Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 23:28

Европа татарлары Брюссельдә Европа парламенты бинасында үткән корылтайда оештырылган Европа татарлары альянсы үз эшен нәрсәдән башлар, дип көтә.

Брюссельдә үткән җыенда Европа Берлеге илләренең кайберләрендәге татар оешмалары вәкилләре һәм бернинди дә оешманы вәкиллек итмәүче очраклы татар кешеләре дә катнашты. Кайбер төркемнәр андый оешмадан безгә барыбер файда булмаячак, бер ел элек оештырылган Европа татар яшьләре оешмасыннан да бернинди файда күрмибез, дип анда катнашырга теләмәүләрен белдергән иде. Үз көчләре белән генә бер гасырдан артык телне дә, динне дә саклап килгән Финляндия татарлары оешмасы исә Брюссельгә күзәтүче статусында катнашучы вәкилен җибәрде.

Эстониядә татар теле дәресләре һәм радиода татарча тапшырулар алып баручы Фәүзия Һадиева корылтайда катнашкан вәкилләрнең бу җыенга зур өметләр белән белән килгәнлеген белдерде. “Әгәр дә тырышып, дуслашып, бердәм булып эшләсәк, эшләр алга таба барыр һәм Европа татарларын оештырырга ярдәм итәр дип уйлым, җитәкчеләрдән тора”, диде Азатлык радиосына Фәүзия ханым.

Корылтай үткәннән соң Литвада урыс телендә чыгучы “Обзор” атналык газетында Европа татарлары альянсының рәисе итеп сайланган Флүр Шәрипов белән әңгәмә басылып чыкты. Флүр әфәнде яңа оешманың мөһим максатларыннан берсе дип, Европа илләрендә яшәүче татарларга, бигрәк тә дөнья буйлап ирекле хәрәкәт итә башлаган татар яшьләренә, ул илләрдәге җирле халык арасында кем булуларын онытмаска ярдәм итүне атый һәм яшьләрне югалтырга ярамый, ди.

Флүр Шәрипов

Флүр Шәрипов

“Без урыс дөньясының бер өлеше, аның мультикультурасының бер өлеше, без Русия ватандашлары”, ди әле генә оешкан Европа татарлары альянсы рәисе.

Флүр әфәнденең бу сүзләре ике дистә ел элек кенә совет оккупациясеннән котылган Эстониядә яшәүче һәм яңа оешмага зур өметләр баглаучы Фәүзия Һадиеваны бераз сискәндерә.

“Мине урыс дөньясы дию гомумән сискәндерә. Белмим инде, аның алай әйтүен хупларгамы... Бу сәясәткә кайтып калмыймы икән. Тагын Русия дәүләте "ярдәм итү" теләге белән кушылса, тагын низаглар килеп чыкмасмы, дигән шигем бар. Бу эшкә тагын безнең өлкән агаебыз кушылса, артка таба этәргеч булмасмы, дигән шигем бар. Тагын шул ук урыс ягына авышу булмасмы? Куркам мин ул эштән” дип белдерде Фәүзия ханым Азатлык радиосына һәм бу җыенда бары Эстониядә татар телендә радиотапшырулар алып баручы буларак катнашып игътибар белән тыңлап утырганлыгын әйтте.

Фәүзия Һадиева яңа оешкан гомумевропа татар оешмасы Европада урыс милләтчеләре сәясәтенә хезмәт итүче бер төркем буларак кулланылмаска тиеш дигән фикердә. Шул ук вакытта ул Европа татарларының берләшүенә каршы чыгучыларны да хупламый.

“Ачыклык булмаган, һәммә нәрсә томанлы булган вакытта яңа эш башлап җибәрү авыррак бит инде. Яңа эш башлап җибәрү гомумән авыр. Әмма һәрвакыт бөтен нәрсәдән куркып яту да дөрес түгел, дип уйлыйм. Брюссельгә Европадагы татар яшьләре дә килеп үз сүзләрен әйткән булса, яхшырак буласы иде, оештыручыларга җиңелрәк булыр иде”, ди Фәүзия Һадиева.

Рамил хәзрәт Билалов

Рамил хәзрәт Билалов

Финляндия татарларын Брюссельдәге җыенда күзәтүче рәвешендә вәкиллек иткән Рамил хәзрәт Билалов яңа оешма эшчәнлегендә игътибар беренче чиратта тел мәсьәләсенә булырга тиеш дип исәпли һәм Европа татарлары альянсының рәсми телләре – татар һәм инглиз телләре булсын иде дигән теләк белдерә. Шул ук вакыта ул, кайбер илләрнең татар оешмалары вәкилләре бу телләрне аңламаса, аларга гайре рәсми рәвештә башка телләрне дә куллану мөмкинлеге бирергә кирәк дигән фикердә.

Европа татарларының рәсми оешмасын төзү кирәклеге турында сөйләшкәндә төп дәлилләрнең берсе буларак Европа Берлеге грантлары рәвешендә акча алып булу мөмкинлеге аталган иде. Рамил хәзрәт андый грантлар алу татарлар өчен яхшы булыр һәм файда китерә алыр иде ди. Әмма шул ук вакытта ул, кем безгә акча бирер, кем безгә ярдәм итәр дип көтеп кенә ятарга ярамый, һәрбер татар кешесе үз көче белән үзенең һәм милләтенең киләчәген кайгыртырга тиеш, дигән фикер әйтте һәм Финляндия татарларын гына түгел, башка илләрдә, АКШта, Ерак Шәрыкта бер гасыр чамасы ук элек китеп татар җәмгыятьләре төзеп яшәгән милләттәшләрне үрнәк итеп атады. “Аларга беркем дә турыдан-туры ярдәм итмәгән. Алар үз көчләрен куеп, үзләре тапкан малларны балаларыбызның киләчәге булсын дип телне үстерергә, мәдәниятне сакларга һәм динне үстерергә үзләреннән өлеш чыгарганнар. Бу тәҗрибәне өйрәнергә һәм бүген дә кулланырга кирәк, диде Рамил хәзрәт Азатлык радиосына.

Тимур Фәхриев

Тимур Фәхриев

Прага татар яшьләре төркеме җитәкчесе, интернет аша Европа татар яшьләренең бер өлешен туплаган һәм ана телен өйрәнүчеләр төркемен оештырган Тимур Фәхриев тә Европа грантларына, яки Русиянең ярдәменә артык өметләнмәскә кирәк, ди. Мәскәү оптимизация, бердәм дәүләт имтиханнары, яңа мәгариф кануны белән татар мәктәпләрен бетерә барганда, инде милли республикаларда президент атамаларын гына түгел милли республикаларның үзләрен дә бетерү мәсъәләсе югары дәрәҗәдә каралганда, һәм Путин "Без барыбыз да – урыс" дигән белдерүләр ясаганда, Русиянең читтә татарлыкны саклау өчен нәрсә дә булса эшләячәгенә шик белдерә Европадагы татар яшьләренең бер өлеше. Алар шулай ук Мәскәүнең Парижда бюджет акчасына йөзләгән миллион долларлык чиркәү, Мәскәүдә 200 яңа чиркәү төзегәндә үзендә мөселманнарга бер генә мәчет төзергә дә рөхсәт бирмәвен, мөселманнанарның бәйрәм намазларын юеш асфальтта укырга мәҗбүр булуын, Татар иҗтимагый үзәгенең Русияне Европа шурасыннан чыгаруны соравын, гомумән татарның соңгы югалтуларын, Путинның милләтләрне бетерү стратегиясен дә истә тота.

Апрель ахырында ямьле Брюссель урамнарын гизгәндә шау чәчәккә күмелгән агачларны нигәдер татар халкының бүгенге халәтенә охшатучы "Ватаным Татарстан" газеты хәбәрчесе язуынча, Русия тышкы эшләр министрлыгының чит илләрдәге ватандашлар белән эш итү киңәшчесе Татьяна Смирнова (Брюссельдәге татар җыенында ул да катнашты) Русиянең читтәге ватандашларын кайгырту өчен бүленгән җиде миллиард сумга якын бюджетыннан Европа татарларына быелгы Сабантуй бәйрәмнәрен үткәрүгә бер тиен дә бирелмәячәгенә ишарә иткән. Апрель азагында узган шушы җыенда ул, Сабантуйлар өчен акчалата ярдәм гозерләрен март аеннан да соңга калмый сорап карарга киңәш иткән.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG