Accessibility links

пәнҗешәмбе, 23 ноябрь 2017, Казан вакыты 05:15

Сәясәт белгече, КФУ профессоры Мидхәт Фарукшин шартнамә имзалануына өметләнергә кирәкми, федераль үзәк үз фикерен ачыктан-ачык әйтте дип саный. Галим фикеренчә, Татарстан җитәкчеләре үзләре дә шартнамә имзалану өчен тырышмады, алар федераль үзәкнең өркетүенә буйсына. Азатлык галимнән Казан Мәскәүгә ничек җавап бирергә тиеш дип сорашты.

– Мидхәт әфәнде, Русия президенты идарәсе башлыгы урынбасары Сергей Кириенко, Казан белән Мәскәү арасында вәкаләтләр бүлешү турындагы шартнамә үзенең тарихи ролен үтәде, Русия дәүләтчелеге килешүләр нигезендә төзелми, дип белдерде. Бу нәрсәне аңлата? Мәсьәләгә нокта куелдымы?

– Килешүнең имзалануын көтеп утырырга кирәкми. Әйе, Сергей Кириенко югары вазифа били, әмма килешү имзаланырга тиешме-юкмы, бу кайчан була – аның вазифасындагы вәкаләтләр түгел. Ул тәкъдим итә, фикер белдерә ала. Иманым камил, Кириенконың бу сүзләре Русия президенты Владимир Путин белән килешенгән. Мәсьәлә инде иң югары даирәләрдә хәл ителеп, Кириенко аша җиткерелде. Русия шартнамәне имзаларга теләми, бу булмаячак.

Мидхәт Фарукшин
Мидхәт Фарукшин

– Шартнамә юк икән, Русия федерациясендә Татарстанның урыны нинди булачак? Хокукый коллизия барлыкка киләчәк дип әйттеләр. Бу нидән гыйбарәт булачак?

– Бернинди дә коллизия юк. Русия һәм Татарстан Конституциясе нигезендә Татарстан – субъект диелгән. Федераль үзәк белән субъектлар арасында килешү төзү мөмкинлеге бар. Әмма ул кәгазьдә генә.

Тарихи факт – бәйсезлек юк

Моңа кадәр ничек булды, шулай булачак. Татарстан – Русиянең субъекты. Ул Русиядән бәйсез, аның кануннарына буйсынмый дигән бер генә хокукый норма юк. Һәрхәлдә халыкара хокук ягыннан бу хакта берни әйтелми. Татарстан Русия кануннарыннан тыш хәрәкәт итә дип әйтеп булмый. Тарихи факт – бәйсезлек юк.

Килешүгә килгәндә, 2007 елгы килешү 1994 елгысы белән чагыштырырлык та түгел. Соңгы "имидж" шартнамәсендә ниләр бар соң? Төрле мәсьләләрне хәл итү өчен Татарстан федераль үзәкнең хакимият органнары белән килешүләр имзалый ала диелгән. Алар Русия Дәүләт думасы тарафаннан расланырга тиеш. 10 ел эчендә андый бер генә очрак та булмады. Татарстаннан читтә яшүче татарларга ярдәм күрсәтә ала дип язылган. Рәхим итегез! Кем тыя? Русия буйлап вәкиллекләр оештырырга берни комачауламый. Бу эшләр Татарстан бюджеты нигезендә башкарыла. Татарстан президенты булырга дәгъва кылучы намзәтләр ике дәүләт телен белергә тиеш дип язылган. Бусы – кирәкле, мөһим маддә. Килешүдә шулай ук паспортларга Татарстанның рәсми билгеләре белән татар телендә кушымта беркетү дип язылган. Моны зур казаныш дип санап булмый, ничек кенә булмасын ул – Русия паспорты.

Татарстан хакимиятенең зур хатасы – федераль үзәккә нинди өлкәдә вәкаләтләр бүлешергә кирәклеге хакында берни әйтмәде. Бер генә тәкъдим яңгыратмады. Кирәк, мөһим дигән гомум сүзләрдән ары китмәделәр.

– Мәсәлән, Татарстан нәрсә тәкъдим итәргә тиеш иде?

Тел сәясәте – республикалар вәкаләте

– Беренче чиратта вәкаләтләр бүлешү мәгариф өлкәсенә кагылырга тиеш иде. Әлегә барлык вәкаләтләр федераль үзәктә тупланган. Ничек, күпме укытуны Мәскәү хәл итүе дөрес түгел. Тел сәясәте – республикалар вәкаләте. Федераль стандартларга төбәк компонентын тыгып кара! Татарстан тарихын да, татарлар тарихын да укытып булмый. Килешү төзергә теләгән кеше барысын да аңлатырга тиеш иде. Маддәләр белән мөһимлеген җиткерү бурычын үтәмәделәр.

