Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар конгрессының Европа буйлап бушка сәяхәт итүче "яңа татарлары"


Британия "татарлары" паром белән Ла-Манш бугазын чыкканда
Британия "татарлары" паром белән Ла-Манш бугазын чыкканда

Дөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров тулысынча Казан оештырган Париж Сабантуена Европадан 300 татарны җыюы турында мактанса да, татарны кайгыртуга бирелгән акчага Франция башкаласында бөтенләй башка кешеләрнең бәйрәм итеп йөрүе ачыкланды.

Соңгы елларда Европада яңа татар күтәрелеше турындагы яңгыравык белдерүләре белән танылган Татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров берничә көн элек Париж Сабантуена Европадан 300 татар килде дип белдергән иде. Казаннан махсус очкыч белән китерелгән 500-дән артык кеше янына Европа илләреннән дә Казандагы Татар конгрессына лояль активистларны җыю нәкъ менә Татар конгрессы акчасына оештырылды. Мәгълүм ки, бу акчаны Конгресс үзе эшләми, аны татар эшләрен кайгыртуга дип Татарстан бюджетыннан хөкүмәт бүлеп бирә. Ягъни бу, гадиләштереп әйткәндә, салым түләүчеләр акчасы дигән сүз.

Тик менә Париж сабантуена Европа илләреннән татарга да, Татарстанга да бернинди катышы булмаган, хәтта татарны сөймәүче кешеләр барып сыйланып кайтканлыгы ачыкланды. Әлеге "татарлар" Париж Сабантуена бару мөмкинлеге тудырган өчен Facebook битендә конгресска рәхмәт белдерә һәм киләчәктә дә шундый "халявный" сәфәрләргә әзер торуы турында яза.

Британиядән Париж Сабантуена бару өчен автобусны Татар конгрессы түләгән. Һәм әлеге автобуста баручыларның әлегә ачыкланган исемнәре мондый: Aleksejs Polakovs, Karina Polakova, Leonid Surtajev, Gleb Surtajev, Oleg Sotnichenko, Oxana Gouli, Jevgenija Sesenina, Aleksej Alekseja, Lia Chanysh, Liudmila Kolosova һәм башкалар.

Тумышы белән Сарытаудан булып, хәзер Лондонда яшәгән Лия Чаныш һәм шулай ук Лондонда торган Гөлия Чукмаровадан тыш башка татар исеме күренми.

Алар юлда ерак араны үз "милли моңнары" белән якынайткан.

Закиров "татарларының" берсе, чыгышы белән Ригадан булган, хәзер Лондонда яшәүче Олег Сотниченконың Facebook-тагы Russian Community Counсil аша һәм үзенең битендә автобусны тутыру өчен "татарлар"ны ничек җыюын ачык күреп була. Шул ярылып ята - Сабантуйга кеше җыю, хәзер Көнбатышта яшәсәләр дә, совет чорын сагынган, урыс патриотизмы тирәсендә тупланган тар бер даирәдә генә алып барылган.

Европаның шушы ялган "татарлары" Париж Сабантуена барганда милли проблемнарны да "кайгыртырга" вакыт тапкан.

​Әмма нәкъ менә татар конгрессы бушка алып барып, ашатып эчерткән әлеге Европа "татарларының" берсе нигәдер "Тартария"не яратмый. Ул үзенең Facebook битенә ике ай элек менә мондый язу чыгарган:

Бу бәйрәмне оештыру Татарстанга күпмегә төшкәнлеге әле дә дәүләт сере булып кала. Казан мэриясе дә, Татар конгрессы да Азатлыкның бу турыдагы сорауларын җавапсыз калдырды.

Ә менә Британия "татарларына" Эйфель манарасы төбендә шулай зурлап бәйрәм итү шул кадәр ошаган ки, алар инде Лондон үзәгендәге мәйданда да шундый тамаша оештырылуын тели. "Даешь Сабантуй на Трафальгаре!" дип аяк терәп таләп итә алар хәзер.

Азатлык элегрәк язганча, Татар конгрессы Европада хәзер татарлыгы исемнәрендә генә калган, асылда урысча фикерләгән, советлыгыннан котыла алмаган манкортлар белән эш итү юлын сайлады. Моны ул Европа парламенты тарафыннан Мәскәүнең пропаганда коралы дип танылган Россотрудничество агентлыгы ярдәмендә алып бара. Нәтиҗәдә татар чараларын оештыру эшләре, димәк моңа бүленгән акчаны үзләштерү белән дә татарга бер катнашы булмаган кешеләр шөгыльләнә.

Ә менә Мәскәү дип янып Россотрудничество тирәсендә йөрмәүче татарлар конгрессның автобус бирүен белми дә калган. Диана Яхина "берәр нәрсә оештырсагыз хәбәрне Facebookның "Tatarlar in the UK" битенә дә элегез әле" дип үтенә. Ул, әлеге Сабантуй турында ни сәбәпледер бик соң белдек, дип зарлана.

Чыгышы белән шулай ук Татарстаннан булган Евгения Имански кризис чорында Парижда шул кадәр зур акчалар туздырып йөрүне өнәп бетермәгәнен яза. "Әлеге акчаларны ятим, авыру балаларны дәвалауга, мохтаҗ гаиләләргә тотып булыр иде", ди ул.

Миллионнарча акча тотып Сабантуйга шундый "яңа татарларны" җыюның Конгресс һәм аның җитәкчесе Закировка файдасы нидә булуы һич аңлашылмый.

Шушы атнада гына Татарстан мәдәният министрлыгы хезмәткәре Илдар Хәяров 2016 елда Чехия һәм Маҗарстанда узган Татарстан мәдәнияте көннәре чарасыннан акча үзләштерүдә гаепләнде. Полиция ул 15 мең евроны үз кесәсенә салган дип шикләнә.

Билгеле булганча, Чехиядәге әлеге Татарстан мәдәният көннәре кысаларында Брно шәһәрендә Татар конгрессы җитәкчелегендә эшләүче Европа татарлары альянсы чаралары да узды. Әлеге альянсның вак-төяк чыгымнарын тагын шул Россотрудничество финанславы мәгълүм. Татар конгрессы үзе дә АТА чараларына акчасын жәлләми - һәр утырышка Казаннан зур гына рәсми делегацияләр килә, аларга төрле артист, галим дә кушыла. Милләт түрәләре өчен бу үзенә күрә бер бушлай евротуризмга әйләнде.

Татарның чын милли мәнфәгатьләрен кайгырткан активистлар Казандагы Татар конгрессы түрәләрен инде күптәннән Европадагы азсанлы һәм инде милләтеннән тәмам аерылган затларны кайгыртасы урынга, Татарстан күршесендәге генә Уфа һәм Урал ягы татарларын якларга, аларга төрлечә ярдәм итәргә өнди. Тик Сабантуйларын инде әллә кайларда - Парижда да, Берлинда да, София, Мальталарда да үткәргән Татар конгрессы әлегә кадәр хәзерге Башкортстан җирләрендә берәр татар чарасы үткәрергә кыюлык таба алмады.

XS
SM
MD
LG