Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәхкәмә Русия саклану министры урынбасары Тимур Ивановны ике айга сак астына җибәрде


Тимур Иванов
Тимур Иванов

2023 елның маенда "Досье" үзәге Иванов турында тикшеренү чыгарган иде. Русия хәрбиләре җимергән Мариупольдә барлык төзелеш эшләрен дә Ивановка якын булган "Олимпситистрой" алып бара. Иванов саклану министрлыгы объектларын төзү чыгымнарын кимендә өч тапкыр арттырып күрсәтә, диелде.

Кичә, 23 апрельдә зур күләмдә ришвәт алуда шикләнеп тоткарланган Русия саклану министры урынбасары Тимур Ивановны тикшерү изоляторына җибәргәннәр. Ул сак астында ике ай буе, 23 июньгә кадәр калачак. Әлеге карарны Мәскәүнең Басман районы мәхкәмәсе чыгарган. Тикшерү фаразынча, Иванов саклану министрлыгы өчен кирәкле, милек белән бәйле хезмәтләрне күрсәткәндә зур күләмдә ришвәт алу өчен билгесез затлар белән сүз куешкан.

Урынбасардан тыш, тикшерү фикеренчә акча бирүгә катнашы булган тагын берничә кеше тоткарланган, ди "Известия" чыганагы. Саклану министрлыгының төзелеш белән бәйле килешүләрен тормышка ашырганда канун бозулар булган дип фаразлана.

Җинаять кодексының 290 маддәсе, 6 өлеше нигезендә аны 15 елга кадәр утыртып куюлары бар.

Иванов саклану министры урынбасары вазифасына 2016 елның 23 маенда килгән иде. 2012 елда ул Мәскәү өлкәсе хөкүмәте рәисе урынбасары булды, 2013-2016 елларда "Оборонстрой"ны җитәкләде, бу - саклану министрлыгы контролендәге ширкәт һәм ул хәрбиләр өчен торак төзү белән шөгыльләнә.

Иванов саклану министрлыгына килгәч тә торак белән шөгыльләнүен дәвам итте. Алар арасында Русия саклану министрлыгы объектларын төзекләндерү һәм яңарту, хәрби ипотека мәсьәләләре бар иде.

Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң аны Русия агрессиясен хуплавы, сугыш чыгаруга җаваплы кеше булуы өчен АКШ белән Британия чикләүләр исемлегенә кертте. Соңрак ул Европа берлеге, Австралия, Япония, Украина, Швейцария, Канада һәм Яңа Зеландиянең чикләүләренә дә эләкте.

2022 елның декабрендә Коррупциягә каршы көрәш фонды Иванов турында тикшерү чыгарган иде. Анда түрәнең кыйбатлы күчемсез милке, яхталары һәм Сан-Тропеда дистәләгән мең еврога ял итүе турында сөйләнде. Шулай ук тикшеренү уздыручылар сугыш башлангач урынбасарның хатыны - Светлана Иванова Парижга киткән, анда шәһәрнең иң кыйбатлы кунакханәләренең берсендә яшәгән, дип белдерде. Шулай ук ул дистәләгән мең еврога алыш-биреш ясаган, русияләр өчен чикләр рәсми ябылган булса да, Лондонга улы янына барган һәм кире Парижга кайткан диелде.

  • 2023 елның маенда Иванов турындагы тикшеренүен "Досье" үзәге дә чыгарды.
  • Русия саклану министры Сергей Шойгуның урынбасары Тимур Иванов Русия хәрбиләре басып алган Мариупольне төзекләндерү эшләре өчен киткән чыгымнарны берничә тапкырга арттырып күрсәтеп, үз кесәсенә акча эшли, дип белдерде тикшеренүчеләр.
  • Алар әйтүенчә, Русия хәрбиләре җимергән Мариупольдә барлык төзелеш эшләрен дә Тимур Ивановка якын булган "Олимпситистрой" алып бара. Ивановның акча эшләү ысулы шуннан гыйбарәт: ул саклану министрлыгы объектларын төзү чыгымнарын кимендә өч тапкыр арттырып күрсәтә, диелә. "Досье" чыганаклары әйтүенчә, "Олимпситистрой" Мариупольдә бюджетның дистәләгән миллиард сум акчасын үзләштергән.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG