Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 23:38

Европа парламенты Русия пропагандасына каршы тору турында резолюция кабул итте


Европа парламенты бинасы

Европа парламенты бинасы

Резолюциядә Русия RT телеканалы һәм Sputnik агентлыгы кебек мәгълүмат чаралары, Россотрудничество агентлыгы һәм “Урыс дөньясы” фонды ярдәмендә Европа Берлеген какшатуга, кайбер сәяси көчләргә йогынты ясауга китерә торган пропаганда белән шөгыльләнә диелә.

Европа парламенты Русия һәм "Ислам дәүләте" сугышчан төркеме алып барган пропагандага каршы тору турында резолюция кабул итте.

Польша депутаты Анна Эльжбета Фотыга әзерләгән резолюциядә Русия җитәкчелегенең RT телеканалы һәм Sputnik агентлыгы кебек мәгълүмат чаралары, Россотрудничество агентлыгы һәм "Урыс дөньясы" вакыфы ярдәмендә Европа Берлегендә пропаганда белән шөгыльләнүе әйтелә.

Бу Европа Берлегенең бердәмлеген какшатуга, кайбер сәяси көчләргә йогынты ясауга һәм Европа Берлеге халкында берлекнең көнчыгыш күршеләре, атап әйткәндә Украина турында кире фикер тудыруга юнәлтелгән дип белдерелә.

Резолюциядә язылганча, әлеге максатка ирешер өчен Русия җитәкчелеге һәм аның белән бәйле оешмалар Интернетны, шул исәптән социаль челтәрләрдә "трольләр" куллана. Европа Берлегенә кергән илләргә Русия пропагандасына каршы торыр өчен көчләрне берләштерергә киңәш ителә.

Резолюцияне хуплап 304 депутат тавыш биргән, 179ы каршы булган, 208е тавыш бирми калган.

Бу карар Европа татарлары альянсы эшчәнлегенә дә аерым игътибар җәлеп итә. Европада Мәскәү сәясәтен яклап чыккан һәм моның өчен Русия тышкы эшләр министрлыгының мактауларына лаек булган әлеге оешма үз чараларын нәкъ менә Россотрудничество акчасына оештырып килә.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG