Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 07:25

Бу яңа канун кабул ителсә, рус теле мәҗбүри укытылачак, ә республикалардагы ике дәүләт теленең берсе булган милли телне өйрәнү-өйрәнмәү укучы, ата-аналар теләгеннән торачак.

Бу яңа федераль канун телләрнең дәрәҗәсе турында булачак. Русиядәге республикаларда яшәүче төп халыкларның телен мәктәпләрдә укытуның дәрәҗәсен төшерү аның нигезенә салынган.

Бу канун кабул ителсә, мисал өчен, Татарстанда ике дәүләт теленең берсе булган татар телен, Башкортстанда исә башкорт телен, башка республикаларда да шулай ук үз телләрен өйрәнү-өйрәнмәүне мәктәп укучылары, ата-аналар хәл итәчәк. Ә рус телен укыту мәҗбүри булып калачак.

Гаджимет Сафаралиев

Гаджимет Сафаралиев

Бу канунны Думаның милләтләр эшләре комитеты әзерләп тәкъдим итте. Аның башлыгы Гаджимет Сафаралиевның канунның кабул ителәчәгенә шиге юк. “Национальный акцент” сайтына ул “ата-аналар хәзердән үк инде формаль рәвештә уку планнарын төзү эшендә катнаша алалар”, дип белдерде.

Соңгы елларда Русия мәгарифендәге үзгәрешләрдә актив катнашкан Мәгарифне үстерү институтының мәгарифтә этно-мәдәни стратегия үзәге җитәкчесе Ольга Артеменко республикаларда рус теле һәм милли телләрне дә укытуга мөнәсәбәттә “Известия” газетына: “Рус теле республика теле белән бер дәрәҗәдә булырга тиеш дигән сүз түгел. Бу хакта беркайда да әйтелмәгән. Төбәк үз кануннарын чыгарырга мөмкин, әмма ул дәүләт теле турындагы федераль канун белән каршылыкка кермәскә тиеш, рус теле берсүзсез локаль кулланылган татар, башкорт һәм башкалар белән бер дәрәҗәдә була алмый”, дип белдергән иде.

Артеменко Азатлык радиосына “Известия” газетын үзенең сүзләрен мәгънәсен бозып, башкача бирүдә гаепләде. Русиянең дәүләт теле статусы турында башкачарак фикер әйтүен белдерде. Артеменко Азатлыкта сүзләрен ничек әйтелгән булса, шулай яңгыратуны таләп итте.

Ольга Артеменко

Ольга Артеменко

“Мин - Русия Федерациясе ватандашы. Мин үз илемне һәм кануннарны хөрмәт итәм. Мин республикалар да һәм федераль дәрәҗәдә дә Русия Конституциясе кысаларында эшләргә тиеш дип саныйм. Русия Конституциясе телләрнең дәрәҗәсенә ачыклык кертә. Бу статусны укытуда да исәпкә алырга кирәк. Әгәр без моны эшләсәк, ата-аналар тарафыннан да, укытучылар ягыннан да бернинди киеренкелек тә, бернинди ризасызлык та булмаячак. Мин моңа ышанам. Мин биш ел буе укытучылар һәм ата-аналар алдында чыгыш ясыйм һәм алар миңа, Русия Конституциясе нигезендә әзерләнгән, телләрнең статусын исәпкә алган безнең модельләргә теләктәшлек күрсәтә. Русия Конституциясе туган телне өйрәнү хокукына гарантия бирә. Русиядәге яңа "Мәгариф кануны"нда бу гарантия юк. Русия конституциясе Русиянең бөтен җирендә дә рус теле дәүләт теле икәнлеген күрсәтә, һәм республикаларга дәүләт теле булган рус теле белән беррәттән республикалардагы дәүләт телләрен кертүгә хокук бирә.

Әмма Русия Конституциясе һәм Русия халыкларының телләре турындагы федераль канун телләрнең дәүләт статусында тигез хокуклы икәнен күрсәтми. Хәтта халыкара кануннарда да азчылыкларның телләре дәүләт теленә комачауламыйча, аларны түбәнсетмичә үсәргә тиеш дип ачык итеп язылган. Укытуны телләрнең дәрәҗәсен исәпкә алып төгәл, дөрес итеп оештырырга кирәк. Мәгарифтә Русия дәүләт теле, республиканың дәүләт теле, туган телне нинди максатларда өйрәнүе - бу төрле әйберләр, төрле максатлар, төрле методика, төрле эчтәлекләр. Бу әйберләрне исәпкә алу кирәк. Без Русия думасы нәтиҗәдә федераль канунда, бигрәк тә мәгарифтә, телләрнең дәрәҗәсен ачыклар дип өметләнәбез", диде Ольга Артеменко.

* * * *

Әлеге канунны әзерләүчеләрнең электрон адреслары:

Думага мөрәҗәгать җибәрү

Русия Думасы рәисе Сергей Нарышкин – stateduma@duma.gov.ru
Думада милләтләр эшләре комитеты җитәкчесе Гаджимет Сафаралиев – cNation@duma.gov.ru
Мәгарифтә этно-мәдәни стратегия үзәге җитәкчесе Ольга Артеменко – inpo_rus@mail.ru

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG