Accessibility links

Кайнар хәбәр

Милләтләрне, милли республикаларны юк итү стратегиясе имзаланды


Владимир Путин. 20 декабрь 2012
Владимир Путин. 20 декабрь 2012

Президент Владимир Путин 19 декабрь көнне “Русиянең милли сәясәт стратегиясе”н имзалады. Ул 2025 елга кадәр илдәге милли үзгәрешләрнең төп документы булачак. Аның нигезенә милли республикаларны юкка чыгару, милләтләрне бетереп бердәм русияле милләт ясау идеясе салынган.

Путин 20 декабрь көнне матбугат очрашуында, милли республикаларны үзгәртү референдум йә төбәк парламенты карары нигезендә генә була ала, дип белдерсә дә бу чарага бер көн кала, 19 декабрьдә “Русиянең милли сәясәт стратегиясе”н имзалады. Белгечләр фикеренчә, әлеге документның нигезенә 2025 елга кадәр, күп вакыт түгел, 13 ел эчендә милләтләрне бетереп бердәм русияле милләт ясау, республикаларны юкка чыгарып эре сәнәгать төбәкләре булдыру салынган.

Стратегия шыпырт кына, киң җәмәгатьчелек тикшерүенә чыгарылмый гына әзерләнде дияргә була. Анда бәхәсле урыннар, каршылыклы тезислар бар.

Башкортстан дәүләт университеты галиме, тарих фәннәре докторы Марат Колшәрипов; танылган җәмәгать эшлеклесе, язучы, тарих фәннәре кандидаты Фәүзия Бәйрәмова; Казан федераль университеты галиме, академик Индус Таһиров; сәясәт белгече, тарихчы Руслан Айсин стратегиядәге татар һәм башкортларга, шулай ук башка милләтләргә дә куркыныч тудырырдай маддәләргә аңлатма бирде.

"Русия милли сәясәтенең максаты – гомумрусия ватандашлык аңын ныгыту" (яңа Милли сәясәт стратегиясеннән)

Колшәрипов: – Монда сүз Русиядә бер генә милләт барлыкка китерү турында бара. Соңгы вакытта бу идея башка документларда да чагылыш тапты. Бер дәүләт һәм бер милләт дигән сәясәт алып барылганга, аларның уй һәм хисләре дә бер төрле генә булырга тиеш дигән сүз бу. Татарстаннар үзенең республикасы белән горурлана, башкортлар Башкортстанны ватаны дип саный, күрәсең Мәскәү алга таба болай булмаячак дип уйлый. Русия ватандашлары милләтен барлыкка китерүнең бер юлы, урыс булмаган милләтләргә каршы юнәлтелгән нәрсә бу.

Фәүзия Бәйрәмова
Фәүзия Бәйрәмова
Бәйрәмова: – Дәүләтнең гомумән идеология дигән әйбере булырга тиеш түгел, аның төп эше бөтен ватандашларына (гражданнар) яшәү өчен тигез шартлар тудыру. Русия моны беркайчан да аңламады. Ватандашлар дигәнгә милләтләр дә, телләр дә, диннәр дә һәм аларның тигезлеге дә керә. Русия шуны тәэмин итә алса, алга киткән XXI гасыр дәүләте булыр иде. Әмма ул һаман да урта гасырлардагы сәясәтен дәвам итә. Идеология дип гел рус милләте тегермәненә су коя. Аның бер генә максат, Казанны басып алганнан бирле ул сәясәтләре дәвам итә, Кавказдан башлап Татар бугазына кадәр булган туфракларда бер рус милләте, русларның православ динен һәм рус телен генә калдыру. Алар бу максатка гасырлар буе, каннарга бата-бата бардылар, хәтта коммунистик идеология дигән битлек астында, рус милләтен җәелдерү, рус идеологиясен кертү максаты белән Европага да чыгып керделәр. Әмма Европа аңга килеп, XX гасыр азагында булса да аларның артларына тибеп чыгарды. Хәзер зәһәрлекләренә чыдый алмыйча, үзләренең эчләрендә булган милләтләрне юкка чыгару юлына бастылар.

Моңа карап рус үзе дә исән калмаячак, татар белән башкортны әйткән дә юк инде. Әгәр татар-башкорт көрәшми икән, шушы урыс милләтенә ашлама, туфрак булырга туры киләчәк, Алла сакласын! Татар интеллигенциясе бу хәлне аңлый башлады, татар җитәкчелегенә әле бу барып җиттеме, юкмы, белмим. Кайберләренә барып җиткән кебек. Әгәр татар зыялылары аңлап шушы урыслаштыру идеологиясенә каршы күтәрелмәсә, ул вакытта чыннан да ашлама булырга туры килә.

Таһиров: – Әгәр бу рәвештә стратегия эшли башласа, татарлар милләт буларак юкка чыгачак, аларны танымаячаклар дигән сүз. Моның төбендә милләтләрне бетерү сәясәте ята. Безнең халык XIX-XX гасырларның чигендә чын мәгънәсендә зур милләт булып әверелде һәм шул рәвештә яши. Моны беркем дә берничек тә үзгәртә алмый. Гомумрусия милләте дигән сүз – ул дөрес түгел. Заманында "единая общность, советский народ" дигән нәрсәне күрдек, ишетек һәм белдек. Әмма ул юкка чыкты. Һәм менә монсы да юкка чыгачак. Без үзебезне милләт итеп танудан һичкайчан да туктамаячакбыз. Милләт дигән сүз ул – үз теле, үз гореф-гадәтләре, үз яшәеше бар дигән сүз. Әгәр безне шушы зур яссылык астына кертеп юкка чыгарырга тырышалар икән, телебезгә дә, яшәешебезгә дә, гореф-гадәтләребезгә дә зур кыркыныч яный дигән сүз.

Руслан Айсин
Руслан Айсин
Айсин: – Милләтләрне бетерү, бер гомуммилләт булдыру совет заманыннан ук килгән әйбер булуын беләбез. Башта аны совет кешесе дип атыйлар иде, хәзер инде ул россиянин дип атала. Ельцин чорында да андый проектлар булганлыгын беләбез. Хәзер инде Путинның риторикасы державачылрак. Ул шул позицияне истә тотып урыс җанатарларына үзенә күрә шундый бер бүләк ясый. Милли республикаларны, милләтләрне бетерү ул зур бер стратегия. Бу очраклы гына нәрсә түгел, чөнки стратегия ул төпле әзерләнә торган әйбер. Яңа мәгариф кануны милли мәктәпләрне бетерә. Милли республикаларның хокукларын кисү дә шул стратегия юнәлешендә бара. Акрынлап-акрынлап бу стратегия үз максатына ирешә. Ә бу инде шуны рәсмиләштерү генә. Һәрбер зур әйбернең үзенең мантыйгы була, ниндидер зур бер документ, концепция кирәк. Ә инде концепция астына аның гамәлләре кушыла. Ә ул гамәлләр инде ул шул ук кануннар, сәяси таләпләр, күпчелек очракта ниндидер кимсетүләр. Бу сәясәт инде әллә кайчаннан бирле алып барыла. Стратегия концепциясендә инде ул шигар буларак чыгарыла. Без бердәм халык дигән булып. Чынбарлыкта, инде белүебезчә, азчылык халыкларның хокуклары киселә. Мәсәлән, Конституциядә һәрбер халыкның үз телендә белем алырга хокуклы булуы язылган. Әмма чынбарлыкта икенче әйбер килеп чыга. Шул ук бердәм дәүләт имтиханын да бары тик урыс телендә генә бирергә ярый. Киләчәктә әллә нәрсә үзгәрмәс, шул ук сәясәт барыр. Бу бары аның шигарен генә булдыру.

"Русиянең дәүләт бөтенлеген, милли иминлеген саклау – милли сәясәт стратегиясенең төп принцибы булып тора" (яңа Милли сәясәт стратегиясеннән)

Колшәрипов: – Хәзер милли республикаларның яшәве Русиянең бердәмлегенә куркыныч булып тора дип баралар. Бу дөрес фикер түгел. Жириновский, Прохоров һәм башкалар милли республикаларны бетерүгә юнәлгән сәясәткә кереште. Хәзер алар сепаратистлар, алар милләтчеләр, ә бу булмаска тиеш дип тә баралар. Бу маддә республикаларны юк итүгә юнәлтелгән. Путин үзенең бер чыгышы вакытында халыкларның үзбилгеләнү хокукын инкарь итте инде, ә бу республикаларны бетерүне аңлата.

Бәйрәмова: – Бу антитеррор дигән сүз! Алар антитеррор дигән кабахәт сүз уйлап таптылар һәм исламга, милләтләргә һөҗүм итә башладылар. Диннәрне, милләтләрне юк итү сәясәте Русия империясе барлыкка килгәннән бирле барса, бу сәясәт Путин килгәннән бирле ун ел буе бара. Антитеррор дигән битлек уйлап табып хәзер иң акыллыларны, иң иманлыларны, иң укымышлыларын билгеләп, аларга төзәп, урысча әйткәндә "точечно" юкка чыгара баралар, үтерәләр. Антитеррор дип, үзебезнең җитәкчеләр кулы белән исламны, милләтләрне юк итү сәясәте булачак бу. Моңа шикләнергә дә кирәкми. Иминлек дигән сүз алар өчен ул башка милләтләрне юк итү ул. Башкаларны юк иткәч үзебез исән калабыз дип уйлый алар. Алар да калмаячак, алар эчеп, караклык, зина белән бетә. Әмма шул ук вакытта безне дә упкынга өстериләр.

Таһиров: – Русия иминлегенә бүген бернинди куркыныч та юк, шуңа күрә бу хакта ниндидер мөнәсәбәт белдереп тору да кирәк түгел иде, гомумән. Бу империягә кораллану, корал белән куркытып яшәүне туктатырга кирәк инде. Әгәр чыннан да сивил (гражданлык) җәмгыяте булдырырга телибез икән, без нәкъ киресенчә уйларга тиешбез. Без дөнья халыклары каршына аңлашу теләге белән барырга тиешбез.

Айсин: Кайбер сәясәтчеләрнең, кайбер фиркаләр җитәкчеләренең соңгы арадагы идеяләре, милли республикаларны бетерү тәкъдиме, янәсе алар Русиянең бердәмлегенә, аның тотрыклылыгына һәм иминлегенә зыян китерә дигән сүзләр ул бары республикалар, милли хәрәкәтләр турында начар тәэсир калдыру максатында акрынлап шундый сәясәт алып бару. Янәсе бездә монда экстремистлар, террорчылар, урысларның хокукларын боза торган аборигеннар яши икән. Шундый яман итеп сурәтли торган мәгълүмат кампаниясе бара. Шуннан соң акрынлап-акрынлап сәяси гамәлләр кылына.

"Эре икътисади регионнарның эзлекле үсешен тәэмин итү" (яңа Милли сәясәт стратегиясеннән)

Марат Колшәрипов
Марат Колшәрипов
Колшәрипов: – Бу стратегиядә өлкәләрне милли республикалар белән берләштереп зур конгломерат төзү идеясе ята. Алга таба милли республикалар үзләренең статусын югалтып шушы икътисади регионнар эчендә калырга тиеш була. Алар бит хәзер эрелештәрсәк Русиядә икътисадны үстерү мөмкин булачак дип бара. Алар уенча, Уралда, Идел буенда краймы, әллә губернамы барлыкка китереп республикаларны шунда иңдерү. Мәскәүнең теләге шушы зур конгломерат эчендә төрле милләтләрне милли-мәдәни автономия хокукына гына калдыру. Мин үзем ул милли-мәдәни автономия идеясенә кискен каршы. Ул халыкларның үзләренең яшәгән җире булуны инкарь итә. Әгәр без дәүләтчелекне югалтсак, көн кебек ачык, сәяси, икътисади, мәдәни, рухи үсешебез өчен бернинди шартлар да калмаячак. Үзебез үк күреп торабыз бит, Башкортстанда яшәгән һәм читтәге башкортларның хәле ничек икәнне. Чиләбе өлкәсендә, Оренбурда яшәгән башкортлар башкорт телендә бөтенләй укый алмый. Нигә дисәк, чөнки анда безнең дәүләтчелек юк. Мин икътисади регионнар ясау идеясенә дә, милли-мәдәни автономия идеясенә дә кискен каршы.

Бәйрәмова: – Монда төп максатлары нәрсә икәнне әйтеп тә бетергәннәр, бу – төбәкләрне эреләндерү дигән сүз. Монда сүз республикалар, аерым субъектлар турында да түгел, ә төбәкләрне бер-берсенә кушып эреләндерәләр дә, мисал өчен Татарстанны Ульян өлкәсе һәм башкалар белән бутыйлар да, анда без азчылык булып калачакбыз. Аннары без шуларга тигез шартлар тудырдык диячәкләр. Анда рус күпчелек булачак, анда рус дине булачак. Бу эреләндерүгә бер адым, монда җәяләр бик ачылып бетермәгән, сүз республикаларны юкка чыгару турында бара. Алдагы маддәләрдә милләтләрне, диннәрне бетерү турында сүз булды, бу маддә нәкъ милли республикаларны бетерү өчен эшләнгән.

Таһиров: – Зур эре икътисади регионнарны ясыйбыз дисәләр, Татарстанга иң артта калган, өстерәлеп бара торган төбәкләрне китереп кушсалар һәм бу Татарстан икътисадын артка өстери торган булса, шул ук вакытта бу регионнар республика дигән нәрсәләрне йотып, икътисади берәмлеккә генә әверелеп безне дәүләтчелектән мәхрүм итәргә мөмкин.

Айсин: Мондый концепцияләр, мондый зур документлар алар гадәттә эзоп теле белән языла. Димәк аның икенче мәгънәсе дә бар. Зур икътисади төбәкләр, икътисади кластерлар булдыру турында, хәтерләвемчә, Медведев та берничә чыгышында әйткән иде. Хәзер инде болар: “милли республикалар кирәкми, чөнки төп нигез икътисад булырга тиеш”, дип әйтерләр. Мисал өчен Башкортстанда нефть эшкәртү бар, Татарстанда әлегә юк, Оренбурда нефть үткәргече бар, менә шуларны берләштерергә кирәк, чөнки ул ниндидер бер икътисади кластер булырга тиеш, диярләр.

Монда да шул ук хәл. Миңа калса, икътисади төбәкләр артында милли республикаларны бетерү, милли элиталарны бетерү сәясәте бара. Алар башта бетерелә, аннан соң Башкортстанда "Система" Мәскәүдән килеп ягулык-энергетика тармагын үзләштергән кебек тартып алына. Татнефть әлегә бер федераль структурага да буйсынмаган оешма булып кала. Монда олигархларның килеп Татарстанны сәясәт һәм икътисад ягыннан тар-мар итәргә ниятләре бар. Бу әйберләр менә шушы стратегия концепциясенә таянып эшләнәчәк. Телевизорга “акыллы-акыллы” белгечләрне чыгарып, милли республикалар кирәкми, беренче чиратта икътисад булырга тиеш, Русияне икътисади зоналарга бүләргә кирәк, дип дәлилләр китереләчәк. Андый сүзләр китсә, аның артында милли республикаларны бетерү сәясәте барачак.

"Русия дәүләте төрле халыкларның берләшүе буларак оешты. Ә аның асыл нигезе булып тирән тарихтан бирле урыс халкы торды. Русиядәге хәзерге дәүләтне урыс мәдәниятенә нигезләнгән бердәм мәдәни код (аң) берләштерә" (яңа Милли сәясәт стратегиясеннән)

Колшәрипов: – Моның төбендә дә Русия рус дәүләте, алар бөтен милләтләрне дә берләштергән, шуңа күрә бер милләт буларак үсәргә тиешбез дигән әйбер ята. Монда иң беренче чиратта шуны белү кирәк, Русия башка халыкларны яулап алу юлы белән үзенә кушты. Алар берсе дә кул күтәреп барып Русия эченә кереп китмәделәр. Стратегиянең бу маддәсендә дә республикаларны танымау, унитар дәүләт төзү идеясе ята. Аларның уе - Русия эчендә башка дәүләтчелек булырга тиеш түгел, ягъни бердәм һәм бүленмәс Русия генә яшәргә тиеш.

Стратегия тормышка аша башласа - илдә тотрыклылык булмаячак
2025 елга кадәр бу стратегияне тормышка ашыру, ул дөресен генә әйткәндә, бердәм Русия милләте ясау һәм милли республикаларны юкка чыгаруга әйләнеп кала. Аның төп идеясе шул. Әмма бу утопия. 12 ел эчендә республикаларны бетерәбез дип аларга ябыша башласалар, бу Русиягә бернинди тотрыклык та бирмәячәк, киресенчә милләтара низаг туачак. Бер генә милләт тә үзенең телен, мәдәниятен, үзенең булмышын, гореф-гадәтләрен һәм йолаларын бетерүгә беркайчан да килешмәячәк. Русиядә һәр милләтнең үзенең тарихи җире бар, монда берәү дә әллә каян күчеп килеп утырмаган. Әгәр инде бу стратегияне тормышка ашыра башласалар, илдә тотрыклылык булмаячак. Бу стратегия халыкара хокук документларына да туры килми. Документ халыкларның үзбилгеләнү хокукын инкарь итүне аңлата.

Бәйрәмова: – Алдагы пунктларда кырыенда уйнаклап йөргән булса, монда инде әйтеп тә бетергән. Ягъни, без, урыс милләтен саклау өчен урыс милләте тирәсендә берләшергә, урыс булып калырга тиешбез. Кодлары да кирәкми, башкасы да кирәкми. Алар бездән, үзләре тирәсендә берләшергә сорадымы соң? Минем үз мәдәниятем, үз телем, үз милләтем гасырлар буе сакланып калган. Ник хәзер мин урыс милләтен саклау өчен аның коды тирәсендә берләшергә тиеш соң әле? Ул халыклардан сорадымы? Ул "сез берләшергә телисезме?" дип референдум уздырдымы? Без бит җир белән күк кебек капма-каршы халыклар.

Бу мәхкәмәгә бирелә торган документ. Татар конгрессы моны мәхкәмәгә бирмәячәк. Һәрвакыттагыча нәрсә белән бетәр икән дип көтеп утырачаклар. Без Татар иҗтимагый үзәге белән җыелып, аларның бу милли сәясәт стратегиясен халыкара экспертизага һәм һөкемгә бирергә тиешбез дип уйлыйм. Моны без бу көннәрдә Казанда җыелышып тикшерергә дә тиешбез. Хәзер безнең төп максатыбыз - бу стратегияне татар халкына, башка милләтләргә аңлату. Әгәр халык аңлый икән, халык каршы торачак. Безнең халкыбыз, безнең милләтебез моннан авыр чорларны да күрде. Безне ут төртеп яндырып, суларга батырып чукындырып бетерергә тырыштылар. Без бетмәдек. Хәзер инде безне, аларча цивилизацияле, канун юлы белән бетерергә телиләр. Халык, татарлар, башкортлар моңа каршы булачак. Безнең төп максатыбыз – бу документны татар халкына һәм башка милләтләргә аңлату. Без моны аңлатырбыз һәм халык каршы торачак.

Индус Таһиров
Индус Таһиров
Таһиров: – Рус дәүләте, Мәскәү дәүләте татар һәм рус мөнәсәбәтләре аркасында барлыкка килде дисәк – бу нәкъ дөреслеккә туры киләчәк. Мәскәү дәүләте Алтын Урдада барлыкка килеп, шунда ханнар тарафыннан хупланып, аларга ярдәм күрсәтеп үстергән дәүләт ул. Монда бердән-бер дәүләт төзүче халык – руслар дип әйтү һич кенә дә дөрес түгел. Иң беренчесе, бер сүзсез, татар һәм руслар барлыкка китергән дәүләт бу. Калаганнары соңыннан шушы дәүләткә кушылып яши торган халыклар. Без руслар кебек үк Мәскәү дәүләтен аякка бастырган халык. Стратегиянең бу юллары бөтенләй дә дөреслеккә туры килми. Путинның сайлау алдыннан чыккан мәкаләсендә бу матдә турында язылган иде. Аны күчереп кенә алып куйганнар.

Без үзебезне һич кенә дә рус мәдәнияте тирәсенә оешып үскән мәдәният дип атый алмыйбыз. Безнең мәдәният ул – мөстәкыйль, заманында исламга, аннары гомум төрки халыкларның үсешенә нигезләнгән. Без зур бер төрки дөньяның зур бер өлеше. Без рус мәдәниятен ихтирам итсәк тә, аны өйрәнсәк тә, үзебезне һич кенә дә аның эчендә дип саный алмыйбыз. Безнең байрагыбыз – ул Тукай, ул Дәрдмәнд. Алар безнең мәдәниятебезнең үзәге, ул үзәк мөстәкыйль, башка мәдәниятләргә кушылып яшәми. Дәрдмәндне гына алсак та, ул:

"Ни газизрәк - бу ватанмы?
Аһ, туган каүмем газиз!
Ул мөкаддәс кан белән ул
Изге сөткә ни җитәр!..
Сөт калыр, ватан китәр!
Сөт калыр, ватан китәр!"
дип язган.

Кайсысы кадерлерәк дигәннән, бу Русия дәүләтеме? Юк, татар кавемем. Ул чыннан да кан белән сугарылган, изге сөт ул! Безнең мәдәниятебез дә һәм яшәешебез дә калыр, ә ватаннар – дәүләтләр алар була торган һәм китә торган. Ул вакытлы әйберләр. Татарның үзенең генә ничәмә-ничә дәүләте булды. Алар юк бүген, әмма без беркайчан да дәүләт идеясеннән баш тартканыбыз юк.

Бервакытны, Русия кануннарының кырыслыгы аларның үтәлмәве белән тулылына, дип әйтә торган булганнар. Моңа кадәр дә төрле документлар күп чыкты, Ельцин имзалаган милли сәясәт концепциясе дә булды. Әмма аның бер генә матдәсе дә эшли алмады. Бу стратегия дә эшли алмаячак.

Айсин: – Миңа калса, бу дөрес түгел. Соңгы арада мин Лев Гумилевны яңадан укыйм. Бөек евразияче, бөек тарихчы галим Гумилев: “Русия дәүләте ул төрки һәм славян копмонентларыннан барлыкка килгән суперэтнос”, дип әйткән. Ә инде урыс компонентын алга сөрү, белүебезчә, хакимияткә Романовлар династиясе килгәч башлана. Имештер урыслар мәдәниятле, цивилизацияле халык булган, ә менә татарлар – һәрвакыт шундый кыргый, мәдәниятсез, дәүләтсез, рухи кыйммәтләре булмаган ниндидер ырулар бердәмлеге. Шул ук сәясәт әле дә бара. Янәсе, урыс шундый цивилизацияле булган, ул барысын да туплаган, алфавитын да биргән, гыйлемен дә биргән, диләр. Ул дөрес түгел. Миңа калса, ул стратегия концепциясеннән бу әйберне бетерергә кирәк. Чөнки ул алдан ук урыс халкын өскә, башка халыкларны аска куя. Төрки-татарлар меңнәрчә ел буе дәүләтләр тоткан, бөтен дөньяны тетрәткән халык. Әмма аны, имеш, урыс булмаса, әле дә монголлар кебек далаларда йөргән булыр иде дип аска төшерәләр. Бу бер дә дөрес түгел. Әгәр дә Русия үзен демократик ил, сивил җәмгыять дип атый икән, димәк һәрбер халыкның хокукы бер булырга тиеш. Ә инде тарихка килгәндә, тарихны яңадан бер мәртәбә күздән кичереп чыгарга кирәк һәм һәрбер халыкның Русиягә чынбарлыкта керткән өлешен яңадан өйрәнеп яңгыратырга кирәк. Бу концепция, киресенчә, Русиянең бердәмлегенә һәм иминлегенә зур зыян китерәчәк. Чөнки башка халыкларда, нигә без шундый мыскыллы хәлдә булырга тиеш, дигән нигезле сорау туачак.
XS
SM
MD
LG