Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарда милли элита бармы?


Сулдан: Искәндәр Сираҗи, Руслан Айсин, Илшат Сәетов

4 февраль Мәскәү татарлары "Штабы"нда "Милли элитаны үстерү юллары” дип аталган темага сөйләшү узды. Очрашуда Казан кунаклары да катнашты.

Очрашуга белгечләр буларак Казаннан сәясәт белгече Руслан Айсин, язучы-журналист Искәндәр Сираҗи, Русия фәннәр академиясе каршындагы Шәрыкны өйрәнү институты хезмәткәре Илшат Сәетов, Мәскәүнең "Бердәмлек" яшьләр оешмасыннан Римма Гомәрова чакырылган иде.

Очрашу алдыннан Мәскәү татарлары "Штабы" җитәкчесе Рөстәм Җамалиев бу оешма турында мәгълүмат бирде.

"Яшьләр штабы Мәскәүдә ун еллап эшли инде. Ләкин аның егерме еллык тарихы бар дип әйтер идем. Чөнки бу штаб безгә Фикрәт Табиевтан калган мирас. Егерме ел элек ул "Клуб 16" дип атала иде. Ул вакытларда да без татар теле, милләт турында сөйләшүләр, очрашулар үткәрә идек. Ләкин хәзерге заманда сөйләшүләр башкача. Бүгенге көндә милләт, туган тел мәсьәләсе шулай кискен күтәрелгәч, без дә бу хәлдән читтә калмадык, кала да алмыйбыз. Хәер, безне Казанда битарафлыкта гаепләүчеләр дә булды. Ләкин без тел турында Татарстан дәүләт шурасының карары шундый булыр дип күз алдына да китермәгән идек. Без инде үзебезчә татар теле сәгатьләрен азрак кыскартырлар, башкачарак укыта башларлар дип уйлаган идек. Шул Дәүләт шурасы утырышы узгач, штабта без ул утырышны "Кара Госсовет утырышы" дип атадык, без бу теманы аңларга тырышып алты тапкыр түгәрәк өстәл уздырдык.

Рөстәм Җамалиев
Рөстәм Җамалиев

Безнеңчә, алга таба татарга тагы да кыенрак булырга мөмкин. Очрашуларга халык бик күпләп килә башлады. Татарча сөйләшергә иренгәннәр дә татарча сөйләшергә тырыша башладылар. Без ул очрашулардан шундый нәтиҗәгә килдек: балаларны укытыр өчен әле балалар бакчасыннан ук яңа, үтеп керә торган методика белән укытырга кирәк. Ул шундый методика булырга тиеш, әти-әниләр түгел, балалар үзләре әти-әниләрен туган телне ныклап өйрәнергә чакырырга тиешләр. Менә шулай булганда телне үзләштереп булачак дип уйлыйбыз.

Мәскәү татарлары рус телен русларга караганда да әйбәтрәк белергә, үз телендә яхшы сөйләшергә тиеш

Без Русиядә руслардан кала милли дәүләтчелеге булган бердәнбер халык. Әгәр дә аның милләтчелеге булган икән, ул яңадан аны торгызырга омтылырга тиеш. Мәскәү татарлары үзләренә бик югары бурыч куярга тиеш. Алар рус телен русларга караганда да әйбәт белергә тиеш, үз телендә яхшы сөйләшергә тиеш, ул башка милләтләргә үрнәк булырга тиеш. Шул вакытта гына татарның үз элитасы барлыкка киләчәк. Бер татарга карап, бөтен татар халкы турында фикер йөртәләр” диде Рөстәм Җамалиев.

Очрашуда катнашучылар
Очрашуда катнашучылар

Ул көнне очрашуга сиксәннән артык татар килгән иде. Шунысын да әйтергә кирәк, кайберәүләр туган телләрен белмәсәләр дә, барысы да татарлар булгач, чыгыш ясаучылар да татарча чыгыш ясарга тырыштылар. Илшат Сәетов үзенең бер генә сыйныф та татарча укымаганлыгын, университетта да бары тик рус телендә белем алганлыгын әйтте.

