Accessibility links

Татар конгрессы: шыпырт үзгәртелгән резолюция, Мәскәүдән курку һәм наданча геосәясәт белән мавыгу


Дөнья татар конгрессы корылтаеның пленар утырышы

Биш елга бер уза торган Дөнья татар конгрессы корылтае тәмам. Җыр-биюгә мул булган җыенда катнашучылар шыпырт кына үзгәртелгән резолюция турында белми дә калды. Зурлап сөйләнгән татар платформасын да күргән кеше сирәк.

Конгресска җыелган делегатлар өйләренә таралышты. Күбесе яңа төзелгән Милли шура ни өчен кирәклеген, бу реформа артында ниләр ятканын аңламый да калды. Делегатлар кына түгел, конгрессның Башкарма комитетында эшләүчеләрнең дә киләчәктә бу оешманың ничек эшләячәгенә төшенеп бетмәгәннәре ачыкланды. Корылтайда яңа нигезнамә теркәлү узарга тиеш булачак. Әле бераз вакыт узарга тиеш булачак, ә аңа кадәр Татарстан вице-премьеры, Милли шура рәисе Васыйл Шәйхразиев конгресс бинасына килеп киткән, андагы хезмәткәрләр, аларның эшчәнлекләре белән берникадәр танышкан.

Резолюциядә Шартнамәнең озайтылу сүзе төшеп калган

Реформалар артында ни ятканын аңламаган делегатлар җыр-бию белән алданып ахыр чиктә кабул ителгән резолюция дә үзгәрешләр кичергәнен сизми калды. Ә бу Татарстанны, татар дөньясын борчыган Шартнамә мәсьәләсенә турыдан-туры бәйле. Башта таратылган резолюция өлгесендә Шартнамәнең уңай тәэсиренә һәм аның озайтылуына ышаныч белдерәбез диелсә, матбугатта таратылган резолюциядә озайтылу сүзе төшеп калган. Анда бары тик “Шартнамә мөһим тарихи чорда Татарстанның һәм тулаем Русия Федерациясенең этномәдәни, социаль-икътисади һәм иҗтимагый-сәяси үсешендә уңай роль уйнавына ышануыбызны белдерәбез”, дип язылган.

Азатлык белгечләрдән конгресс корылтаена бәя бирүне сорады. Ни өчен Миңтимер Шәймиев ахыр чиктә Милли шураны җитәкләүдән баш тарткан? Конгресстагы реформалардан нәрсә көтәргә? Болай да хакимият курчагына әйләнеп калган иҗтимагый оешма бюрократия сазлыгына кереп батмасмы?

Руслан Айсин
Руслан Айсин

Сәясәт белгече Руслан Айсин конгресска багланган өметләр акланмады дип саный. Татарның төп мәсьәләләре хәл ителмичә геосәясәткә кереп китү – зур хата, ди ул.

“Бу җыенга зур өметләр белән карадык, стратегик документлар кабул ителер дип көттек, формаль булмаган үзгәрешләр булыр дип ышандык. Әмма болар барып чыкмады. Шартанмә турында бик саклык белән генә сөйләделәр. Аның тарихи әһәмияте макталды, әмма Ринат Закировтан башка катгый рәвештә берсенең дә авызыннан ул яңгырамады. Рәсмиләр сак эш итте, Мәскәүне куркытырга теләмиләр.

Резолюциядә сәер маддәләр дә бар. Тышкы сәясәткә кагылышлысы да күп. Мәсәлән, Кырымнан Рәмзи Ильясовка сүз бирелде, ул Украинаны тәнкыйтьләде. Геосәясәткә нигә керергә? Украинада татарлар күп яши, ул аларның яшәгән урыны. Бу – зур хата. АКШны сүгү кирәкме? Бу дөнья татар конгрессы җыенының вәкаләтеме? Юк.

Шәймиевнең амбразурага ачыктан-ачык ташланасы килми

Үзгәрешләр идарә структурасына кагылды. Әмма яңа рәискә караганда, бу үзгәрешләр күз буяу өчен генә. Дөрес, башкарма комитет өстеннән күзәтүче орган кирәк иде. Бу хакта күп әйтелде, әмма Милли шураны татар дөньясында абруйлы шәхес җитәкләргә тиеш иде. Соңгы минутка кадәр Миңтимер Шәймиев җитәкләр дигән сүзләр булды. Күрәсең, сәяси сәбәпләр өстенлек алган. Вазгыять катлаулы, Мәскәү шартнамәне озайтмый. Шәймиевнең амбразурага ачыктан-ачык ташланасы килми. Бу роль Васыйл Шәйхразиевкә бирелде. Аңа конгрессны реформалаштыру максаты куелган. Тик ул татар дөньясында билгесез кеше. Милләт каршында казанышлары күп түгел, ул – номенклатура кешесе.

Нигезнамәгә кертелгән үзгәрешләр дә проблемнар тудырачак. Конгресска кергән һәрбер оешмага нигезнамәсен үзгәртергә туры киләчәк . Ә бу авыр, аның өчен акча да кирәк. Русиядә Юстиция министрылыгы тарафыннан уздырылган процедура да сират күперенә тиң. Бу төбәкләрдәге дә, Татарстандагы оешмаларга да авырлык тудырачак. Бәлки, эшләми торган оешмалар белән беррәттән үзгәрәк, радикаль фикер белдерә торган оешма, шәхесләрдән арынырга теләк тә бардыр. Элеккеге полиция хезмәткәре кешесе буларак, Шәйхразиев моны салкын кан белән башкарыр дигән уйлары бардыр. Аның иҗтимагый оешмалар белән уртак телне таба алуы да шикле. Иҗтимагый оешмаларда: “Мин – башлык, син – эшче” дигән караш була алмый. Милли хәрәкәткә күңел кушуы белән киләләр. Боерык бирү принцибы белән эшләү авыр була.

Хәзер икеләтә контроль булачак

Конгресс болай да артык бюрократлашкан, авыр хәрәкәт итүе өчен тәнкыйтьләнде. Ул ярымдәүләт структура иде, хәзер тулаем хакимият кулына күчә булып чыга. Иҗтимагый оешма буларак азмы-күпме конгресста горизонталь мөнәсәбәтләр сакланды. Җыелышларда төрле эчтәлекле чыгышларга киртә куелмады. Ә хәзер икеләтә контроль булачак, резолюцияләр, мөрәҗәгатьләр эчке һәм тышкы цензура аша узачак. Карар кабул итүләр авырлашачак. Кысалар барлыкка киләчәк”, диде Айсин.

Дамир Исхаков
Дамир Исхаков

Галим, конгресс җыенында делегат булып катнашкан Дамир Исхаков күп нәрсә яшерен эш ителде дип әйтте.

“Конгрессның яңа нигезнамәсе өчен демократик юл белән тавыш бирелде. Хәзер ул теркәү узарга тиеш. Башкарма комитет эшчәнлеге исә тукталачак, ике җыен арасындагы югары орган – Милли шура. Ринат Закиров өстеннән кеше куелды, Закиров – урынбасар. Башкарма орган тулаем бетерелми, кемдер эшне бит алып барырга тиеш. Күчеш чоры узарга тиеш, яңа һәм иске стуктуралар ничек эшләр, ничек эш җайга салыныр – сораулар тудыра. Мәсәлән, төбәк тарихын өйрәнүчеләр җыены булды, аның оешмасы булдырылачак, аны теркәү конгресс канаты астында була дип әйтелде. Хәзер ничек эшләячәк ул? Милли Шура моңа ничек карар? Кирәк буламы, юкмы? Моңа кадәр бюро бар иде, аның вәкаләте бетте. Хәзер 15 кешелек президиум барлыкка килде. Шулай ук аның әгъзалары сораулар тудыра.

Җыенда катнашучы халык ваемсыз булды. Нигезнамәне алдан укып чыгарга вакыт бирелде, әмма кешеләр аны укымады. Җыенга кадәр аның хакында сүз булмады, яңа нигезнамә өлгесе бюрода тикшерелмәде. Алдан аңлату кирәк дип тапмаганнар.

Җыенда катнашучы халык ваемсыз булды

Конгресста әһәмиятле проблемнар күтәрелмәде, делегатлар сүлпән булды, кайнар чыгышлар аз булды. Бүген сәяси вазгыять тә аяк терәп сөйләшергә мөмкинлек бирми. Татар халкына мөрәҗәгать кабул ителде, ул да сыек, татар платформасы да кешегә аңлатылмады, аның документы халыкка таратылмады, күрсәтмәделәр. Резолюция бик йомшак язылган. Шәймиев начар сөйләмәде. Шартнамә кирәк икәне аңлашылды. Миңнеханов хакимият вертикалендә утыра, ул сүз дәшә алмады. Әмма бу эш бармый түгел, бара ул. Нинидер өметләре бардыр дип уйлыйм.

Корылтай милли хәрәкәтнең тирән кризиста булганын ачык күрсәтте

Милли Шура рәисе вазифасына кандидат соң әйтелде. Берсе дә кем буласын белми иде, Васыйл Шәйхразиевның презентанциясе дә начар булды. Шәймиев бу эшкә алынмавын аңлыйм. Үзем дә, аның яшендә булсам, алынмас идем. Ул бит яшь түгел, ә арбаны тартырга кирәк. Яшь кеше кирәк диделәр бит, менә, кабул итегез. Сүз уңаеннан, Чаллы милли хәрәкәте Васыйл Шәйхразыевны начар кеше түгел дип бәяләде.

Бу корылтай милли хәрәкәтнең тирән кризиста булганын ачык күрсәтте. Татарстан сәясәтчеләре эчендә дә торгынлык, алар да нишләргә икәнен чамаламый. Яңа оештырылган оешма стратегия турында уйларга тиеш. Аналитикларда бөтен мәсьәләләрне җәеп салу, програмнар кабул итү бурычы тора, ә Милли Шурага кергән кешеләр арасында андый эшне алып барырдайлар күренми", диде ул Азатлыкка.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG