Accessibility links

Кайнар хәбәр

Азатлык укучылары Конгресс башлыгы өчен тавыш бирде


Казанда Бөтендөнья татар конгрессының VI корылтаена әзерлек
Казанда Бөтендөнья татар конгрессының VI корылтаена әзерлек

Азатлык июль ае буе үзенең сайтында һәм Вконтакте сәхифәсендә "Татар конгрессын кем җитәкли ала?" дигән тавыш бирү оештырды. Сайт укучылары Фәүзия Бәйрәмовага өстенлек бирсә, вконтактедагылар Миңтимер Шәймиевкә күбрәк тавыш бирде.

2 август башланачак Бөтендөнья татар конгрессы алдыннан бер ай алдан Азатлык радиосы үзенең сәхифәсендә һәм Вконтакте социаль челтәрендә "Татар конгрессын кем җитәкли ала?" дигән сораштыру башлап җибәргән иде. Кулланучыларга тавыш бирер өчен эшмәкәр, Сарытау милли-мәдәни мохтарияте шурасы рәисе, федераль милли-мәдәни мохтарият шурасы рәистәше Камил Әбләзов, "Татаркино" җитәкчесе, 2002-2016 елларда "Татарстан – Яңа гасыр" телерадио компаниясе җитәкчесе урынбасары булган Миләүшә Айтуганова, җәмәгать эшлеклесе, язучы Фәүзия Бәйрәмова, Дөнья татар конгрессы башкарма комитетын 2002 елдан бирле җитәкләгән Ринат Закиров, Дөнья татар конгрессы башкарма комитеты әгъзасы, тарихчы Дамир Исхаков, эшмәкәр, Төмән өлкәсе татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Насыйров, Татарстан дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиев, Татарстан халыклары дуслыгы йорты җитәкчесе Ирек Шәрипов, Дөнья татар яшьләре форумы җитәкчесе Тәбрис Яруллин өчен тавыш бирергә тәкъдим ителде.

Азатлык сайтында тавыш бирүчеләрнең иң зур өлеше (22%) Конгресс җитәкчесе итеп Фәүзия Бәйрәмованы күрә. Икенче урында (17%) Тәбрис Яруллин, Конгрессның хәзерге җитәкчесе Ринат Закиров белән Ирек Шәрипов 14әр процент тавыш җыйды.

Вконтакте сәхифәсендә тавыш бирүдә меңнән артык кеше тавыш бирде. 28.6% белән беренче урынны Миңтимер Шәймиев алды, кыска аралык белән икенче урында Фәүзия Бәйрәмова (27.6%). 15% белән беренче өчлекне Тәбрис Яруллин тәмамлый. Ринат Закиров биредәге халык сайлавында нибары 6.3% кына алды.

Вконтактедагы тавыш бирү нәтиҗәләре
Вконтактедагы тавыш бирү нәтиҗәләре

Тавыш бирү белән беррәттән, башка намзәтләрне дә тәкъдим итәргә мөмкин иде. Кайбер интернет кулланучылар Рафаэль Хәкимов, Айрат Фәйзрахманов, Фәндәс Сафиуллин кебек кешеләрне дә Конгрессны уңышлы гына җитәкли алачак, дигән фикердә. "Индус Таһиров яшьрәк булса, аның өчен күп кеше тавыш бирер иде дип уйлыйм", дигән фикер дә килгән.

2-6 август Казанда Бөтендөнья татар конгрессының VI корылтае үтә. 4 август көнне пленар киңәшмәдән соң корылтайның җитәкчелеге сайланачак. Ринат Закиров элегрәк Азатлык соравына җавап биреп конгрессның VI корылтаенда бу вазифага дүртенче мәртәбә сайлану мөмкинлеген кире какмады.

XS
SM
MD
LG