"Ләкин телне өйрәнергә миңа минем милли аңым, милли горурлыгым ярдәм итте", диде ул. Милли элитаның барлыкка килү ысуллары турында сөйләгәнгә кадәр: нәрсә ул элита, кем ул милли элита, элита белән зыялылар арасындагы аерма һәм тәнгәллек турында сөйләде. Бу җәһәттән күптөрле чит ил һәм рус классикларының фикерләрен җиткерде. Ул шулай ук "үзеңне татар итеп танытуда беренче критерий – ул телне белү, туган телдә сөйләшә, аралаша алу", диде Илшат әфәнде.

Радик Гафуров
Радик Гафуров

Тел белү мәҗбүри түгел, үзеңне татар дип санау да җиткән

Ләкин аның белән риза булмаучылар да табылды. “Тел белү мәҗбүри түгел, үзеңне татар дип санау да җиткән. Менә Израил дәүләте төзелгән вакытта аларның 98%ы туган телен белмәгән, ләкин ул яһүд булудан туктамаган. Милләт кулында технологияләр булса, ул да аны милләт итеп танытачак. Ләкин татарда ул әле юк. Алар кеше уйлап тапкан технологияләр белән яшиләр", диде кеше баш миенең нейродиагностикасы белән шөгыльләнүче Радик Гафуров.

Аңа җавабында Илшат Сәетов яһүдиләрнең телләре онытылган булса да, үз милли дине булу, аларның 2000 ел буе дәүләтчелеген торгызу хыяллары, милли үзаңнарының югары булуы, аларга бер милләт булып тиз арада оешуларына сәбәпче булганын әйтте.

Туган телгә мәхәббәт, үз халкың өчен корбан булырга әзер булу – милли элитаны тудыра торган мисаллар

"Безнең динебез заманында милләтне сакласа да, ул безнең милли динебез түгел, бүгенге көндә ул милләтне саклый алмый, яһүдиләр үрнәген без кабул итә алмыйбыз, чөнки безгә туры килми. Күпләр "мин – татар, безнең тарихыбыз – Алтын Урда, Чыңгыз хан" дип лаф оралар, ләкин көненә биш-алты татарча сүз өйрәнеп, әз генә булса да туган телен белергә омтылмыйлар. Туган телгә мәхәббәт, үз халкың өчен корбан булырга әзер булу – менә болар милли элитаны тудыра торган мисаллар. Шулай ук без үз тарихыбызга үзебезнең мәдәниятебезгә, гореф-гадәтләребезгә тугырыклы булырга тиеш", диде Сәетов.

Ул шулай ук рус тарихчысы Бердяевның "хакимияттә утырган төркем – ул элита була алмый, алар ялган элита, чын элита ул хакимияткә каршы куелган төркем" дигән фикерен китерде.

Руслан Айсин да элита нәрсә соң ул дигәнгә: "үзен корбан итәргә әзер торучы" дисә дә, элита белән зыялылык арасында тирән аерма бар дип аңлатты. "Халыкның 15%ы чамасы гына элитага керергә мөмкин. Хәрби элита бар. Интеллегенциягә, ягъни зыялыларга килгәндә, бары тик безнең илдә генә аларны хакимияткә каршы куялар. Мәсәлән, мәдәният министры зыялы булмаска мөмкин, мич ягучы булып эшләгән рок җырчы Цойны зыялы дип әйтергә нигез бар. Милли элитага килгәндә, ул Татарстан белән генә чикләнми. Чөнки читләр Татарстанны тәэмин итеп тора элита белән. Элитаны үстерү ул бер җиргә генә бәйләнмәгән. Милли элита татар торган барлык җирдә дә барлыкка килергә мөмкин" диде ул һәм читтәге татар элитасының бер вәкиле дип Магнитогорски шәһәреннән Равил Хөснетдиновны атады.

Очрашуда Равил әфәнде үзе дә бар иде. Ул быел, туган тел белән булган хәлләрдән соң, Магнитогорскида туган телне өйрәнү курсларына башка елларга караганда ике тапкыр күбрәк кеше язылды дип сөйләде.

Төрекмәнстанда яшәгән, хәзер инде Мәскәүдә яшәүче табиб, 80 яшьлек Айзик әфәнде элита сүзенә аңлатма биреп, Ганди фикерен китерде: “Колонизаторлар тарафыннан тәрбияләнгән элита үз халкының дошманы”, диде ул.

"Бердәмлек" клубыннан вәкил булган Римма Гомәрова бу очрашуны телгә багышланган очрашулардан иң кызыгы, иң кайнары, иң бәхәслесе булды дип атады.

Римма Гомәрова
Римма Гомәрова

"Минем “Бердәмлек” оешмасында еш тикшерелә торган фикер белән уртаклашасым килә. Без татар телен, татар тарихын бик яхшы белергә тиеш. Дөрес тарихны белергә тиеш, уйлап табып безгә таккан тарихны түгел. Без икенче урында, без азсанлы халык диләр. Ләкин без аз түгел, без рәсми статистикага караганда ике тапкыр күбрәк дип саныйм.

Без Татарстанның сәяси элитасы нәрсәдер тәкъдим итәр дип көтеп утырырга уйламыйбыз

Яңа буынны тәрбияләүдә без үзебез нәрсә эшли алабыз соң? Әллә ни яңа әйбер әйтергә җыенмыйм. Барысы да балалар бакчасыннан, мәктәптән башлана. Без Татарстанның сәяси элитасы нәрсәдер тәкъдим итәр дип көтеп утырырга уйламыйбыз. Без якын арада татар телле шәхси балалар бакчасы оештырырга планлаштырабыз. Бу хакта сораучылар да теләүчеләр дә бик күп. Җыелышып, сөйләшеп, чәй эчеп, туган телне җырлап зур эш эшләгәндәй таралышуга караганда мондый очрашуларны, конкрет файдалы проектларны тикшерүгә кайтарасым килә. Бәлки шәхси мәктәпләр, милли университет барлыкка китерә алырбыз. Бәлки киләчәк буын аны дәвам итәр. Ләкин без бу эшләрне башларга тиеш. Бүген мин сезгә Татартсан егетләре уйлап тапкан һәм ясаган "Хәрәкәт" дип аталган өстәл уены алып килдем. Бер уенда 8 кеше катнаша ала. Ул татар телен өйрәнүгә багышланган", диде ул.

"Хәрәкәт" уены
"Хәрәкәт" уены

Искәндәр Сираҗиның чыгышы иң күләмлесе булды. Аңа да күптөрле сораулар бирделәр. Аның чыгышын тулырак бирергә булдык.

"Ике фәннәр кандидаты сөйләгәннән соң мин инде элиталар турында сөйләп тормыйм. Алар аны сөйләп бетерделәр дип уйлыйм. Әгәр дә ялгышмасам, кемдер әйткән: “Начар заманалар көчле кешеләрне тудыра, көчле кешеләр яхшы заманаларны булдыра. Яхшы заманалар көчсез кешеләрне тудыралар, көчсез кешеләр начар заманаларны булдыралар“. Ягъни, менә шулай элиталарның әйләнеше бара. Заман белән шәхес бер-берсенә бик нык бәйле. Безнең булды бер заман – татарның да шундый чоры булды – начар заманнар иде ул татар өчен. Шул вакытта көчле кешеләр тудылар. Безнең татарның чын элитасы була алмады. Бездә кемнәр булды элита? Алар милләтнең аңына тәэсир итә торган кешеләр булдылар. Язучылар, артистлар. Бу – җәмәгать эшлеклеләре иде. Начар вакытлар тудырды Фәүзия Бәйрәмованы, Айдар Хәлимнәрне. Шул вакытта сәясәттә барлыкка килә башлады Шәймиевләр. Әмма безгә бары тик 20 ел гына яхшы вакыт бирделәр. Шул заманалар көчсез кешеләрне тудыра башлады. Һәм без әкрен генә артка чигенә башладык.

Безгә бары тик 20 ел гына яхшы вакыт бирделәр. Шул заманалар көчсез кешеләрне тудыра башлады

Безнең өчен бүгенге көн – начар заманалар килде. Менә шулай итеп элиталарның замана белән әйләнеше дәвам итә. Әгәр дә бу заманнар шулай дәвам итсә, тагы көчле кешеләр килеп чыгачак. Башкача мөмкин түгел! Көчле кешеләр – алар элита! Элита – алар менә егетләр әйткәнчә, үзләрен милләт өчен корбан итәргә әзер торучылар. Әлбәттә, алар акыллы һәм фикерле кешеләр булырга тиеш. Күпмедер дәрәҗәдә каршы чыгарга курыкмаган кешеләр. Бездә шундый бер әйбер бар – Русиядә генә интеллегенция һәм культуралы дигән сүзләр бар. Америка кешесе булмасын, алман булмасын, алар белән сөйләшкәндә бездә андый сүз юк дип җавап бирәләр. Чөнки бездә элек-электән килгән башка төрле тормыш – мәдәниятсезлек, зыясызлык. Алар – бик куркыныч әйберләр. Һәрвакытта да риза булып яшәү бар бездә.

Безнең иҗади элитабыз бар, ләкин сәяси элитабыз юк! Чөнки Татарстанның үз сәясәте юк

Минемчә, элита белән зыялылык бергә бара.Чөнки элита да зыялылар арасыннан чыга. Әгәр дә чыкмый икән, ул вакытта инде замана көчсез кешеләрне тудыра дигән сүз. Һәм бу хәл авыр заманаларны китерәчәк. Шуңа күрә без бүген шундый тормышта яшибез. Безнең бүген иҗади элитабыз бар. Халыкка тәэсир итә торган. Ләкин безнең сәяси элитабыз юк! Чөнки Татарстанның үз сәясәте юк. Бары тик сәясәтнең кыяфәте генә бар, үзе юк. Бүгенге көндә милләт өчен начар заманнар барлыкка килгән икән, халык уянды, як-ягына карана башлады. Без болай да икенче сортлы идек, хәзер инде өченче сортка төштек дип уйлана башлады. Монда татарлар гына түгел, башка халыклар да шулай уйлый башлады – башкортлар, марилар, чуашлар, мордва, якутлар. Милли элита ризасызлык белдерә. Димәк, бу хәлләр йоклаган этне уятты. Соңгы 20 елда без инде йокыга талып бара идек. Бер яктан, бу – әйбәт. Икенче яктан, куркыныч та тудыра. Минемчә, алай ук булмаячак. Русиядә сәясәт бик тиз алышына. Бернәрсә дә гомерлек түгел. Яңадан көчле кешеләр килер, алар яхшы заманаларны тудырыр. Безнең урамда да конфет тулы бер машина авыр әле. Шуңа өмет бар.

Бу безнең ризалашу сәясәте, толерантлык, бөгелергә тырышуыбызның бер өлеше генә

Тел турында да, болгар турында да сүзләр күп булды. Тел турында әйтәсем килә. Без үзебезне болгар варислары дибез. Үзебезне болгар дип күп нәрсәне онытабыз. Ни өчен күтәреп чыктык без аны заманында? “Бөек урыс халкын иго белән интектергән халык без түгел бит ул. Без татар-монголлар түгел, без – болгарлар” дип әйтү өчен. Ул тагын безнең ризалашу сәясәтен, толерантлыкның, бөгелергә тырышуыбызның бер өлеше генә. Болгарлар булсак та, зур тарихы юк болгарның. Болгардагы ул таш өемнәре Алтын урда чорыннан калган. Зур тарихтан баш тарту хисабына алай эшләргә ярамый. Безнең зур тарихыбыз бар. Болгарның иң зур үзенчәлеге – исламны кабул иткән дәүләт. Аның әһәмияте зур булган. Татарның бер компонеты – тел булса, икенчесе – дин. Мәдәният формалашкан. Шигърият, әдәбият шуның белән формалашкан. Аннан башка безнең гореф-гадәт, үзебезнең милли ашамлыклар бар.

Һәм безнең милләттә хәләл ризык дигән төшенчә бар. Мин Камал театрына баргач, буфетта өчпочмагыгыз хәләлме дип сорыйм. Чөнки ул хәләл булмаска да мөмкин. Ә бит өчпочмак бары тик хәләл генә булырга тиеш. Чөнки ул – татар ашы! Мин әле гомум, күпкешелек фатирда яшәгәндә, яшь чакта, безнең күрше хатын дуңгыз итеннән өчпочмак пешерде. Без моңа гарьләндек тә, ачуландык та. Әйтерсең ул безнең милли ашыбызны пычратты! Рәнҗедек без аңа! Мин татарның милли ризыгы һәрвакыт хәләл булырга тиеш дип уйлыйм. Безнең мәдәниятебез да, ризыкларыбыз да дин йогынтысында барлыкка килгән. Дин безнең киемне дә формалаштырган. Ул кешеләрне тотып торган саклап торган. Диндә телне саклау фокторы да бик зур” диде Сираҗи.

"Татарның милли ризыгы һәрвакыт хәләл булырга тиеш"
"Татарның милли ризыгы һәрвакыт хәләл булырга тиеш"

Ул шулай ук Пенза өлкәсендәге Урта Әләзән авылына театр алып барганын сөйләде. Ул авылда 70 ел буена театр килмәгән. Соңгы тапкыр театрны анда 1930нчы елларда туган ягына дип Гадел Кутуй алып килгән булган.

Горурланырлык тарихыбыз бар. Ләкин аны бозарга маташучылар бар

"Мәдәният, әдәбият булмаган очракта да тел, гореф-гадәт сакланган. Чөнки дин булган. Татар иманлырак булсын иде. Горурланырлык тарихыбыз бар. Ләкин аны бозарга маташучылар бар. Күптән түгел генә Мәскәүдән Ольга Артеменко дигән, татарга бик каршы сәясәт алып барган мәгариф өлкәсендә эшләүче бер түрә Йошкар-Оладагы чыгышында әйтте: “Без милли компонетны мәктәпләрдән Татарстан аркасында алып ыргыттык,” – диде. Бу – куркыныч әйбер. Ул – дәүләт түрәсе. Ул милләтләр арасында дуслыкны сакларга тиеш. Ә ул дошманлык салды. Ул Татарстан, татарлар аркасында дигән сүзне әйтте. Ул әйтә, татарстаннар без тәкъдим иткән дәреслекләргә каршы чыктылар, ди. Тарих дәреслекләренә. Әйе, Татарстан каршы чыкты. Чөнки ул дәреслекләрдә шундый әйбер бар иде: безнең борынгы бабаларыбыз – татар-монголлар, славян милләте булганнарны пешереп ашаганнар, кеше ашаучылар булганнар. Хәтта анда берәүнең аягын учакта кыздырып ашап утыручы татарларның рәсемнәре дә куелган иде. Шул сәбәпле ул дәреслекләрдән Татарстан баш тарткан иде. Без ничек кенә эшләсәк тә, безне гаепле калдырачаклар. Бу чыгыш әле күптән түгел генә булды. Атна-ун көн тирәсе генә вакыт узгандыр. Хәзер бу сүзләр башка халыкларга да әкрен генә барып җитәчәк. Һәм алар әйтәчәкләр. Чечнядагы сугышка да татарларны гаепләделәр заманында. Сез суверенитет сорадыгыз, без дә сорадык сездән күреп, менә безне җимереп киттеләр, диделәр.

Ярарга тырышу сәясәте, вак мәнфәгатьләрне табарга тырышабыз

Безне бүген яратып бетермиләр. Чөнки бүгенге Русия территориясендә бары тик ике халыкның гына үз дәүләтчелеге булган. Татарныкы һәм урысныкы. Әгәр дә хәтерегездә булса, Макеавилли әйткән: "Дәүләтчелеге булган халыкны юк итмәсәгез, ул дәүләтчелеге өчен көрәшәчәк”, дигән. Безнең сувенир гына булса да суверенитыбыз бар иде узган елның августына кадәр. Безгә җитә иде ул әйбер. Татарстан бит беркайчан да Русиядән аерылам дип яшәмәде. Без Русиянең уртасында утырабыз. Безнекеләр бары тик икътисади бәйсезлек кенә сорадылар. Әммә шул вакытта без мәгарифне, мәдәниятне дә үз кулыбызга аласыбыз калган. Аларны алып калмадык. Нәтиҗәдә без барысын да югалтабыз, хәтта икътисадны да. Ни өченме? Чөнки Татарстан нефте барысының да күзен кыздыра. Без 700 миллиард Мәскәүгә җибәрәбез, 92 миллиард әҗәтебез бар икән Мәскәүгә. Ничек ул алай? Менә шулай. Ничаклы гына яхшы булсак та, яхшы була алмыйбыз. Ярарга тырышу сәясәте, вак мәнфәгатьләрне табарга тырышабыз.

Биредә һәрберсе дә үзенә генә кирәклекне сөйли. Кызганыч, менә мин уңышка ирешә алмадым, диләр. Бары тик милләт турында уйлау гына синең зыялылыгыңның билгесе була. Халкың турында уйлау гына. Элита булу өчен үзеңне югарыга чыгаруны уйларга түгел, үзеңне корбан итү мөмкинлеге барлыгын уйлау. Ләкин тиктомалдан башны амбразурага да атырга кирәкми. Татар акыллы һәм зыялы булырга тиеш. Начар заманалар килде, димәк, көчле кешеләр туачак. Безнең киләчәгебез бар! Гаяз Исхакый ике йөз елдан соң инкыйраз дигән бит. Аның буенча тагы йөз еллык кына гомере бар татарның. Ләкин минемчә алай гына булырга тиеш түгел, яшибез әле! Яшибез дип яшик, әзме-күпме татарча сөйләшик! Беркем дә беркемнән дә көлми. Ничек булдыра аласың, шулай сөйләш. Яраклашырга кирәкми. Менә бу очракта бетәчәкбез.

Дәүләтчелеге булган халыкны юк итү сәясәтен алып баралар

Мәскәү уртасында шушындый әйбернең булуы, шундый штабның булуы минем өчен бик кызык нәрсә. Казанда да “Фикер” клубы, “Шәрык” клубы бар. Ләкин без Казанда да бу хәтле халык җыя алмыйбыз әле. Бу бик әйбәт. Әле тагы “Бердәмлек” клубы да бар икән. Артеменконың сүзен тагы искә алыйм әле. Ул әйтә, татарча сөйләшү сәясәткә дә, икътисадка да йогынты ясамый, димәк, ул кирәк тел түгел дип әйтә. Дөрес түгел. Әгәр дә без ул әйткәнчә яши башласак, без телсез, динсез, илсез, байраксыз имансыз халыкка әйләнеп калачакбыз. Алар шуны тели. Ул империягә кирәк. Дәүләтчелеге булган халыкны юк итү сәясәтен алып баралар. Без моңа бирешмәбез әле. Әгәр дә үзләрен татар дип санаган, татарлыкны алга сөргән Марат Башаровлар, Чулпан Хаматовалар, Ләйсән Үтәшевалар үзләрен татар дип санап, татарлыгын кычкырып әйтәләр икән, алар татарча белмәсәләр дә, алар белән горуланып яшик! Мин аларны милли элита дип саныйм. Без беркемнән дә баш тартырга тиешле түгел. Татарлыгыбыз белән горурланып яшик" диде Искәндәр Сираҗи.

Очрашуда сорау бирүчеләр дә, чыгыш ясаучылар да бик күп булды. Хәтта бер абзый баласының татарча өйрәнергә теләмәвен, хатынының башка милләттән булуын әйтеп, "әгәр дә бик яхшы методика табып, иртәгәдән минем балам татарча сөйләшә башласа, мин үземне корбан итәргә дә әзер", диде. Чыгыш ясаучылар аңа җавап итеп: “бернинди дә могҗиза методикалар юк, көн дә биш кенә сүз булса да туган телегезне өйрәнегез. Туган тел – ул аралашу чарасы гына түгел, татар өчен иман ачкычы да”, диделәр.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG