Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 13:29

Галимә Миләүшә Хәбетдинова татар язучысы Аяз Гыйләҗев белән бергә ГУЛАГ михнәтләрен узган маҗар тылмачы Арпад Галгоцины эзләп тапкан. Азатлык тәрҗемәче белән әңгәмә корды. Ул татар язучысы турында истәлекләре белән уртаклашты.

ГУЛАГ михнәтләрен узган татар язучысы Аяз Гыйләҗевнең "Йәгез, бер дога" әсәрендә лагерьдаш дусты Арпад Галгоци исемле маҗар егете телгә алына. Язучы аны оста рәссам, шигъри күңелле, горур егет буларак тасвирлый. Еллар узу белән Аяз Гыйләҗев аны эзләп тә карый, маҗар әдибе Даби Иштваннан бу уңайдан ярдәм сорый, әмма ул андый кешене тапмый. Аяз Гыйләҗев аны Арпад Голгоци дип эзли, ә аның фамилиясе Галгоци булып чыккан. Бер хәреф хатасы аркасында ике иптәш очрашмый кала. Аяз Гыйләҗевнең теләген аның мирасын өйрәнүче, алты томлык җыентыгын нәшер итүгә әзерләүче галимә Миләүшә Хәбетдинова тормышка ашыра. Ул аны эзләп таба, галимәгә Казандагы Маҗарстан консуллыгы да ярдәмгә килә.

Арпад Галгоци Азатлыкка эксклюзив интервью бирде. Без аның белән телефоннан бер сәгатьләп урысча сөйләштек. Аралашуга бик җиңел кеше. Әңгәмәдәшебез бик матур әдәби телдә сөйләшә, җор сүзләр кыстыргалый, канатлы сүзләр куллана. 88 яшьтә булуына карамастан бик зиһенле. Актив тормыш алып бара. Маҗарстанда ул – билгеле шәхес. Урыс әдәбиятын маҗар теленә тәрҗемә иткән абруйлы кеше. Әле дә әдәбият белән шөгыльләнүен дәвам итә. Ул арада бакчада казынырга яратам, ди. Спортны да үз итә. Узган ел дуслары аңа йөгерү бәйгесен оештырган. 100 метрны 19 секундта үтеп шаккатырган.

Маҗарстанда советларга каршы сугышканы өчен ул 20 ел төрмәгә хөкем ителгән, Советлар берлегенә депортацияләнгән. Туган ягына кире әйләнеп кайтканчы Советлар берлегендә 13 ел яшәгән, шуларның 7 елы ГУЛАГ лагерьларында узган. Без аның белән шундагы тормышы, Аяз Гыйләҗев аның хәтерендә ничек истә калуы, бүгенге тормышы, Татарстан, татарлар турында ниләр белгәне хакында сөйләштек.

"Әни гарьлегеннән асылынып үлде, әти кайгыны күтәрә алмады"

– Арпад әфәнде, Сез ГУЛАГка ничек барып эләктегез?

– 1947 елда миңа 19 яшь иде. Маҗарстанга бәреп кергән Совет армиясенә каршы сугыштым. Алар Маҗарстанны азат итте дип санала, әмма азат итүчеләр алай кыланмый иде. Маҗарлар арасында аларга куанучы булмады. Студентлар каршылык күрсәтә башлады. Яшерен оешмалар барлыкка килде. Мин алар турында ишетеп кенә белә идем. Барысы да 1944 елда башланды. Совет солдатлары әниемне көчләде.

Аларның вәхшилекләрен тасвирлыйсым килми, авыр ул миңа. Әмма әни бу мәсхәрәне күтәрә алмады, ахыр чиктә ул гарьлегеннән үз-үзенә кул салды, асылынып үлде. Без әти белән икәү калдык. Әти дә акылдан язарлык хәлдә иде, бер ел да үтмәде, кайгыдан йөрәге ярылып үлде. Мин ялгыз калдым. Түзәрлек хәл калмады. Мин кораллы инкыйлабчылар хәрәкәтенә кушылдым. Ике ел дәвамында без, студентлар, гимназистлар, совет солдатларына каршы сугыштык. Тимер юлларда эшелоннарга һөҗүм иттек, корал, сугыш кирәк-яраклары сакланган урыннарны бастык. Ике ел шулай дәвам итте. Әмма безне тоттылар.

Маҗарстан полициясе фатирга бәреп керде. Бу 1947 елның 1 июле, төнге бер иде. Тикшерәбез дип алып киттеләр. Иртәгә өеңә кайтырсың, диделәр. Алдадылар. Мине КГБ кешеләренә тапшырдылар. Алардан инде ычкына алмадым. Мине дә, башкаларны да җәзаладылар, ни өчен каршы сугыштыгыз, хәрәкәтегездә кемнәр бар дип бертуктаусыз сорау алдылар. 5 сентябрьдә хәрби трибунал мине 20 елга хөкем итте.

Ике атнадан соң поездга утыртып совет иленә таба юл тоттык. Беренче утырган лагерь Чиләбедә иде. Бер елдан соң мине Карагандага алып киттеләр. Анда мин 1954 елга кадәр утырдым.

"Безне кеше чыдый алмаслык шартларда тоттылар"

– ГУЛАГ лагерында шартлар нинди иде?

Лагерьда акылдан язу бик җиңел

– Беренче елны Чиләбедә коточкыч авыр булды. Шартлар кырыс иде. Бик нык салкын, аның сөякләргә кадәр үтүе әле дә хәтердә. Гел ач идек. 44 килога калган идем. Әмма исән калдык. Фашистларның үлем лагеры белән ГУЛАГның аермасы шунда: безне ачлык, ялангачлык белән иза чиктерделәр, кеше чыдый алмаслык шартларда тоттылар. Тоталитар системның төрмәләре ял итү урыны түгел, шулай да сакчылар бервакытта да безгә кул күтәрмәде. Рухи яктан сынмау мөһим иде. Акылдан язу бик җиңел. Ихтыяр көчең булмаса, сынасың. Йөзеңне саклау да әһәмиятле. Лагерьда үзара сугышлар юк иде, баш күтәрүләр дә булмады. Урлашуларны да хәтерләмим. Күбесе зыялы дини кешеләр иде бит. Ходайга ышану сабыр итәргә өйрәтә. Без барыбыз да иреккә чыгуны көттек. Ходайның рәхмәте, минем белән төрмәдә утыручылар ярдәме белән исән калдым.

– Арпад әфәнде, Сезнең белән бергә бер лагерьда татар язучысы Аяз Гыйләҗев та утырган, аның белән ничек таныштыгыз?

Аяз белән без – яшьтәшләр, фикердәшләр

– Лагерьда төрле кешеләр бар иде: алман, поляк, япон, кытай, латышлар һәм башкалар. Чын интернационал. Күбесе зыялы кешеләр иде. Мин башта Караганданың җыелма бер лагерында идем, аннары мине кечерәк хезмәт лагерына күчерделәр.

Актас авылы янында без таш чыгардык. Аяз күрше бригада җитәкчесе иде. Тәбәнәк буйлы, күзлекле татар дип истә калган. Эшчән. Аның белән танышкач, укымышлы, белемле, киң карашлы икәнен аңладым. Бер баракта тордык. Без тиз дуслаштык, яшьтәшләр дә, фикердәшләр дә булып чыктык. Аннары аның бик принципиаль булганы ачыкланды. Ярты ел аралашканбыз булып чыга. Төрмәдә утырганда нинди кеше белән аралашуың мөһим. Анда да төрлесе булды. Кемнедер үз итми идек, ышаныч булмагач, ачылып китеп сөйләшеп булмый. Шулай да фикердәшләр дә күп иде. Аяз да шундый иде. Сине сатмаячагы, аңа ышанып серләрне сөйли алырлык кеше булды. Лагерьда ике татарны белә идем. Икесе дә ышанычлы егетләр булды.

Аяз Гыйләҗевкә Чыңгыз һәм Батый кушаматы тагылган

– Ниләр турында сөйләшә идегез?

– Сәясәт турында. Совет берлегенең тоталитар режимын сүгеп телгә алмаган көн юк иде бугай. Мондый илдә кешләр яши алмый, кеше ирекле туа, ирекле яшәргә тиеш. Тарих, әдәбият турында сөйләштек.

Аяз белән татарлар темасына күп сөйләшә идек. Мин татарлар турында белә идем. Чыңгызхан гаскәре белән Маҗарстанга кадәр килеп җиткәне тарихта билгеле. Шуңа да без берара Аязны кызыклап Чыңгыз дип тә йөрттек. Аннары аның монгол, ә Батый татар икәне ачыклагач, Аязга яңа кушамат тагылды. Ул Батыйга әйләнде. Безгә аның өчен үпкәләми иде. Мин үз милләтем, ул үз татар тарихын сөйли идек. Урысча аралаштык. Бергә озаграк аралашкан булсак, бәлки мин аны маҗар теленә, ул мине татар теленә өйрәтер иде. Лагерьда азәрбайҗан, казакълар белән уртак сүзләрне тапканыбыз хәтердә калган.

– Ә Сез урыс телен төрмәгә эләккәнче белә идегезме?

Зонада мине эштән азат иттеләр, рәсемнәр ясадым

– Белми идем. Лагерьда бер ел утырып чыккач, үземдә рәсем ясау сәләте барлыгын аңладым. Портретлар бик оста килеп чыга башлады. Лагерьда мондый сәләткә ия булу – көтелмәгән бәхет. Мине эштән азат иттеләр, рәсемнәр ясадым. Барак, бригада начальниклары минем белән дус иде. Башкалар белән чагыштырганда минем тормыш ул кадәр коточкыч түгел иде. Миндә китапханәләргә йөрү хокукы булды. Ипилек-тозлык урысчаны белгән килеш Толстой, Достоевский, Чеховларны укый башладым. Минем өчен искиткеч дөнья ачылды. Аннары андагы бер шагыйрь кеше Михаил Лермонтовны укып кара әле дип тәкъдим итте. “Демон”ны укып чын-чынлап шаштым. Йотлыгып укыдым. Урыс телен лагерьда үзләштердем, бүген дә ун битлек диктантны хатасыз яза алам дип мактана алам.

Сүз уңаеннан, Аяз Гыйләҗевнең рәсемен дә ясаганмын икән. Бу турыда Миләүшә Хәбетдинова әйтте. Аяз Гыйләҗев аны саклаган икән, рәсемнәрем китабында да басылып чыккан икән. Бик кызык. Карыйсы килә.

Аяз Гыйләҗевнең лагерьда ясалган портретлары. Авторы Арпад Галгоци

Аяз Гыйләҗевнең лагерьда ясалган портретлары. Авторы Арпад Галгоци

– Арпад әфәнде, ә Сез кайчан иреккә чыктыгыз?

– Сталин үлү белән без азат ителдек. Чит ил кешеләрен бер өлешен 1953 елның көзендә кайтардылар. Икенче өлешен 1955 елда җибәрделәр. Мин икесенә дә эләкмәдем. Мине яшь җинаятьче буларак 1954 елда иреккә чыгардылар. Маҗарстанга кайтып җитәр өчен вәкиллек белән элемтәгә керергә кирәк иде, кирәкле документлар көттем. Кәгазь боткасы аркасында 1960 елда гына Маҗарстанга кайтырга насыйп булды.

​6 ел двамында мин ирекле кеше булып Карагандада яшәдем. Анда янгын сүндерүчеләр бригадасының башлыгы булып эшләдем. Кешеләр миңа яхшы мөнәсәбәттә булды. Бу эшкә дә лагерьның элекке мөдире урнаштырды. Маҗарларны ярата иде, гадел кеше булды. ГУЛАГ системында сирәк булса да мондый күренешләр була иде.​

"Тоталитар режим белән урыс кешеләре арасында аерма зур"

– Маҗарстанга кайткач нишләдегез?

– Башта йөкче булып эшләдем. Аннары фарфор заводына урнаштым. Ике ел эшләгәч, тимер кисүче станоклар эшли торган заводка тәрҗемәче булып урнаштым. Техник терминнар белән эш иттем. Башта берни аңламый идем, аннары әкренләп кереп киттем. Өйләндем. Хатыным – маҗар. Кати сау-сәламәт, эшли. Аның белән бергә дүрт бала тәрбияләдек, алты оныгыбыз, бер оныкчыгыбыз бар. Алар кунакка килеп йөри. Хатыным да, балалар да урысча белми. Алар Совет берлеге белән бәйле берни яратмый. Әмма мин совет тоталитар режимын һәм урыс кешеләрен аера беләм. Урыслар да, башка халык та кызыл тоталитар системнан бик күп зыян күрде.​

– Совет режимына каршы көрәшеп Сезнең яшьлек елларыгызның бер өлеше төрмәдә узган, әти-әнисез калуыгыз да шул режимга бәйле. Арпад әфәнде, ачу, нәфрәтләнү хисе бардыр бит?

– Бернинди дә андый хис юк. Үземне бәхетле кеше дип саныйм. ГУЛАГ лагерында утыруым – тормышның зур тәҗрибәсе. Мин бит төрмәдә кызыклы зыялы кешеләр белән таныштым, бу миңа шәхес булып формалашуыма ярдәм итте. Алар белән бәйле барлык хәтирәләр дә якты.​

Биредә мин урыс әдәбияты белән таныштым. Пушкин, Лермонтовка гашыйк булдым. Кайткач та аларның әсәрләрен маҗар теленә тәрҗемәләрен эзли башладым. Укыдым, ошамады. Камил түгелләр иде. Үзем тәрҗемә итеп карадым, шома гына килеп чыга башлады кебек. Минем кебек урыс поэзиясен чит илгә тәрҗемә итүче юк дип беләм. 68 шагыйрьнең 460 шигырен тәрҗемә иттем. Моннан тыш "Евгений Онегин", "Бакыр җайдак" ("Медный всадник"), "Бакчасарай фонтаны", "Иблис" ("Демон"), "Мцыри" кебек поэмаларны яратып тәрҗемә иттем.

ГУЛАГ булмаса мин бу уңышларга ирешә алмас идем

Эшләремне югары бәяләделәр. Минем турыда ишетеп, 1993 елда кунакка Мәскәүгә чакырдылар. Борис Ельцин кулыннан бүләк алдым. Алар да ГУЛАГ михнәтләрен узып ничек урыс әдәбиятына гашыйк булып, озак еллар дәвамында бу эшкә тугры калып була дип бик аптырганнар иде. Әйе, нәфрәтләнергә дә мөмкин иде, ачуны да саклап була, тик йөрәкне бу хисләр белән бимазалау нигә кирәк? ГУЛАГ булмаса, мин бу уңышларга ирешә алмас идем.

Кызганыч, татарларның әдәбияты кулга эләкмәгән икән. Миләүшә Хәбетдинова Аяз Гыйләҗевнең "Йәгез, бер дога" китабын җибәрәм диде, анда минем турында да язылган икән. Бик дулкынланып көтәм. Укыйсым килә. Будапештта татар-милли үзәк бар, аның җитәкчесе Рита Хәсәнова белән аралашабыз. Әмма сөйләшүләребез, бер-беребезгә ярдәм итү гел урыс әдәбияты тирәсендә булды.

Тылмач Арпад Галгоци Рита Хәсәнова белән

Тылмач Арпад Галгоци Рита Хәсәнова белән

– Аяз Гыйләҗев сезне эзләгән булган икән, әмма тапмаган. Сез ГУЛАГ лагерында утыручылар белән очрашканыгыз бар идеме?

– Мин Русиягә сәяси вәзгыять үзгәргәч кенә килә алдым. Беренче тапкыр 1993 елда, икенче сәфәрем 2000 елда Петербурда булды. Мине кемдер эзли дип башыма да килмәде. Кызганыч, мөмкинлек булса да Аяз белән очраша алмаганбыз. Исемдәге бер хата аркасында мине тапмаганнар. Туган якларга кайткач ГУЛАГны узган маҗар егетләре белән очраша алдым.

Сәясәт белән кызыксынмыйм. Әдәби тәрҗемәләр белән шөгыльләнүемне дәвам итәм. Пушкинның маҗарлар белмәгән тагын күп шигырьләре бар.

Эш көнем иртәнге 4.30да башлана. Хатымның уянуына каһвә пешереп торам. Будапешт янында үз йортыбыз белән яшибез. Бакчабыз бар, аны тәртиптә тотам. Бу эшне дә яратам.

"Татарларның бәйсез булырга хокукы бар"

– Арпад әфәнде, татарлар, Татарстан турында ниләр беләсез?

Татарларның мөстәкыйль яшисе килә икән, шулай булырга тиеш

– Аяз Гыйләҗев татарларның милли азатлык көрәше турында да нидер сөйләгәне истә. Мин дә бераз бу хакта белә идем. Татарлар кебек башкалар да милли азатлыкка омтылып яшәде, әмма Совет берлегендә моңа ирешү авыр иде. Татарларның мөстәкыйль яшисе килә икән, шулай булырга тиеш. Халыклар зинданы нинди булганын күрдек бит. Без XXI гасырда яшибез, иреклек заманы. Халыклар бәйсез, әмма үзара дустанә яшәсен. Басым астында милләтләр үсә алмый. Татарларның моңа хокукы бар. Ходай аларга ирекле һәм бәрәкәтле тормыш насыйп итсен.

Бүгенге ачыклык заманда теләсәң дә, теләмәсәң дә Татарстан турында ишетәсең. Узган ел Казанда су спортлары дөнья чемпионаты булды. Маҗарстанда бу спорт төреннән яхшы спортчылар бар, алар алтын медальләр күп яулады. Телевизордан Казанны гел күрсәтеп тордылар. Чын башкала икән! Бик матур. Казанга бер барып кайтсаң, шәп булыр иде дип уйлап куйган идем. Татарларның ничек яшәгәнен күрү кызык булачак.

* * * *
Татар язучысы Аяз Гыйләҗев 1950 елның 22 мартында кулга алына. Бер ел дәвамында ул Казанның Черек күл төрмәсендә утыра, аннары Караганда лагерына озатыла. Аяз Гыйләҗев ул елларда күпчелек зыялылар кебек советларга каршы оешма төзүдә, Сталинга яла ягуда гаепләнеп хөкем ителә. ГУЛАГ лагерында алты ел утыра. Сталин үлеменнән соң аклана.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG