таләп итеп килде, төрле ачык хатлар, имза җыюлар оештырды. Кыска вакыт эчендә төркемгә меңнәрчә кеше кушылды, бүгенге көндә анда 12 меңләп кеше тора.​

Русия мәктәпләрендә туган телләрне өйрәнүне ихтыярига калдыру турында канун өлгесе Русия думасында 19 июнь каралачак. Медиада аның икенче укылышка тәкъдим ителгән ихтимал тексты чыкты.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG