Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Татполит" татар элитасын тәрбияләмәкче


"Татполит" интернет порталы бите
"Татполит" интернет порталы бите

Шушы көннәрдә "Татполит" фикер үзәге эшен башлаячак. Ул татар элитасын тәрбияләүне максат итеп куя. Яңа үзәк җәмгыятьтәге процессларны анализлау өлкәсендә дә эш алып бармакчы.

"Татполит" концептуаль мәйданчыкның рәсми ачылышы якын арада көтелә. Аны оештыручыларның берсе, сәясәт белгече Руслан Айсин әйтүенчә, хәзер tatpolit.com сайтына мәгълүмат туплау бара. Әлеге фикер үзәгенең эшчәнлеге турында Айсин ​белән сөйләштек.

– Руслан, "Татполит"ның максатлары нидән гыйбарәт?

– Беренче чиратта татар дөньясы һәм Татарстан, шулай ук бөтен дөньяда барган фундаменталь процессларга бәя бирү, аларны анализлау, чөнки безнең татар телендә эшләүче массакүләм мәгълүмат чаралары бихисап, ләкин анализ ясарлык, концептуаль әйберләр чыгарырлык үзәкләр бик аз. Бүгенге мәгълүмати чорда бу төп проблемнарның берсе. Мәгълүмат күп, ә без – татарлар кайда барганыбызны, хәзерге чордагы урыныбызны, ролебезне билгели алмыйбыз. Шуңа күрә төп максатыбыз – тирә-юнь, үзебезне күзәтеп барган процесаларга анализ бирү. Нигезе булмаган йорт таркала, алдан күрүчәнлек тә кирәк. Шул ук мәгариф мәсьәләләре, мәдәният өлкәсе, сәясәт, тел белән бәйле хәлләрне истә тотып эшлиячәкбез.

Руслан Айсин
Руслан Айсин

– Эшлибез дигәндә нәрсәне күздә тотасың?

– Интернет порталны эшләтү, "түгәрәк өстәл"ләр, семинарлар, очрашулар оештыру. Ике "түгәрәк өстәл"не инде уздырдык. Беренчесе ел нәтиҗәләре һәм 2018 елга фаразлау темасына булды. Икенчесе чуашлар белән бергә хәзерге вазгыятьтә милли мәгарифнең торышы турында анализ ясап, нәрсә эшләргә дигән "түгәрәк өстәл" үтте. Киләчәктә сәясәт, икътисад, фәлсәфә, психология, этнопсихология проблемаларын күтәрербез дип уйлап торабыз.

Сәяси корал юк, икътисади корал да юк, шул мәдәни мәйданчыкта эшләү кала

Безнең темалар төрлечә булырга мөмкин. Киләсендә милли театр мәсьәләсен күтәрәргә ниятлибез. Якут һәм чуаш милләте вәкилләрен чакырдык. Театр, ә гомумән әйткәндә, мәдәният, сәнгать милли элитаның төп коралына әверелә, чөнки безнең хәзер сәяси ди, икътисади да корал юк дип әйтеп була. Инде мәдәни мәйданчыкта гына эшләү мөмкинчелегебез бар. Шуннан чыгып без, аның барлык нечкәлекләрне анализларга, кулланырга тиеш. Милли театрга күз салсак, бу сәнгать төре якутларда бик көчле. Шул ук вакытта аларның милли кинолары да үсеш алган. Татарда, кызганычка, милли кино әле аякка басмаган.

–​ Сезнең барлык темалар да татар милләте белән бәйле булачакмы?

– Күпчелеге татар темасына багышланган, әмма көндәлек мөһим вакыйгалар да читтә калмаячак. Мисал өчен, Русия президентын сайлаудан соң "түгәрәк өстәл" оештырып, "Безне нәрсә көтә?" дигән темага сөйләшеп була. Блоглар да язылачак. Карашлары безнең принципларга каршы килмәсә, мәгълүмати мәйданчыкны башкаларга да бирергә әзербез. Без татар, урыс яки башка милләт вәкилләре булсак та, Русиядә гражданлык җәмгыятен формалаштыру һәм үстерү максатында эшләргә тиеш. Чөнки гражданлык җәмгыяте булмау – демократиянең булмау күрсәткече. Алар параллель барырга тиеш. Без татар дөньясында акыл ияләрен туплап, алар белән берлектә концептуаль рәвештә эшләүне оештырырга телибез.

– Андый акыл ияләре җитәрлекме?

– Шәхесләр күп түгел. Бәлкем, бардыр да, әмма алар таралган. Минемчә, милли үсеш стратегиясе үзәкләре берничә булырга тиеш. Әмма төрле-төрле җитди темаларга язучы кешеләр бик аз. Карыйсың, һаман да шул ук кешеләр. Шуңа күрә максатларыбызның берсе – яңа фикер ияләрен үстерү, татар элитасын тәрбияләү. Җәмгыять институтлар эшләми бит. Әйтик, шул ук Дөнья татар конгрессы "сүнеп" бара. Ул тарихка калып бара. Бер буын өчен ул эшләде, ләкин хәзерге вакытта башка ысуллар һәм алымннар белән эшләү сорала, яңа стратегия кирәк. Татар мәктәпләре ябыла, милли университет юк. Шуңа күрә формаль булмаган виртуаль-реаль милли үзәкләргә таянырга гына кала. Татар милләте сибелеп яшәгәнгә күрә мәгълүмати-аналитик җепләрне булдыру, бер чылбырга тоташтыру мөһим.

– Димәк сезнең төп аудитория – зыялылармы?

– Беренче чиратта милли җанлы, фикерли торган, югары белемле, катлаулы темаларны аңлаучы аудитория. Әлбәттә, бу киң катлам түгел, әмма монда төп идея санга терәлеп калмый, иң мөһиме – сыйфат. Сыйфаты булса, икенче адым буларак киң җәмәгатьчелекне җәлеп итү булачак.

Милли үсеш стратегиясе үзәкләре берничә булырга тиеш

Кызганычка, киң җәмәгатьчелеккә гади темалар, шоу-бизнес белән бәйле, көнкүрешкә кагылышлы әйберләр кызык. Бу өлкәдә эшләүче гаммәви мәгълүмат чаралары да, башка институтлар да күп. Аларның даирәсенә тыгылмыйбыз, үзебезнең стратегияне булдырабыз, аерым алганда, фикерле, үзаңлы аудиторияне җәлеп итү һәм алар белән эшләү максаты тора.

– Сез концепция генә эшлисезме яки аны гамәлгә куюны да тәэмин итәчәксезме?

– Сүз гамәл белән теркәлергә тиеш, әмма безнең андый мөмкинлек юк. Без иҗтимагый фикерне формалаштырабыз. Аны түрәләргә дә җиткерергә тырышырбыз. Әгәр ул фикер зыялылар тарафыннан күтәрелсә, аны хакимияттәгеләр дә ишетер.

Аннары шундый заман килде – кайчак җәмәгатьчелек үзе дә кайбер эшләрне үзе башкара ала. Мисал өчен, шул ук виртуаль милли университетны, башка проектларны булдыру да кулдан килә. Хәйриячеләр дә, эшмәкәрләр дә бар. Алар белән төрле проектларны тормышка ашырып була. Хакимият идарәсе вәкилләре дә моңа катнашырга мөмкин. Алар арасында да милли җанлы кешеләр бар. Бюрократиядә булган кагыйдәләрне бозмаска дигән принциптан чыгып, алар күп әйберләрне эшли алмый.

Кыскасы, безнең төп идея – фикер тудыру, юнәлеш күрсәтү, чөнки зыялыларның төп эше – мәгънәле концептларны тәкъдим итү. Гамәлгә куюга килгәндә, аның өчен башка катламнар бар.

– Хәзергә "Татполит"ка ничә кеше җәлеп ителгән?

– Күп түгел. Журналистлар Алия Сабирова, Ян Гордеев, Искәндәр Сираҗи һәм башкалар белән хезмәттәшлек итәбез. Әмма без барлык кешеләр белән дә эшләргә әзер. Мәсәлән, Ян Гордеев татар булмаса да, татар темасын яхшы белә.

Казанның Тукай урамында офисыбыз бар. "Түгәрәк өстәл"ләрне уздыра торган аерым бүлмә, редакциянең аерым бүлмәсе, видеоблогларны яздыру өчен кечкенә урыныбыз бар. Yotube-та видеолар чыккалап тора, Телеграм канал эшли, ул аерым алып барылачак. Анда сайтта булмаган мәгълүмат та урын биреп барырлачак. Хәзер инде интеллектуаль көчләрне туплау кирәк.

XS
SM
MD
LG