– Федераль үзәк шартнамәдән курка дип әйтергә нигез бармы?

– Аны имзаланмауның беренче сәбәбе – төгәл кайсы тармакта вәкаләтләр бүлешү турында сөйләшмәү булса, икенчесе – Татарстанның начар үрнәк күрсәтү мөмкинлеге. Татарстан сорый икән, тигез хокуклар принциплары нигезендә башкалар да килешүләргә дәгъва итә ала. Федераль үзәккә болар кирәкме? Юктыр дип уйлыйм. Дөрес, вәкаләтләр таләп итү, килешү нигезендә эш итү – нормаль күренеш. Әмма тагын бер тапкыр кабатлыйм, төгәллек булмады. Республика элиталарының бары тик менә Татарстанның килешүе бар, без менә нинди тәти дип күрсәтү омтылышы гына сизелде.

– Татарстан хакимияте шартнамә имзалансын дип артык тырышмады кебек. Бу сорауны беренче булып матбугат күтәрде, республика җитәкчеләренә азмы-күпме бу хакта белдерүләр ясарга туры килде, депутатлар кымшана башлады...

Дәшми калу шартнамәнең булмавы белән килешәбез дигәнне аңлата

– Дөп-дөрес. Ачыктан-ачык белдерүләр булмады. Татарстан Дәүләт шурасы мөрәҗәгатендә хокукый сорауларны хәл итәр өчен эшче комиссия булдырырга кирәк диелгән. Шартнамә турында бер сүз булса иде! Тот та әйт бит, әмма ләм-мим. Миңа калса, аларга өстән, Русия хакимиятеннән бу теманы күтәрмәскә дигән күрсәтмә булган дип чамалыйм. Татар конгрессын искә төшерегез, шартнамә турында курка-курка әйтелде. Рәсмиләр аның мөһимлеге турында гына авыз чайкады. Чыгыш ясарга рөхсәт ителмәгән, Мәскәү йодрыгыннан курыктылар дип саныйм. Бу – хакимият хатасы. Кирәк икән, шартнамә турында ачыктан-ачык әйт, таләп ит. Дәшми калу шартнамәнең булмавы белән килешәбез дигәнне аңлата.

– Бүген килешүгә юк диелде, иртәгә ни көтәсе? Татарстанның җавабы нинди булырга тиеш?

Хәлләр кайсы якка барыр – белмим, әмма безнең файдага түгел

– Республика хакимияте дәшми калачак. Бернинди дә адымнар ясалмаячак. Татарстан элитасының федераль үзәккә басым ясарлык коралы юк. 2000нче елларда федераль үзәктән Татарстанга карата һөҗүм башланды. Башта суверенитетны танырга теләмәделәр, бу хакта Русия конституция мәхкәмәсе карары бар. Аннары татарларга латин имласын куллануны тыйдылар. Федераль стандартлар кертеп, төбәк милли компонентын куллану да канунга буйсынмау дип аталды. Бүген килешү булмаячак диелде, бу да тыелды.

Киләсе һөҗүм татар теленә булачак. Туган телдә белем алу, дәүләт татар телендә укыту мөмкинлеге һавада эленеп калды. Йошкар-Олада Владимир Путин, рус телен барысы да белергә, укырга тиеш, әмма туган тел булмаган телләрне мәҗбүр итәргә кирәкми, диде. Татарстанда президент институты мәсьәләсе дә хәл ителмәгән. Путин, халык хәл итә, диде, әмма ахыр чиктә аның сүземе, әллә федераль канун өстенлеккә чыгармы – билгесез. Хәлләр кайсы якка барыр – белмим, әмма безнең файдага түгел. Федераль үзәк Татарстан инициативаларына гел кире сукалый. Ул Татарстанга киртә куйганда республика җитәкчелеге дәшмәде, гел әйе дип риза булды, башын иде.

Халык та битараф. 2007 елдагы килешүдә халык мәнфәгате исәпкә алынмады, шуңа да ул битараф.

Мидхәт Фарукшин – 1939 елда туган, фәлсәфә фәннәре докторы, профессор, Татарстан фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы, Русия сәяси фәннәр, һуманитар фәннәр академияләре академигы. Русия, чит илләрдә федерализм күренешләрен, фиркаләр системы, җәмгыять үсеше вакытында демократия каршылыкларын өйрәнгән галим. 240 фәнни эш, 14 монография, сәясәт һәм хокук турында дәреслекләр авторы.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG