Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү яшьләре шаяннар һәм тапкырлар бәйгесендә шартнамә темасына шаяртты


Мәскәүдә татар яшьләре "Шаяннар һәм тапкырлар мәҗлесе"ндә
Мәскәүдә татар яшьләре "Шаяннар һәм тапкырлар мәҗлесе"ндә

Мәскәүдә беренче тапкыр татар студентлары арасында Шаяннар һәм тапкырлар мәҗлесе (КВН) үтте.

15 октябрь Мәскәү татар мәдәни үзәгендә татар студентлары арасында беренче тапкыр Шаяннар һәм тапкырлар мәҗлесе (ШТМ) үтте. Анда Мәскәү дәүләт халыкара мөнәсәбәтләр институты студентлары Татарстанның сәяси хәлен бәйсезлек өчен көрәшкән Каталония белен чагыштырды.

Мәскәү яшьләре шаяннар бәйгесендә шартнамә темасына шаяртты
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:14 0:00

Мәскәүдәге татар яшьләре әлеге уенда Татарстан һәм татарның Русиядәге авыр хәлен дә ачып салды. Татар телен өйрәнү, милли дуслыкны ныгыту проблемнарын күтәрделәр. Студентлар татар теленә һөҗүм барганда яшьләр телгә бигрәк тә игътибарлы булырга тиеш дип саный.

Халыкара мөнәсәбәтләр институты студенты Артур Рәхмәтуллин фикеренчә, юмор аша проблемны күрсәтеп, сүзне тиешле урынга ишеттерергә кирәк.

Чараның төп оештыручысы, алып баручы Динар Сәләхов белдергәнчә, Мәскәүдә татарча ШТМ оешып китү – тарихи вакыйга. Моңа кадәр татар яшьләре арасында мондый чара узмаган булган.

"Шаяннар һәм тапкырлар мәҗлесе"
"Шаяннар һәм тапкырлар мәҗлесе"

ШТМда Мәскәү дәүләт халыкара мөнәсәбәтләр институты (МГИМО), Русия халыклар дуслыгы университеты, Губкин исемендәге Русия дәүләт нефть һәм газ университеты, Пирогов исеменднге медицина университеты студентлары һәм Мәскәү татарлары "штабы" яшьләре катнашты. Уенны карарга килүчеләрнең 95 проценты яшьләр иде. Оештыручыларны залның тулы булуы, хәтта утырырга урын житмәү дә сөендерде.

Сәләхов исә уенда барлык уку йортларының катнашмавын телгә алды һәм аның өчен лидерлар кирәклеген белдерде.

Оештыручылар киләсе уеннарны бары тик татарча гына үткәрергә җыена. Җиңүче такым Мәскәү данын Казанда узачак бәйгедә яклаячак дип тә әйтелде.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG