Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү зыялылары татар яңа күтәрелеш алыр дип өметләнә


Сулдан: Миләүшә Хәбетдинова, Искәндәр Гыйләҗев, Мансур Гыйләҗев, Азат Әхтәриев

Мәскәүнең татар мәдәни үзәгендә бертуган Искәндәр һәм Мансур Гыйләҗевлар, доцент Миләүшә Хәбетдинова белән очрашуга килгән татарлар ана теленә бәйле борчыган сорауларын бирде. Татар киносы киләчәге турында да кызыклы фикерләр әйтелде.

19 гыйнвар Мәскәүнең татар мәдәни үзәгендә татар җәмәгатьчелеге Казан университеты профессоры Искәндәр Гыйләҗев, аның бертуганы драматург, киносценарист Мансур Гыйләҗев һәм фәннәр кандидаты, доцент Миләүшә Хәбетдинова белән очрашты. Татарстанның вәкаләтле вәкиллеге оештырган очрашуга килүчеләрне тамашачы дип кенә әйтәсе килми, чөнки бирегә чынлап та туган теле белән кызыксынган, соңгы вакытта туган тел тирәсендә барган бәхәсләргә битараф булмаган Мәскәү зыялылары җыелган иде.

Бу алар өчен туган тел турында сорау бирердәй, бәлки тиешле җавапны да ишетердәй беренче шундый очрашу иде. Искәндәр Гыйләҗевнең әле Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты мөдире икәнлеген дә истә тотсак, очрашуга килүчеләр ул татар теле турында барлык сорауларга да җавап бирә алырлык белгеч дигән фикердә иде.

Искәндәр әфәнде үзенең чыгышында башта Казан университетының Татарстан, татар тарихын өйрәнү кафедрасының эше турында сөйләде.

Искәндәр Гыйләҗев чыгыш ясый
Искәндәр Гыйләҗев чыгыш ясый

"Безнең кафедрага ел саен 25 бала кабул ителә. Инде ике чыгарылыш булды. Төрки халыклар тарихына багышланган магистратура да бар. Яңа кафедра Татарстан һәм Русия төбәкләрендә яшәүче татарлар тарихын өйрәнәчәк. Шушы юнәлештә Фәннәр академиясендә дә эшләр бара. Рус телендә алты том, татар телендә биш том татар энциклопедиясе дөнья күрде. Хәзер инде татарча энциклопедиянең алтынчы томы әзерләнеп бетәчәк. Татарстанда татарның тарихи урыннарына, торак җирләренә багышланган өч томнан торачак зур фәнни эш тә эшләнә.

Тагын бер юнәлеш – диаспораны өйрәнү. Ул элекке совет республикаларыннан башланды. Узган ел “Казакъстан татарлары” дип аталган китап дөнья күрсә, алга таба “Үзбәкстан татарлары”, аннары “Азәрбайҗан татарлары”, “Русиядә яшәүче татарлар” дигән фәнни эшләрне чыгару планлаштырыла”, диде ул.

Чыгышларда мәгълүмат шулхәтле күп иде, хәтта “Русиядә без диаспора түгел, без – төп халык” диючеләр дә бу темага артык сүз куертып тормады. Күпчелекне Татарстанда татар теленә булган мөнәсәбәтнең шул ноктага килеп җитүе кызыксындырды.

Ун ел декан булып эшләдем, дәреслек, методика мәсьәләсендә бернәрсә дә эшли алмадым

"Бу сорауга мин генә түгел, башкалар да җавап бирә алмый. Татар телен ничек саклап калырга? Татар телендә укымаган язучы баласы буларак бу хакта әзер рецепт миндә юк. Бар дисәм дөрес булмас иде, бары тик үз позициямне генә әйтә алам. Без татар теле – дәүләт теле дидек тә, эйфориягә бирелдек, тынычландык, шигаргә кайтарып калдырдык.

Ун ел декан булып эшләдем, дәреслек, методика мәсьәләсендә дә бернәрсә дә эшли алмадым. Мин үз фикеремне әйттем ул вакытта. Татарча белүчеләргә бер дәреслек, белмәүчеләргә – икенче дәреслек, рус теллеләргә – башка төрле дәреслек кирәк дип чыктым. Ләкин миңа каршы килделәр", диде Искәндәр Гыйләҗев һәм сүзен дәвам итеп, "Хәтта яңа куелган министр да (Татарстан мәгариф һәм фән министры Рәфис Борһанов – ред.) йөз көн узмый миңа ул хакта сорау бирмәгез дип әйтеп куйган, шулай булгач нәрсә дисең?" дип өстәде.

Татарстан парламентының барлык депутатлары да бертавыштан татар теле ихтыяри өйрәнелергә тиеш дип тавыш биргәннән соң, татар теле мәҗбүри укытылырга тиеш дип әйтеп килгән Татарстан президенты да бу тарафтан сүзсез калды, диде Искәндәр Гыйләҗев.

Мөхәммәт Миначев сорау бирә
Мөхәммәт Миначев сорау бирә

Казан кунаклары Татарстан яшьләре алып барган эшләр турында да сөйләделәр. “Гыйлем”, “Калеб”, “Печән базары” кебек кызыклы проектлар турында әйттеләр һәм аларда татар телен өйрәнүдә ихтыяҗ барлыкка басым ясадылар.

Кино төшерердәй бик күп тарихи язмаларыбыз бар, ләкин алырны әлегә тормышка ашырып булмый, чөнки тәҗрибә җитми

Драматург, кино белгече Мансур Гыйләҗев бүгенге көндә татар киносына мохтаҗлык бик зур диде. Татар халкын берләштерүдә татар киносының әһәмияте бик зур дип әйтте. Ул шулай ук бүгенге көндә Якутиядә кино төшерүнең югары күтәрелгәне турында сөйләп, татар киносын да шул югарылыкка күтәрәсе иде, диде. Соңгы елларның уңышлы фильмнары дип “Зөләйха”, “Бибинур” фильмнарын атады. Февраль аенда Мәскәүдә Кино йортында “Байгал” дип аталган яңа татар киносы күрсәтеләчәк, диде. Мансур әфәнде шулай ук кинематографка татар яшьләренең килүен, аларның татар телен өйрәнергә зур ихтыяҗлары булуын әйтте. Безнең кино төшерердәй бик күп тарихи язмаларыбыз бар. Ләкин бүгенге көндә әле аларны тормышка ашырып булмаячак, чөнки тәҗрибә җитми, бәлки бер ун елдан гына аларга керешеп булачак дигәнгә, очрашуга килгән халык, "нигә алай озак тартмага салырга уйлыйсыз, бүгеннән башларга кирәк, без әһәмиятле милләт, без үзебезнең милләтне күрсәтергә тиеш, ун ел көтмибез - 3-4 ел вакыт сезгә!" дигән фикерләрен әйттеләр.

Кайбер чыгыш ясаучылар, без тарихыбызны күрсәтә башласак, безгә рөхсәт бирмәячәкләр бит, дигәнгә Мансур әфәнде, “Зөләйха” фильмы нинди авыр темага багышланган булса да, каршылыклар булмады ул вакытта, диде.

Язучы Ринат Мөхәммәдиев сорау бирә
Язучы Ринат Мөхәммәдиев сорау бирә

Язучы Ринат Мөхәммәдиев телевидениедә барган татарча спектакльләрдә яртысы русча сөйләшә, әдәбиятның үз кануннары бар, ул алай булырга тиеш түгел, дигән фикерен әйтте.

Очрашу зур булмаган бүлмәдә уздырылганга күрәдер, халыкка утырырга урын җитмәде. Очрашуда Татарстанның элекке мәгариф министры Фарис Харисов, профессор Илдар Үтәмешев, фәннәр докторы Нәзиф Мириханов, Татарстанның Русиядәге вәкаләтле вәкиле урынбасары Азат Әхтәриев, җәмәгать эшлеклеләре Мөхәммәт Миначев, Гаяр Искәндәров – барлыгы йөзгә якын кеше катнашты. Алар сорау биреп кенә калмады, үз фикерләрен дә әйттеләр.

Мәскәүдән кем генә килмәсен Татарстанда колач җәеп каршы алалар. Ә алар китә дә татар теленә каршы үз кануннар тәкъдим итәләр

Фарис Харисов: "Татар җәмәгатьчелегенә тиешле бәя бирүче булмады. Телләр турында бик күп дискуссияләр булды. 2009 елда Шәймиев катнашында да очрашулар булды. Ләкин сөйләштеләр дә шуның белән бетте. Татарстан ягыннан сүлпәнлек күрсәтелде. Тагы шунысы бар -Татарстанда, мәгәриф дип Мәскәүдән кем генә килмәсен, аларны колач җәеп каршы алалар. Кем алар, нинди кешеләр йөри, шуны белүче юк. Ә алар килеп-китеп йөриләр дә, татар теленә каршы үз кануннарын тәкъдим итәләр. Депутатлар да сүзсез. Алар хәзер Дәүләт думасында гына 17 якын депутат бит", диде.

Казан кунаклары белән очрашырга килүчеләр үзләрен борчыган сораулар да бирделәр. Мәсәлән, чыгышы белән Фикрәт Табиев авылыннан булган, анда аның музеен оештырган Рәшит Бикбулатов ярдәмгә мохтаҗ булуын әйтте. Ул авылы турында сөйләп, 7 мәчетле, 4 мәдрәсәле авылда бары тик бер мәчет калганын әйтте. Минем өемне дә яндырдылар, халык битараф, кая барырга дигән сорау бирде. Аңа турындан-туры Бөтендөнья татар конгрессына мөрәҗәгать итәргә киңәш бирделәр.

Сүз бетеп барган татар авылларына да, мәчеттә русча вәгазь сөйләгән муллаларга да кагылды, татар шәҗәрәләре турында да булды. Дөресен әйткәндә, Мәскәү зыялылары Казан кунаклары алдында эчләрен бушатып, үзләрен борчыган проблемнар белән уртаклашты.

Уңнан: Назиф Мириханов, Фарис Харисов
Уңнан: Назиф Мириханов, Фарис Харисов

Ләкин татар теленең алдагы язмышы хакында берәү дә җавап бирә алмады. Шул ук вакытта Нәзиф Мириханов бу очрашуны "күчеш чорының башы" дип атады.

Бүген беренче тапкыр барысы да татарча сөйләде, мишәрлегеннән дә оялып тормадылар

"Караңгы пәнҗешәмбе дип тә әйттеләр. Татарстан парламенты бертавыштан татар теле ирекле өйрәнелергә тиеш дип тавыш биргән икән, шул вакыттан бирле татар инде башка. Ул башкача уйлый башлады. Татар уйга калды. Татар үзенә сорау бирә. Бу хәлдән соң бу беренче очрашу Мәскәүдә. Кеше күп түгел дә кебек. Ләкин монда утыручы һәр кеше биш татарга тора. Бу концертка килә торган тамашачы түгел. Менә игътибар иттем: бүген беренче тапкыр барысы да татарча сөйләде. Үзенең мишәрлегеннән дә оялып тормадылар. Ничек белә, шулай сөйләделәр бүген. Барыбыз да бер-беребезне аңладык. Бу әйбәт фал. Биредә сәясәтчеләр дә, җитәкчеләр дә юк. Тик әйтеләсе сүзләр әйтелде. Ул фикерләр кайчан булса да кирәкле җиргә барып җитәр дип уйлыйм. Биредә сәяси мәсьәләләр дә, иҗтимагый проблемнар да күтәрелде. Аларны барлау бара. Мин уйлыйм, татар теле буенча бик көчле програм кабул ителәчәк. Башкача булырга мөмкин түгел. Ул тормышка ашырырлык булачак. Минемчә татар яңа күтәрелеш алачак. Бу бик кызыклы һәм бик кирәкле очрашу булды", диде Мириханов.

Очрашуда катнашкан галимә Миләүшә Хәбетдинова шушы көннәрдә татар җәмагатьчелеге 90 еллыгын билгеләп үткән татар халык язучысы Аяз Гыйләҗевнең маҗар телендә чыккан "Йәгез, бер дога" китабы турында сөйләде һәм аның Маҗарстанда тәкьдим ителүе турында мәгълүмат җиткерде. Шул ук көнне кич белән Аяз Гыйләҗевнең рус телендә дөнья күргән ул китабы ГУЛАГ музеенда тәкъдим ителде.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG