Accessibility links

Кайнар хәбәр

Саклану министры урынбасары Тимур Ивановның яклавы аны сак астына алуны шикаять иткән


Тимур Иванов
Тимур Иванов

Аны тикшерү изоляторыннан азат итеп, йомшаграк чикләү чарасы сайлауны сорыйлар.

Тикшерү ришвәт алуда гаепләнеп кулга алынган Русия саклану министры урынбасары Тимур Ивановның башка вазифаи җинаятьләргә дә катнашы булуын тикшерә. Бу хакта тәртип саклау оешмаларына сылтама белән ТАСС хәбәр итә.

Агентлык әңгәмәдәшчесе әйтүенчә, бу җинаять эшендә яңа гаепләнүчеләр дә барлыкка килергә мөмкин. "Новости" агентлыгы да шулай ук дип хәбәр иткән иде.

Урынбасарның яклаучысы Денис Балуев адвокатлар түрәне кулга алуларын шикаять итте, дип белдерде. Алар Ивановны тикшерү изоляторыннан чыгарып, аңа йомшаграк чикләү чарасы сайлауны сорый. Адвокатлар уйлавынча, Ивановны сак астында тотарга нигез юк. "Ул качарга, яки тикшерүгә ничек тә булса комачауларга җыенмый", ди алар.

23 апрель кичендә Русия тикшерү комитеты ришвәт алуда шикләнеп Тимур Ивановны тоткарлауларын җиткерде. Икенче көнне Мәскәүнең Басман районы мәхкәмәсе аны 23 июньгә кадәр сак астына җибәрде. Аның белән бергә бу эштә гаепләнүче тагын бер кешене - эшкуар Сергей Бородинны да ике айга кулга алдылар. 25 апрельдә өченче кешенең - "Олимпситистрой" ширкәтенә нигез салган Александр Фоминның кулга алынуы билгеле булды, ул ришвәт бирүдә гаепләнә.

Тикшерү фаразынча, Иванов Бородин һәм өченче затлар белән җинаятьчел сүз куешкан. Тикшерү Ивановны 2018-2023 елларда төрле хезмәтләр рәвешендә бер миллиард сумнан артык ришвәт алган дип саный. Иванов эшкуарларга отышлы эшләр биреп торган, ә моның өчен эшкуарлар аңа төрле хезмәтләр күрсәткән: өй салудан башлап, аңа кирәкле төрле әйберләрнең акчасын түләгәннәр диелә.

Рәсми рәвештә Ивановны саклану министрлыгының төзелеш белән бәйле килешүләрен тормышка ашырганда канун бозуларда шикләнәләр. Әмма ФСБга якын ике чыганагына сылтама белән "Важные истории" Ивановны кулга алуларының чын сәбәбе — дәүләткә хыянәт, дип яза.

"Ришвәтчелек өчен аны беркем дә тоткарламас иде. Бу хакта Кремльдә күптән бөтенесе белә иде. Путин сүз нәкъ менә дәүләткә хыянәт турында баруына инанганнан соң фәрман биргән", дип сөйли басма чыганагы.

Русия президенты сүзчесе Дмитрий Песков "бу темага теләсә нинди фикер йөртүләр - спекуляция" диде. Ивановның адвокаты аны дәүләткә хыянәттә гаепләүләре турындагы мәгълүматны ялган дип белдерде.

  • 2022 елның декабрендә Коррупциягә каршы көрәш фонды Иванов турында тикшерү чыгарган иде. Анда түрәнең кыйбатлы күчемсез милке, яхталары һәм Сан-Тропеда дистәләгән мең еврога ял итүе турында сөйләнде. Шулай ук тикшеренү уздыручылар сугыш башлангач урынбасарның хатыны - Светлана Иванова Парижга киткән, анда шәһәрнең иң кыйбатлы кунакханәләренең берсендә яшәгән, дип белдерде. Шулай ук ул дистәләгән мең еврога алыш-биреш ясаган, русияләр өчен чикләр рәсми ябылган булса да, Лондонга улы янына барган һәм кире Парижга кайткан диелде.
  • 2023 елның маенда Иванов турындагы тикшеренүен "Досье" үзәге дә чыгарды.
  • Русия саклану министры Сергей Шойгуның урынбасары Тимур Иванов Русия хәрбиләре басып алган Мариупольне төзекләндерү эшләре өчен киткән чыгымнарны берничә тапкырга арттырып күрсәтеп, үз кесәсенә акча эшли, дип белдерде тикшеренүчеләр.
  • Алар әйтүенчә, Русия хәрбиләре җимергән Мариупольдә барлык төзелеш эшләрен дә Тимур Ивановка якын булган "Олимпситистрой" алып бара. Ивановның акча эшләү ысулы шуннан гыйбарәт: ул саклану министрлыгы объектларын төзү чыгымнарын кимендә өч тапкыр арттырып күрсәтә, диелә. "Досье" чыганаклары әйтүенчә, "Олимпситистрой" Мариупольдә бюджетның дистәләгән миллиард сум акчасын үзләштергән.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG