Accessibility links

Кайнар хәбәр

Конгресс корылтае: мәдәни чаралар күп, җитди сүзгә вакыт калырмы?


V корылтайда делегатлар тәкъдимнәр белән чыга. 6-9 декабрь, 2012
V корылтайда делегатлар тәкъдимнәр белән чыга. 6-9 декабрь, 2012

Дөнья татар конгрессы корылтаена каралган вакытның яртысыннан артыгын күңел ачу, мәдәни чаралар алып тора.

2-5 августта Казанда Дөнья татар конгрессының корылтае уза. Дүрт көнлек чараның бары ике көнгә якыны гына эшлекле сөйләшүгә бирелә. Делегатларны беренче көнне – 2 август Казан буйлап сәяхәткә алып чыгалар, кичен алар "Казан" бию ансамбленең "Ефәк юлы" дип аталган концертын караячак. Бу ансамбльгә конгресс башкарма комитеты рәисе Ринат Закировның кызы Чулпан Закирова җитәкчелек итә. "Казан" ансамбле конгресс үткәргән һәр зур чараларда концерт күрсәтә. Әлеге ансамбль "Казан" милли-мәдәният үзәге каршында эшли. Казан шәһәренең муниципаль бюджет оешмасы "Казан" милли-мәдәният үзәгенең җитәкчесе – шулай ук Ринат әфәнде.

Ринат Закиров (с) башкарма комитет рәисе итеп сайлангач һәм парламент рәисе Фәрит Мөхәммәтшин. V корылтай
Ринат Закиров (с) башкарма комитет рәисе итеп сайлангач һәм парламент рәисе Фәрит Мөхәммәтшин. V корылтай

4 августта делегатлар Җәлил театрында татар халкының сәнгать осталары концертын караячак. Бу – пленар утырышның икенче көне. Гадәттә тамашалар кичке 7дә башлана, конгресс җитәкчелеге әлеге концертны кичке 5кә куйган.

5 август шулай ук корылтай көне исәпләнә. Делегатларны иртүк Татарстанның Кукмара, Арча, Теләче һәм Балтач рйоннарына мәдәни чараларга алып китәчәкләр.

Арчалар делагатларны үрнәк татар гаиләләренә алып барачак

Теләчеләр корылтай делегатлары килә, аларга күрсәтәбез дип район Сабантуйларын билгеләнгән вакытта үткәрмәде, 5 августка күчерде. Балтачлар делегатларга Булат Сәлаховның "Яр" спектаклен күрсәтергә җыена. Кукмаралар башта алдынгы хуҗалыклар белән таныштырачак, концерт програмы да әзерлиләр. Арчалар делагатларны төркемнәргә бүлеп үрнәк татар гаиләләренә алып барачак һәм халык уеннарыннан торган җырлы-биюле күренешләрне бергәләп башкарырга җыеналар.

5 август делегатлар районнардан кайткач, кичен Казан кирмәненә Русиякүләм "Түгәрәк уен" фольклор фестиваленә барачак.

Башкарма комитет әзерләгән програмда 3 август пленар утырыш башланган көнне дә мәдәни чара каралган. Кичке 6да "Корстон" сәүдә-күңел ачу үзәгенә барып күргәзмә карау планлаштырылган.

Биш елга бер тапкыр җыела торган татар халкының иң зур чарасында җитди сүзләр, проблемнарны барлау, аларны хәл итү юлларын ачыклау өчен шушы дүрт көнлек корылтай эчендә вакыт иркен булачак дип әйтеп булмый.

Татар эшмәкәрләре һәм иганәчеләр аерым "мәйданчык"ка җыелачак

3 август корылтайның пленар утырышы Җәлил театрында узачак. Аңа 2 сәгать ярым вакыт каралган. Аннан делегатлар "дискуссия мәйданчыклары"на тарала. "Мәйданчык"ның берсе – мәгариф, мәдәният, матбугатка багышлана. Икенчесе – гаилә, демография һәм милли тәрбия дип атала. Татар эшмәкәрләре һәм иганәчеләр дә аерым "мәйданчык"ка җыелачак. "Татар мөһаҗирләре һәм татар халкының портрет галереясы музее"на багышланган түгәрәк өстәл сөйләшүе дә аерым "мәйданчык" итеп күрсәтелгән.

4 август делегатлар янә пленар киңәшмәгә җыелачак. Бу юлы Җәлил театрына түгел, ә "Корстон"га. Биредә "дискуссия мәйданчыклары" эшенә нәтиҗә ясалачак, корылтай резолюциясе һәм мөрәҗәгатьләр кабул ителәчәк, уставка үзгәрешләр кертеләчәк, җитәкчелек сайланачак дип белдерелә. Ринат Закиров конгрессның VI корылтаенда бу вазифага дүртенче мәртәбә сайлану мөмкинлеген кире какмады.

V корылтайда ислам университеты ректоры Рафыйк Мөхәммәтшин сөйли
V корылтайда ислам университеты ректоры Рафыйк Мөхәммәтшин сөйли

Конгресс тулысынча – "Халыкара иҗтимагый оешмалар берлеге "Дөнья татар конгрессы" дип атала. Бу – конгресс башкарма комитеты дөньядагы барлык татар оешмаларына да тигез мөнәсәбәт күрсәтергә, татар кайда гына яшәмәсен, милли мәнфәгатьләрен, хокукларын якларга тиеш дигән сүз.

Башкарма комитет җитәкчелегенең корылтайга кайбер оешмалардан сайланган делегатларны теркәмәве билгеле булды. Аерым алганда, 15 елга якын төрле мәдәни, тарихи чаралар, спорт ярышлары, кичәләр, Сабантуйлар үткәреп килгән Чехия татарларының Tatar.cz оешмасы сайлаган делегат кире кагылды. Европадагы татарлар арасыннан корылтайга кунак итеп чакырылып та, баш тартучылар бар.

Башкортстандагы татар милләтпәрвәрләре арасында да сайланган 60 делегат арасыннан татар милләтенең имин киләчәген тәэмин итә торган юллар билгеләрдәй һәм корылтайдан кайткач, һич булмаса үзләре яшәгән урыннарда татарларның милли-мәдәни хокукларын яклардайлар юк диючеләр бар.

Азатлык укучыларга VI корылтай алдыннан V корылтайда кабул ителгән резолюциядәге маддәләр үтәлдеме дигән тавыш бирү исемлеге тәкъдим иткән иде. Укучылар күпчелек тавыш белән күрсәтелгән 10 маддәнең 9ы үтәлмәде дип белдерде.

XS
SM
MD
LG