Accessibility links

Кайнар хәбәр

Инициатив төркем Путиннан ана телләрен ихтыярига калдыру канунын кире кагуны сорый


Татар теле дәресе, архив фотосы
Татар теле дәресе, архив фотосы

Русиядәге берничә республика вәкилләреннән торган инициатив төркем Русия президенты Владимир Путинга мөрәҗәгать иткән. Алар милли телләрне ихтыярига калдыру турында канун өлгесен кире кагуны сорый.

Мөрәҗәгать change.org петицияләр сайтына урнаштырылган, ләкин бу җитәкчелектән игътибар таләп итүнең бер генә ысулы, башка төрле мөрәҗәгатьләр дә булачак. Бу хакта инициатив төркем әгъзасы, тарихчы Айрат Фәйзрахманов үзенең Facebook сәхифәсендә хәбәр итә.

"Бу юлы үтергеч адым ясадылар. Әлеге канун туган телләргә һәм республикаларның дәүләт телләренә каршы юнәлтелгән. Ул кабул ителсә, татар, якут, чуаш һәм Русиядәге башка халыкларның телләре бу юлы һичшиксез ихтыярига калдырылачак. Моны булдырмау максатыннан Русиянең төрле халыклары һәм республикалары вәкилләреннән инициатив төркем булдырылды һәм ул шушы мөрәҗәгатне кабул итте", ди Фәйзрахманов.

Инициатив төркемгә Якутия Дәүләт җыены депутаты Иван Шамаев, танылган шәрыкчы, җәмәгать эшлеклесе Руслан Корбанов (Дагыстан), "Татполит" проекты җитәкчесе, сәясәт белгече Руслан Айсин, Казандагы журналист, төбәкне өйрәнүче Марк Шишкин, Чуашстан республикасы һәм фин-угыр халыклары ассоциациясе вәкилләре кергән.

"Бүген урыс теле һәм әдәбияты, туган тел һәм әдәбият барлык мәктәп укучылары өчен, милләтенә карамастан, мәҗбүри фәннәр булып тора. Алда әйтелгән канун өлгесенең тормышка ашырылуы хәзерге вакытта урнашкан тигезлекне бозар, мәктәпләрдә укытыла торган туган телләрнең акрынлап кимүенә, аннары бөтенләй кысрыклап чыгарылуына китерер дигән зур борчылу бар. Моның өстенә, парадоксаль хәл килеп туа: Русия халыкларының телләрен мәктәптә өйрәнү мәҗбүри булмаган вакытта, балаларга ике чит телне өйрәнү (аларның берсеннән БДИ тапшырыла) – үтәлергә мәҗбүри булган таләп булып кала. Ничек инде алай? Русия республикаларының дәүләт телләре тагын да начаррак хәлдә – аларны өйрәнү факультативка калдырылды, гәрчә бу Конституция нормаларына каршы килсә дә", диелгән петициядә.

Соңгы берничә көндә татар телен мәктәпләрдә мәҗбүри укыту мәсьәләсе тагын күтәрелә башлады. Күптән түгел хокукый мәгълүмат порталына дәүләт мәгариф стандартының яңа проекты эленде. Анда башлангыч сыйныфларда туган телләрне уку мәҗбүри диелә. "Татар ата-аналары" төркеме тәкъдимне хупларга чакыра. "Родительское сообщество Татарстана" төркеме каршы чыкты.

Ләкин 10 апрельдә Русия думасының берничә депутаты Русия республикаларының милли телләрен укыту бары тик укучылар һәм аларның ата-аналары теләге белән генә булырга тиеш дигән канун өлгесен тәкъдим итте.

Татарстан җитәкчелеге мондый канун җәмгыятьтә "низаг тудырырга мөмкин" дип санавын белдерде.

XS
SM
MD
LG