Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа татарлары альянсы Россотрудничество белән хезмәттәшлеген туктатмаячак


Европа парламентының Россотрудничествоны Кремльнең Европадагы сәяси коралы дип тануына карамастан, әлеге Мәскәү оешмасы акчасына эшләп килүче Европа татарлары альянсы аның белән хезмәттәшлеген туктата алмаячагын белдерде.

23 ноябрьдә Европа парламенты Русия пропагандасына каршы тору турында резолюция кабул итте. Польша депутаты Анна Эльжбета Фотыга әзерләгән резолюциядә Русия җитәкчелегенең RT телеканалы һәм Sputnik кебек мәгълүмат чаралары, Россотрудничество агентлыгы һәм "Урыс дөньясы" вакыфы ярдәмендә Европа Берлегендә пропаганда белән шөгыльләнүе турында язылган, бу оешмаларның Европа Берлеген таркату максатында эшләве белдерелә.

Бу карар Европа татарлары альянсы эшчәнлегенә дә аерым игътибар җәлеп итә. Европада Мәскәү сәясәтен яклап килүче әлеге оешма үз чараларын Россотрудничество ярдәме белән оештырып килә.

Һәм бу ярдәмнең тәэсире, кем арбасына утырсаң – шуның җырын җырларсың, дигәндәй, альянс эшчәнлегендә дә чагыла. Былтыр альянсның Русия акчасына, Русиянең Париждагы илчелеге бинасында оештырылган икенче корылтае, Мәскәү сәясәтен Европада дәвам итеп, йомгаклау резолюциянең өченче маддәсендә үк "тарихны фальсификацияләүгә каршы тору" турында белдерде. Сталинны зурлау көчәя барган хәзерге Русиядә аның хаталарын күрсәтү, Сталин белән Һитлерның Риббентроп-Молотов килешүе нигезендә Польшага гаскәр кертеп, аны урталай бүлешеп Икенче дөнья сугышын башлап җибәрүе турындагы гаепләүләрне Мәскәү тарихны фальсификацияләү дип атый. Мәскәү акчасына көн күрүче Европа татарлары альянсы сүз иреге хөкем сөргән Европада Мәскәүнең менә шундый рәсми карашларын алга сөрү белән шөгыльләнә. Һәм бу "тарихи дөреслек" әлеге оешма өчен татар яшьләренең үз халкының телен һәм мәдәниятен белүеннән дә мөһимрәк.

Европа татарларын урыс дөньясының бер өлеше дип атаган Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров Европа татарлары альянсының да эшен югары бәяләп “Вашингтонның һәм Брюссельнең Русиягә каршы гамәлләре, шул исәптән берьяклы чикләүләр кертүе безнең җәмгыятьләр белән мөнәсәбәтләребезгә тәэсир итмәде, алар бу хәлләргә тиешенчә җавап бирделәр, Русиягә теләктәшлек белдерделәр”, диде.

Брюссельдә Мәскәүнең финанс һәм башка ярдәме белән оешкан альянсның рәисе итеп билгеләнгәч Флүр Шәрипов үзе дә баштан ук "Без урыс дөньясының бер өлеше, аның мультикультурасының бер өлеше, без Русия ватандашлары", дип әйтеп куйган иде.

Флүр Шәрипов
Флүр Шәрипов

Азатлык Европа парламенты Россотрудничествоны Кремльнең пропаганда коралы дип таныганнан соң Европа татарлары ассоциациясе алга таба ничек эш итәчәк, бу оешма белән хезмәттәшлекне туктатачакмы дип Флүр Шәриповка мөрәҗәгать итте һәм түбәндәге җавапны алды:

– Россотрудничествоны без берничек тә кире кага алмыйбыз, чөнки аларның финанс ярдәме белән татар оешмалары үз чараларын уздыра. Ничек аннан баш тартып булсын ди? Кемдер Сабантуй уздыра, моңа акча Россотрудничество аша бүленә. Аларга бина, финанслар бирелә. Россотрудничество белән тыгыз хезмәттәшлектә булганнар финанс ярдәме ала, үз татар чараларына. Иҗтимагый оешмаларга финанс ярдәме каян килсен ди? Ә ул ярдәм итә, нигә аны кулланмаска? Баш тарту ахмаклык булыр иде. Алар аннан файдаланалар һәм финанс ярдәме алалар. Без моның өчен аларга рәхмәт кенә әйтәбез. Бөтен чараларга алар акча бирә.

– Киләсе елда ассоциациянең җыены булачакмы?

– Әйе, апрель аенда идарәнең киңәйтелгән утырышын һәм Мәрҗәни исемендәге тарих институты белән берлектә татар тарихына багышланган конференция уздырабыз. Ул Англиядә, төгәл әйткәндә, Оксфорд университетында булачак. Шулай ук Литвада Европа Сабантуен уздырырга җыенабыз.

"Төрлечә була"

Регина Вәлиева, Татар-информ фотосы
Регина Вәлиева, Татар-информ фотосы

Бельгия татарлары берлеге рәисе урынбасары Регина Вәлиева исә Азатлык белән сөйләшкәндә, Россотрудничество белән бергә эшләүне һәм бигрәк тә аңардан акча алуны тәмам кире кагу юлын сайлады, Мәскәүнең бу пропаганда коралы Европа татарлары альянсына да, Бельгия татарлары оешмасына да беркайчан ярдәм итмәде дип белдерде:

– Рәсми рәвештә Европа татарлары альянсының Россотрудничество белән бернинди бәйләнеше дә юк, бернинди юридик яктан язылган кәгазьләре дә юк. Россотрудничество акча бирә торган оешма түгел, аларның андый юридик статусы юк.

– Димәк бу оешма сезгә ярдәм итмиме?

– Юк. Россотрудничествоның бюджеты да юк, ярдәм итәргә. Россотрудничествоның бюджеты үз биналарында үз чараларын үткәрергә генә. Альянсның бухгалтериясе ачык, анда безгә кайсы оешмалардан акча кергәне күренә, Россотрудничестводан гомергә бер тиен дә акча кергәне юк.

– Ә сезгә кайсы оешма ярдәм итә?

– Төрлечә була, әмма Россотрудинчествоның беркайчан да ярдәм иткәне юк, акчалата бигрәк тә.

– Димәк, сезгә башка оешма ярдәм итә?

– Безнең төрлечә була. Русия оешмаларының бер дә ярдәм иткәне юк.

– Сезгә Русиядән бернинди дә ярдәм килмиме?

– Әгәр без чараларны Русия оешмалары белән бергә үткәрәбез икән, мәсьәлән, Сабантуйны, әлбәттә, безгә Русиядән ярдәм килә, Татарстан мәдәният министрлыгы безгә артистлар җибәрә. Әмма алар безгә акча бирмиләр. Мәдәният министрлыгы артистлар җибәрә, аларга визаны, очкыч билетларын түли. Ә Брюссельдәге чыгымнарны тулысынча безнең оешма түли. Ашау, тору урыны, экскурсияләрне без түлибез.

– Ә анысына акчаларны каян аласыз?

– Төрлечә була, төрлечә. Ел саен креативлык күрсәтеп акча эзләп табабыз.

Европа татарлары альянсының төрле илләрдә узган утырышларына килүче вәкилләрнең юл һәм отель чыгымнарын нәкъ менә Россотрудничество каплаганы мәгълүм булса да, Регина Вәлиева моны нигәдер телгә алмады. Париж, Брнодагы утырышларда бу нәкъ шулай булган иде, Мәскәү яклы татар активистлары акча эшләрен Парижда - Русия илчелегендә, ә Брнода - андагы Русия консулаты аша хәл итте.

"Эшләр нинди юнәлеш алыр..."

Венера Герасимова
Венера Герасимова

Европа Татарлары альянсы активисты, Берлинда яшәүче Венера Герасимова Европа парламенты резолюциясе турында сорауга җавап биреп үзенең милли эшләрдән әлегә читләшеп, читтән генә күзәтеп торачагын, вакыйгаларның алга таба нинди юлдан китәчәген күрергә теләвен белдерде:

– Мин әлегә бу эшләрдән ял итеп алырга булдым. “Мин бик ардым инде”, дидем кешеләргә. Әллә нинди кешеләр бар, алар белән узара аңлашу да юк. Шуңа күрә бераз пауза алырга булдым. Бу резолюция турында бераз гына ишеттем, әмма башка бернинди уй да килмәде. Киләсе елда Сабантуй уздыруда да катнашасым килми. Алга таба нәрсә булыр, күрербез. Алайса ел саен чабып йөрисең, беркемнән дә ярдәм юк. Хәзер сез тырышыгыз, ә мин карыйм дидем. Һәрберебезнең үз карашы бар. Кемдер нидер белән килешми. Миңа ошамаган нәрсәләр дә бар. Шуңа күрә мин әлегә читтән карап торачакмын, эшләр нинди юнәлеш алыр һәм миңа ни дәрәҗәдә ошар, күрербез.

XS
SM
MD
LG