Accessibility links

Кайнар хәбәр

Аяз Гыйләҗев романының маҗарча тәрҗемә басмасы тәкъдим ителде


Рита Хәсәнова һәм Арпад Галгоци
Рита Хәсәнова һәм Арпад Галгоци

Аяз Гыйләҗевнең "Йәгез, бер дога" китабы Гыйләҗев белән бергә ГУЛАГта тоткын булган Арпад Галгоци тарафыннан маҗар теленә тәрҗемә ителеп, аерым китап булып чыкты.

Аяз Гыйләҗевнең (1928-2002) "Йәгез, бер дога" китабын маҗар телендә чыгаруны финанслауны тулысынча Маҗарстан ягы алган. Китап чыгаруда Будапешт татар милли үзәге җитәкчесе Рита Хәсәнова башлап йөргән, шулай ук ГУЛАГ фонды ярдәм иткән.

Пәнҗешәмбе Казанда узган матбугат очрашуында хәбәр ителгәнчә, "Йәгез, бер дога" әсәре ике ай ярым эчендә тәрҗемә ителгән. Тышлыкта – Аяз Гыйләҗевнең Арпад Галгоци әсирлектә ясаган сурәте.

Казан федераль университетының татар әдәбияты кафедрасы доценты Миләүшә Хабетдинова әлеге романны инглиз теленә тәрҗемә итү теләген дә белдерде. Ләкин моның чыгымнарын күтәрергә әзер булучылар юк, диде ул. "Күзләрен ачучы Зөләйха артыннан барганчы, татар әдәбиятының мэтрлары артыннан барасы иде, аларны бренд итеп дөньяга танытсак, татарларны да белә башларлар иде", ди галимә.

Аяз Гыйләҗевнең өч әсәрен төрек теленә тәрҗемә итү белән дә Төркиянең хосусый оешмасы шөгыльләнгән.

Былтыр "Йәгез, бер дога" романы уырс теленә тәрҗемә ителгән.

Хабетдинова "Йәгез, бер дога" романының тагын бер прототибы – Рафаил Шапиро турында мәгълүмат табылуын хәбәр итте. Аның бер туганы белән элемтә урнаштырылган.

Режиссер, Аяз Гыйләҗевның улы Мансур Гыйләҗев Арпад Галгоци турында документаль фильм төшерү планнары белән уртаклашты.

ГУЛАГ михнәтләрен узган татар язучысы Аяз Гыйләҗевнең "Йәгез, бер дога" әсәрендә тоткынлыктагы дусты Арпад Галгоци исемле маҗар егете телгә алына. Язучы аны оста рәссам, шигъри күңелле, горур егет буларак тасвирлый. Еллар узу белән Аяз Гыйләҗев аны эзләп тә карый, ләкин таба алмый. Аяз Гыйләҗевнең теләген аның мирасын өйрәнүче, алты томлык җыентыгын нәшер итүгә әзерләүче галимә Хәбетдинова тормышка ашыра. Ул аны эзләп таба, галимәгә Казандагы Маҗарстан консуллыгы да ярдәмгә килә.

Былтыр Галгоци Азатлыкка эксклюзив интервью биргән иде. Аңа 89 яшь. Маҗарстанда ул – билгеле шәхес. Урыс әдәбиятын маҗар теленә тәрҗемә иткән абруйлы кеше. Әле дә әдәбият белән шөгыльләнүен дәвам итә.

XS
SM
MD
LG