Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар конгрессының V корылтае кабул иткән резолюция үтәлдеме?


Дөнья татар конгрессының V корылате делегатлары тавыш бирә. 6-9 декабрь, 2012
Дөнья татар конгрессының V корылате делегатлары тавыш бирә. 6-9 декабрь, 2012

Азатлык Дөнья татар конгрессының V корылтаенда кабул ителгән резолюциядәге маддәләрнең үтәлү-үтәлмәвен бәяләү өчен укучыга мөрәҗәгать итә.

2-6 август Казанда Дөнья татар конгрессының VI корылтае узачак. Дөньядагы татар халкының иң югары дип саналучы җыенында катнашкан делегатлар милләт алдында торган җитди мәсьәлләрне күтәрә. Моңа кадәр булган корылтайларда тәкъдимнәр резолюциягә тупланып кабул ителә килде.

2012 елның 6-9 декабрендә Казанда узган V корылтайда да шундый резолюция кабул ителде. Азатлык Дөнья татар конгрессы сәхифәсенә куелган стенограмдагы татарча резолюциядән 10 маддәне (пункт) алып, укучыларга тәкъдим итә. Корылтай Милли мәнфәгатьләрне кайгырту, татар халкының милли үзбилгеләнү хокукларын саклау, мәгарифне, татар телен һәм мәдәниятне үстерү максаты белән кабул ителгән бу маддәләр тормышка ашты дип уйлыйсызмы дигән сорау куя.

Милләтне саклап калу һәм үстерү максатыннан чыгып, корылтай түбәндәгеләрне кирәк дип саный:

V корылтайда делегатлар тәкъдимнәр белән чыга
V корылтайда делегатлар тәкъдимнәр белән чыга

Стенограмда резолюциянең татарча вариантындагы кайбер маддәләр русча вариантыннан аерыла. Мисал өчен, русча вариантта "Татарстан президенты статусын саклау", "урта мәктәпләрне тәмамлаганнарның Бердәм дәүләт имтиханнарын туган телләрендә биру хокукларын яклау" турында язылган, ә татарчасында бу юк.

V корылтайда дөньяның 35 иленнән 771 делегат катнашты дип белдерелде. Алар татар милләтен саклау һәм үстерү максаты белән резолюция өлгесе кабул итте.

Корылтай барышында эшләгән төрле секцияләрдә кабул ителгән тәкъдимнәр дә төп өлгегә кертелеп редакцион комиссия резолюциянең әзер вариантын эшләп бастырып чыгарырга һәм корылтайда катнашкан вәкилләрнең милли оешмаларына юлларга тиеш иде. Әмма корылтайга биш ел узса да ул басылып чыкмады.

XS
SM
MD
LG