Accessibility links

Кайнар хәбәр

Федераль үзәктән һөҗүм барганда Татарстан депутатлары яхшылыкка өметен югалтмый. Шартнамәнең гамәлгә кайтуына да, 2020 елга кадәр Татарстанда президент институты сакланачагына да ышына алар.

Ел ахырында депутатлар үз эшчәнлекләренә нәтиҗә ясый. Беренче булып журналистлар каршында 15 декабрь көнне Татарстан Дәүләт шурасының Канунилык һәм хокук тәртибе комитеты хисап тотты. Бихисап эшләр саналды, әмма федераль үзәктән булган һөҗүм турында сүз кузгатылмады. Татарстан белән Мәскәү арасындагы шартнамәнең имзаланмавы да искә алынмады, бу вакыйганы җиңелү итеп күрсәтергә теләмәделәр. Шартнамә, Татарстан Конституциясе, дәүләт теленә булган басым, 2020 елга кадәр президент институтынан колак кагу куркычы хакында журналистлар үзләре кызыксынды.

Конституцияне үзгәртү темасын махсус куерталар

Татарстанда татар теле дәүләт теле буларак мәктәпләрдән кысрыклап чыгарылды. Ул хакта җәмәгатьчелек тә сөйләүдән арыды, республика хакимияте дә бу җиңелүне искә алмаска тырыша. Әмма республиканы утлы табада сикертү, кытыклап тору моның белән генә тәмамланмады. Яңа тема барлыкка килде – төбәкләрне эреләндерү. Русия президенты Путинга 14 декабрь матбугат очрашуында бу хакта сорау бирделәр, ул эреләндерү булмаячак, диде.

Әмма Русия президенты бүген берне сөйли, иртәгә фикерен үзгәртергә мөмкин. Бу милли телләрне укыту мәсьәләсендә ачык күренде. Путин җәй көнне милли телләрне укытуны ата-аналар теләгенә калдырды, ә матбугат очрашуында барлык милли телләр дә үсәргә тиеш дип белдерде. Төбәкләрне бер-берсенә кушу булмаячак дигән сүз сайлау алдыннан Татарстанны һәм төбәкләрне тынычландыру өчен генә әйтелгән матур сүзме?

Татарстан Дәүләт шурасының Канунилык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе Шакир Яһүдин Путинга ышануын белдерде һәм эреләндерү инициативасы булса, төбәкләрдә референдумнар узарга тиеш дип аңлатты.

Шакир Яһүдин
Шакир Яһүдин

Бу мәсьәлә төбәкләрдәге референдум ярдәмендә хәл ителергә тиеш

"Путинның ике төрле сөйли дип уйламыйм. Эреләндерү турында теләк барлыкка килә икән, бу мәсьәлә төбәкләрдәге референдум ярдәмендә хәл ителергә тиеш. Әгәр милли республикалар яки өлкәләр кушыла икән, үз исемендә миллилекне, үзенчәлеген югалткан субъект барлыкка киләчәк. Путин бит халыкларны сакларга, үстерергә кирәк диде. Шул сәбәпле, мин президент булганда эреләндерү булмаячак, дип өздереп әйтте.

Андый очраклар булды. 2004 елда Адыгея белән Краснодар краен берлештерү турында сүз кузгатылды. Адыгея моның белән ризалашмады, аның президенты “отставка”га китте, каршылык туды. Милли республикаларны башка төбәкләр белән кушу мәсьәләсендә саграк булырга кирәк. Милли территориаль бүленеш – Конституция төзелешенең нигезе. Русия Конституциясе дәүләттә яшәгән һәр халыкка үзбилгеләнү хокукын бирә.

Русия Конституциясен үзгәртү турында да сүзләр куера башлады. Җирләргә бүлү турында фикер әйтелә, әмма бу очракта Конституцияләр дә, халыкларның биртигез хокуклы булуы да юкка чыга, дәүләт телләренә урын калмый, бер урыс теле генә кала. Алдан йөгерергә кирәкми, минемчә, бу теманы махсус куерталар.

Татар телен Русиядә икенче татар теле итеп ясарга тәкъдим дә ителә. Әмма бу тормышка ашмаслык хәл. Татарлар күп, тик бөтен төбәкләрдә дә яшәмиләр бит. Татар теле Русиядә дәүләт теле була икән, бөтен документлар, кануннар татарча булырга тиеш. Башта Татарстанда дәүләт теле белән мәсьәләне хәл итәргә кирәк", диде ул.

Татарстанның үзе генә хәрәкәтләнүе мәгънәсез

Быел Татарстан шартнамәдән дә колак какты. Хакимият тә, депутатлар да тел яшәреп килде. Мәскәү белән шыпырт кына сөйләшеп, килешеп булыр дигән ышаныч булды, әмма ахыр чиктә Сергей Кириенко авызыннан шартнамә имзаланмаячак дигән сүзләрне ирештерделәр. Шакир Яһүдин шартнамәнең әлегә вакыты килеп җитмәде, ул аны моңа кадәр "йокыда" дип әйтте. Бүген дә аның вакыты килеп җитмәгән дип әйтте.

Шулай булуга карамастан, Татарстан депутатлары Конституция һәм килешүгә караган кануннарны, аларны тернәкләндерү өчен ни эшли ала? Шакир әфәнде килешү ике яклы гына була ала, әгәр федераль үзәк тискәре җавап биргән икән, Татарстан ягыннан ниндидер хәрәкәтләр ясау нәтиҗәсез диде. Бераз көтәргә кирәк дип әйтте ул.

Без Русиядәге федерализмны барлык мөмкин булган ысуллар ярдәмендә якларга тиеш

"Әгәр бер як сәяси ихтыярын күрсәтми, теләген белдерми икән, нидер эшләүнең мәгънәсе бармы? Мәгънәсен күрмим. Эш актив барды, әмма федераль үзәк килешүсез эшли торган федерация дигәнгә басым ясады. Моның белән ризалашу мөмкин түгел. Русия үзенең федератив төзелешен сакларга тиеш. Без Русиядәге федерализмны барлык мөмкин булган ысуллар ярдәмендә якларга тиеш. Шартнамә мәсьәләсенә килгәндә, ул гамәлдән чыкты, әмма барлык республикаларның Конституцияләрен карап чыктым. Аларда килешү төзү гадәте булмаса да, федераль үзәк һәм республика арасында вәкаләтләр бүлешү турында килешү булырга мөмкинлеге турында язылган, ул каралган. Килешүләр булмаса да, нормалар кала, алар програм кагыйдәгә әйләнә. Кайберәүләр бу сүзгә саклык белән карый, мин исә аны кабатлыйм: "йоклый торган нормалар" дигән төшенчә бар, алар әлегә эшләми.

Шартнамәләр институты – Русиянең зур потенциалы. Кызганычка, ул әлегә кулланылмый. Килешү нәрсә ул? Ул – эксклюзив, аерым төбәкнең үзенчәлекләрен исәпкә алу. Бу эксклюзив легитим була, чөнки килешүләр федераль канун белән раслана. Минемчә, килешүләр гадәте, иртәме-соңмы, торгызылырга тиеш, ул башка федерацияләр, илләрдә дә киң таралган. Моннан тыш безнең бөтен ил "горизонталь килешүләр" белән дә бәйләнгән. Шуңа күрә килешүләр – федерализмның әһәмиятле өлеше. Кайбер мәсьәләләрне федераль кануннар чишәргә тиеш булса да, алар аны чишми. Шартнамә бу мәсьәләләрне хәл итә иде, хәзер исә аның вакыты тәмамланды. Хокукый бушлыклар барлыкка килә”, диде ул.

Татарстан президенты атамасы юкка чыгачакмы?

Татарстан әлегә үзенең дәүләт символларының берсен – президент институтын саклап килә. Әмма 2020 елда Рөстәм Миңнехановның мөддәте тәмамлана. Татарстан парламенты "президент" атамасына бәйле Конституцияне үзгәртергә җыенамы дигән сорау да юлланды депутатка.

2020 елга кадәр президент атамасы калырга тиеш. Аннары күз күрер

"Президент атамасына килгәндә, Путин берничә тапкыр бу мәсьәләне Татарстан, аның халкы үзе хәл итсен дип белдерде. Татарстан халкы исә 2015 елда, Татарстан президенты сайлавында инде үз карашын белдерде: 94,4% тавыш Миңнехановка гына түгел, Татарстан президенты институты өчен дә тавыш бирде. Сайлау һәм референдум исә халык ихтыярын белдерүнең иң югары формасы. Аны исәпкә алмау мөмкин түгел һәм федераль үзәк әлегә моның белән санлаша дип күрәм.

Минем фикеремчә, 2020 елга кадәр президент атамасы калырга тиеш. Аннары күз күрер. Килешү процедуралары кебек формалар кулланырга тиеш дип уйлыйм. Әйтик, Русия Конституциясендә дәүләт органнары арасында бәхәсле мәсьәләләр туса, президент килешү процедураларын куллана ала дип язылган. Бу хәзер кулланылмый диярлек, элек без Татарстан Конституциясе, шартнамә белән эш иткәндә кулланганыбыз булды. Хәзер исә берәр ни чыкса, шунда ук прокуратура күрсәтмәләре чыга. Килешү процедуралары бернинди нәтиҗәгә китермәсә, президент бу мәсьәләне мәхкәмәгә тапшыра ала.

Хәзер федераль үзәкнең үз фикерен әйтү чираты. Президент атамасы – Русия имиджы, аның икътисади хәленә бернинди зыян китерми. Киресенчә, Рөстәм Миңнехановның чит илләр җитәкчеләре белән аралашуда бу өстенлек кенә булып чыга, шул исәптән Русиягә дә”, диде Шакир Яһүдин.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG